Шәһри Казан

Йөрәккәем, хәлең ничек?

Үзе кешенең йодрыгы зурлыгында гына булса да, йөрәк бик зур вазифа башкара. Ул кешене йөртә торган мотор булып тора. Йөрәк, насос буларак, канны бөтен гәүдә буенча суыртып агыза. Кан барлык органнарга һәм тукымаларга кислород һәм туклыклы матдәләр алып килә, шул ук вакытта, зарарлыларыннан чистарта да.

Идеалда йөрәк 120-150 ел яшәргә тиеш, дип әйтә белгечләр. Әмма йөрәк тә таш түгел, күпкә түзсә дә, аның да чыдамлылыгы бетә: ул зәгыйфьләнә, әкрен-әкрен генә картая. Бөтенроссия кардиологлары фәнни җәмгыятенең президенты, РАМН академигы Рафаэль Оганов табиблар катнашында узган конференцияләрнең берсендә, Россиядә йөрәк авыруларын китереп чыгаруда төп факторлар булып тәмәке тарту, холестеринның күплеге, кан басымы югары булу, аз хәрәкәтләнү, шикәр авыруы, тазару (ир-атларның бил юанлыгы 102 сантиметрдан, ә хатын-кызларныкы 88 сантиметрдан артса, инде тикшеренеп карарга кирәк) тора, дигән иде. Боларга начар экологияне, көндәлек стрессларны да өстәргә була.
Бүген үлү очракларының күбесе йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән бәйле. Россиядә ул 56,5 процентка тигез булса, Европада исә 33 процент. Шулар арасында миокард инфаркты иң киң таралган йөрәк авыруларының берсе булып тора. Миокард инфаркты - йөрәк мускуллары тукымаларының, кислород җитмәү сәбәпле, өлешчә үлүе дигән сүз. Авыру җитди һәм күп вакытта бик аяныч тәмамлана. Бу вакытта йөрәкнең ритмы бозыла, кан белән тәэмин ителеш начарая, кыскасы, йөрәк тиешенчә эшли алмый башлый һәм ул туктарга да мөмкин.
Төп билге - көчле авырту
Миокард инфарктын күрсәтеп тора торган төп билге - көчле авырту. Гадәттә ул күкрәк читлегенең сул ягында яки күкрәк сөяге артында, ә кайчак эчнең өске өлешендә яисә калак сөяге астында барлыкка килә. Иң еш күзәтелгән очрак - күкрәк сөяге артында 30 минуттан соң да бетмәгән авырту. Ул хәтта нитроглицерин эчкәч тә басылмый. Кайвакыт, авырту урынына, кыздырган кебек була, йөрәкне кыса. Авырту үзен еш кына дулкын кебек тота: менә-менә басыла да янәдән көчәеп китә, кайчак бөтенләй бетеп торырга да мөмкин. Миокард инфарктының башка билгеләре дә бар: ул кан басымының түбәнәюе, хәл бетү, йөз агару һ.б. Йөрәк авыртуны башка авырулар белән дә бутарга мөмкин (мәсәлән, кабыргаара невралгия яки башка эчке органнар авыртуы белән). Шуңа, моның дөреслеген ачыклау өчен, табибны чакыртырга кирәк.
Эх, терелсәмме...
Авыру тотып алганда: «Эх, терелсәмме, бары сәламәт яшәү рәвешен генә алып барыр идем. Барлык начар гадәтләрне дә ташлаячакмын», - дип уйлый күп кеше. Әмма савыгып, аякка басуга, бу сүзләр шул ук мизгелдә онытыла да. Кардиологлар әйтүе буенча, миокард инфаркты кичергәннән соң, пациентларның 5-10 проценты, инде берничә көн узуга ук, авыруларның яртысы якынча ярты ел үткәч, яңадан тәмәке тарта башлый. Нәтиҗәдә, йөрәк өянәге берникадәр вакыттан соң яңадан тотып ала, ә аннан соң аякка баса аласыңмы әле? Ә бит шул начар гадәтләр булмау кешегә якынча 17-18 елга якын гомер өсти. Шуңа күрә, табиблар тартуны ташларга, ябыгырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дип гел кабатлый да инде. Ә безнең өчен исә боларны кабатлап тору файдага гына...
Бу - кызык!
1. Олы кешенең йөрәге минутка 72, көнгә 100000, ә елга 3600000 тапкыр тибә.
2. Ваннадагы кранны ачыгыз да аны 45 ел буе япмагыз - йөрәк, уртача гомер озынлыгын алганда, шуның кадәр канны суыртып агыза.
3. Колакны күкрәккә куеп тыңлаганда ишеткән тавыш ул - йөрәкнең 4 клапаны да ябылган вакыт.
4. Ир-атның йөрәге күп очракта хатын-кызныкына караганда акрынрак тибә: ир-атларда ул минутына 70, ә гүзәл затларда исә 78 тапкыр.

Реклама

Мондый хәлгә калганчы...
Йөрәк авыруларын профилактикалау зур әһәмияткә ия. Шулар арасында иң мөһимнәре:
- күбрәк җәяү йөрегез. Көнгә, ким дигәндә, 40 минут җәяү йөрү файдалы;
- кан басымын даими рәвештә контрольдә тотыгыз;
- елга ике тапкыр шикәр һәм холестерин күләмен тикшертеп торырга кирәк,
- тәмәке тарту йөрәк өчен иң беренче «дошман», спиртлы эчемлекләр белән дә араны өзәргә кирәк;
- гәүдә авырлыгын нормада тотыгыз.

Йөрәкне файдалы элементлар белән дә тәэмин итеп торырга кирәк:
- йөрәккә калий һәм магний файдалы. Калий күрәгә һәм кара җимештә, бәрәңге, кәбестә һәм кабакта булса, магний көрпәле арыш һәм бодай икмәгендә, солы һәм карабодайда, бодай ярмаларында, чөгендер, кишер, кара карлыган һәм әстерхан чикләвегендә күп. Икенчедән, йөрәкне йод белән тәэмин итү мөһим. Ул исә диңгез продуктларында, баклажан һәм фейхоада бар. Шулай ук, мөмкинлек булган саен, сарымсак ашагыз. Ул кан тамырларын холестерин һәм шлаклардан чистарта;
сәламәт йокы - сау йөрәк, диләр. 5 сәгатьтән дә кимрәк йоклаучы хатын-кызларның йөрәк авыруын эләктерү куркынычы 8 сәгать йоклаучыларга караганда 30 процентка югарырак. Көндезге якта черем итеп алу да файдалы.

Табибны көткәндә
Кешедә нитроглицерин эчкәч тә басылмый торган миокард инфаркты билгеләре күзәтелә икән, тиз арада:
- ашыгыч ярдәмне чакыртыгыз;
- авыруны җайлы булырлык итеп яткырыгыз. Әгәр дә аңа утырган хәлдә яхшырак икән, мәҗбүриләп яткыруның кирәге юк. Авыру уңай халәтне үзе белә;
- авыруның тел астына тагын нитроглицерин куегыз, аспирин эчертегез;
- валидол, валерианка кебек тынычландыра торган дарулар бирегез, кысып торган киемнәрен бушатыгыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: