16+

Юл һәлакәтенә секунд җитә: машинада барганда телефоннан сөйләшүчеләрне барлыйлар

Машина йөрткәндә телефоннан сөйләшеп барган өчен – 1500 сум штраф. 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстанның ЮХИДИ идарәсе «Мобильник» дип исемләнгән оператив-профилактик рейд уздыра.

Машина йөрткәндә телефоннан сөйләшеп барган өчен – 1500 сум штраф. 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстанның ЮХИДИ идарәсе «Мобильник» дип исемләнгән оператив-профилактик рейд уздыра.

Төп максат – рульдә барганда телефоннан аерыла алмаган шоферларны барлау, юл йөрү кагый­дәләрен бозуга бәйле транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Тәҗрибә күрсәткәнчә, машинада барганда телефоннан сөйләшү авария очракларын өч тапкырга арттыра, ди.

Машинада барганда селфи ясап, смс язып, телефоннан сөйләшеп юл һәлакәтендә вафат булучылар, кызганычка, җитәрлек. 2017 елда Татарстанда булган фаҗигане күпләр хәтерлидер. Ситора Баратова туганнары янына авылга кайтканда рульдә барганда интернеттан туры эфирга чыккан. Телефонын махсус җайланма белән панельгә беркеткән, куллары рульдә булса да, гел экранга караган кызның уяулыгы кимегән. Трассада югары тизлек белән барган җиреннән ул идарәне югалткан һәм каршы як полосадан хәрәкәт итүче пассажир автобусына килеп бәрелгән. Кызның үлемен туры эфирдан бөтен кеше күрде ул чакта. Тик бу вакыйга гына сабак булмады, ахры.

Статистика күрсәткәнчә, Россиядә куркыныч тудырганны белә торып, машина йөртүчеләрнең 98 проценты барыбер рульдә барган килеш телефоннан сөйләшә. Смс хәбәр килгәнне ишеткәч, машина йөртүче хатын-кызлар ирләргә караганда телефонны ешрак кулына ала икән. «ПромРейтинг» агентлыгы Казан халкы арасында уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, башкалада 4,5 процент машина йөртүче, рульдә барганда, телефоннан сөйләшә. Аларның 23 проценты телефонны колагына куя, 77 проценты экрандагы язуны укый. Телефонны күбесенчә светофорда торганда, бөкеләрдә утырганда ешрак кулланалар.
Галимнәр раслаганча, телефонга килгән хәбәрне биш секундка гына карап алу да куркыныч тудырырга мөмкин. Баксаң, сәгатенә 90 километр тизлек белән хәрәкәт иткәндә, 5 секунд эчендә 100 метр араны узарга була. Телефонга килгән хәбәр әллә ни мөһим дә булмаска мөмкин, әмма аның кеше гомерен өзүгә сәбәпче булуы бар.

Юл иминлеге инспекторлары аңлатуынча, юл йөрү кагыйдәләренең 2.7нче пункты нигезендә, транспорт белән идарә иткәндә машина йөртүчегә кулга алмыйча гына сөйләшергә мөмкинлек бирә торган техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела. Бу кагыйдәне бозган өчен Россиянең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.36.1нче маддәсе нигезендә 1500 сум административ штраф каралган.
Әмма телефондамыни эш? Бөтен гаеп тә телефонга игътибарын юнәлткән автомобиль йөртүчедә. Гел игътибарны читкә юнәлтү, смс хәбәргә җавап язарга маташу, аннары шул хәбәргә нинди җавап килер икән дип көтү, телефон аша сөйләшү – болар барысы да кешене уйланыр­га мәҗбүр итә. Хәтта машина йөртүче тиеш­ле борылышын узып китәргә, светофорның кызыл утын, юлдагы чокырны, ташны күрми калырга мөмкин. Кешенең реакциясе салмаклана. Аның юл аша чыгып барган кешене күрмәве дә бар.

Психологлар фикеренчә, ике кул буш булса да, сөйләшкәндә, кешенең башы башка нәрсәләр турында уйларга мәҗбүр, кеше хискә бирелергә, борчылырга мөмкин. Параллель рәвештә берничә эшне башкару шоферны игътибарсызга әйләндерә.
ЮХИДи идарәсе юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны кисәтә, штрафка тарта, рейдларның да нәтиҗәсе булмый калмас. Әмма саклык каешын юл иминлеге инспекторы штраф салмасын өчен генә түгел, үзебезнең куркынычсызлыгыбыз хакына эләктерергә өйрәнергә вакыт. Рульдә барганда телефон шалтыраса, машинада барган җирдән түгел, читкә туктап сөйләшергә гадәтләнсәк иде.

Кызылга киткән өчен җәза катгыйлана?

Дәүләт Думасы иң куркыныч саналган кагыйдә бозулар өчен җәзаны катгыйландырырга уйлый. «Милицейская волна» радиосында эфир вакытында Россия ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Александр Быков кеше гомеренә куркыныч тудырган юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын атап киткән. Бу – исерек килеш машина йөртү, юл иминлеге инспекторы кушуы буенча медицина тикшерүен узудан баш тарту, автомобиль йөртү танык­лыгы булмаган килеш машина йөртү. Моннан тыш, һәлакәт урыныннан качкан шоферларга, кичектергесез хезмәт машиналарына юл бирмәгән өчен, шулай ук светофорның кызыл утына китүчеләргә дә штрафларны арттырырга кирәк дигән тәкъдимнәр бар.

Сез машинада барганда сөйләшәсезме?

Зөлфәт Зиннуров, «Башваткыч» тапшыруын алып баручы:
– Мин сөйләшәм инде. Туры эфирлар да алып барам. Гадәттә, блютус аша аралашам, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тырышам. Дөньяны онытып сөйләшмәсәң, чамасын белсәң, әллә ни куркыныч түгел кебек. Киресенчә, йокы килүне бетерә.

Рамил Кәримов, укытучы:
– Машинага утыргач та, телефонны читкә алып куям. Син үзеңне генә түгел, башкаларның да гомерен куркыныч астына куясың бит. Юл һәлакәте өчен 2 секунд вакыт җитә. Бездәге юл йөрү культурасын исәпкә алсаң, телефоннан сөйләшмичә дә таман гына. Хәтта юлны өйрәтеп баручы навигаторларга карап алу да игътибарны читкә юнәлтә дип саныйм.

Алинә Җиһаншина, менеджер:
– Юлда еш йөрим. Гел эш буенча шалтыраталар, язалар. Телефонга килгән хәбәрләрне карамыйча мөмкин түгел. Тик берсендә авызым пешкәч, бу мәсьәләгә сак карый башладым. Бер караганда, алдымдагы машина бик еракта кебек иде, тиз генә ватсап аша җавап язарга тотындым. Күзне экраннан алып юлга карасам, теге машинага җитәргә сантиметр калган. Тормозга басу гына ярдәм итмәде – бәрелештек. Ярый, үзебезгә берни булмады.

Динар Хәмидуллин, «Шәһри Казан» газетасында баш мөхәррир урынбасары:
– Машина йөрткәндә, телефоннан сөйләшмим, ватсапка килгән хәбәрне дә укымыйм. Бу нык комачаулый. Рульдә барганда телефоннан сөйләшү куркыныч санала. Бу – начар гадәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading