Казанда узган кышта, тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен, җитәкчеләргә, юридик һәм физик затларга 16,8 миллион сум штраф салынган.
- Үзенең карлары һәм бозлавыклары белән кабат кыш килде. Кыш башлану ул - шәһәр хуҗалыгы өчен имтихан. Мәскәүнең 12 мең берәмлек махсуслаштырылган иң заманча техникасы бар. Ләкин бер-ике тәүлектә яуган 21 мм кар аларда да коллапс китереп чыгарды. Без үзебез дә кышкы чор таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләргә тиеш, - диде мэр Илсур Метшин, әлеге мәсьәләгә игътибар юнәлтеп.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары - административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Рамил Муллин мәгълүмат биргәнчә, шәһәр башкарма комитеты гомумкулланылыштагы территорияләрне чистарту өчен җаваплы. Казанда кыш башыннан 40 мм кар яуган, шәһәрдән 8,5 мең тонна кар чыгарылган. Күпфатирлы йортлар ишегалларын идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары җыештырырга тиеш. Предприятиеләр, офислар һәм кибетләр исә үз территорияләре өчен җаваплы. Төрле учреждениеләр, подрядчы оешма белән килешү төзегән очракта гына, үз территорияләрендәге карны юлга көрәп төшерергә хокуклы. Иртәнге 8.00 сәгатьтән соң юл өслегенә кар чыгару тыела. «Базарлар, иртәнге 8 сәгатьтән соң уяналар да, шәһәр җыештырган урам юлына кар түгәргә керешәләр. Андыйларга карата чара күрелсен», - дип кисәтте мэр Илсур Метшин.
Рамил Муллин искәрткәнчә, кар вакытында җыештырылмаган очракта, физик затларга - 3500, җитәкчеләргә 30 мең сум һәм юридик затларга 500 мең сум штраф салына. Ишегалларында тротуарларда калдырылган автомобильләр кар җыештыруга комачаулый. «Кешеләр, ахыр чиктә, автомобильләренә эчке яктан пыялага үзләренең телефоннары санын ябыштырып калдырсыннар иде. Ишегалдын җыештыручылар элемтәгә керә алыр иде ичмаса», - дип, фикерләре белән уртаклашты мэр. Казанда тышкы төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәүгә мисалларны мэрның интернет сайтына җибәрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар