16+

Закон бозар өчен түгел

Казанда «Халык инвентарьләштерүе» акциясе 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Закон бозар өчен түгел

Казанда «Халык инвентарьләштерүе» акциясе 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин сөйләгәнчә, 24 марттан башланган акция барышында казанлылардан 718 хәбәр кергән, шуның 298е киоскларга кагылышлы. Гомумән, рөхсәтсез рәвештә теләсә кая урнаштырылган 250 киоск мәҗбүри алдыртылган. Халык Мәүлетов, Адоратский һәм Фрунзе урамнарындагы биналарда яшертен уен заллары булуын да фаш иткән.
«Гражданнар үзләренең күпкатлы йортлары ишегалларында чит кешеләрнең түләүле автомәйданчыклар тотуларына юл куймасыннар», - диде Ратмир Шәйдуллин. Рөхсәт буенча урнаштырылган «Букет столицы» һәм «Горпечать» киосклары да йә җирне тиешледән күбрәк биләгәннәр, йә кагыйдәгә туры китереп куелмаганнар. Әлеге киосклар хуҗалары кимчелекләрне бетерергә бурычлы.
Тикшерелгән мәсьәләгә карата мэр Илсур Метшин да үзенең фикерләрен белдерде. «Киосклар 100әр меңлек товар әйләнеше ясый, шунлыктан, алар өчен 50 мең сум штраф чүп кенә, - диде шәһәр башлыгы. - Рөхсәтсез рәвештә теләсә кайда киосклар урнаштыручыларга штрафларның каты булуы кирәк. Бу юнәлештә Россия законнарын кабул итү калыша. Аннары казанлылар мәктәпләр һәм балалар бакчалары янәшәсендә тәмәке сатучы киоскларның булуына хаклы зарлана, - дип дәвам итте сүзен Илсур Метшин. - Акциядә аеруча актив катнашучыларга бүләк биреләчәк».
Рөхсәтсез урнаштырылган киосклар, автомәйданчыклар, законсыз файдаланылучы биналар турында 200-04-04 телефоны аша хәбәр җиткерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading