16+

Законсыз төзелгән йорттан фатир сатып алмагыз

Казан шәһәренең Салмачы бистәсендәге Газовая урамының 2 нче йортындагы фатирлар хуҗалары Татарстан Президентына хат язганнар. Әлеге хатта шушы йортны сүттерү турында суд тарафыннан чыгарылган карарга ризасызлык белдерелә.

Законсыз төзелгән йорттан фатир сатып алмагыз

Казан шәһәренең Салмачы бистәсендәге Газовая урамының 2 нче йортындагы фатирлар хуҗалары Татарстан Президентына хат язганнар. Әлеге хатта шушы йортны сүттерү турында суд тарафыннан чыгарылган карарга ризасызлык белдерелә.

Канундагы кимчелекләр бәласе
Татарстан Президенты Аппаратыннан бирелгән белешмә кәгазьдә язылганча, Дәүләт Думасына 2007 елда «Территорияләрдә аз катлы торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер канун актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль канун проекты тәкъдим ителгән булган. Анда аз катлы төзелешләрне тәэмин итүнең, төзелештә өлешче рәвешендә катнашу буенча гражданнар төркемнәрен оештыруның, шулай ук аз катлы төзелеш башкарылучы территория (җир кишәрлеге) белән идарә итүнең төп юнәлешләре язылган. Ләкин бу проект һаман да кабул ителмәгән, ягъни канун сыйфатында гамәлгә куелмаган.
Гамәлдәге норматив актлар аз катлы торак төзелешенә тәгаен аңлатмалар бирмәсә дә, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше Кодексында бу мәсьәләгә ачыклык кертелгән. Шәхси секторда һәм бакчачылык ширкәтләрендә күпкатлы торак йортлар, корылмалар төзергә рөхсәт ителми. Тик байлык артыннан куучы кайбер намуссыз предприятиеләр, бизнес вәкилләре кануннарны үтәмиләр. Казан шәһәре башкарма комитетының шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе мәгълүматларына караганда, башкала территориясендә шәһәр төзелеше кануннарын бозган 28 йорт яки бина файдаланыла, шәхси торак төзелеше зонасында 103 йортны үз белдекләренчә төзү эше бара, ә кайсылары инде төзелгән. Шәхси секторда (бакчачылык ширкәтендә) төзелгән күпкатлы йорт канализация, су, электр уты белән тәэмин итүдә проблемалар тудыра.
Документларны кат-кат укыгыз
Шәһәр төзелеше Кодексы таләп иткәнчә, аз катлы торак йорт төзүче юридик яки физик затта тиешле документлар булырга тиеш. Болар: җир кишәрлегенә рөхсәт (Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгән аренда килешүе яки милек хокукы турындагы таныклык); кишәрлекнең кадастр планы; Дәүләт экспертизасы уңай бәяләмә биргән проект документлары; проект декларациясе; төзелеш башкаруга рөхсәт кәгазе; инженерлык коммуникацияләренә (су, җылылык, газ, электр, канализация...) тоташуның техник шартлары; төзелеш башкаручының юридик зат булуын раслаучы документлар (устав, нигезләүче (учредитель) килешүе, дәүләт теркәү таныклыгы).
Аз катлы торак йортлардан фатир сатып алырга җыенганда тагын шушы нечкәлекләрне игътибарга алыгыз: җир кишәрлегенә бирелгән хокук таныклыгында яки аренда килешүендә «аз катлы торак төзелеше өчен» («под малоэтажное строительство») дип язылган булуы кирәк.
Әгәр җир кишәрлеге таныклыгына «шәхси торак төзелеше өчен», «бакча йорты төзелеше өчен», «бакчачылык өчен» дип язылган икән, бу җир кишәрлегендәге аз катлы күпфатирлы торак законсыз рәвештә сафка бастырылган дигән сүз. Документлары һәм техник шартлары чынбарлыкка туры килмәгән йорт шәһәр балансына алынмый, ягъни аңа коммуналь хезмәтләр күрсәтелми, әлеге йортлардагы фатирлар теркәү палатасында теркәлми.
Җимертеләчәк йортлар
Шәхси секторда яшәүче гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатында, «Казан шәһәренең шәһәр төзелеше рөхсәт бирү идарәсе» муниципаль учреждениесе суд органнарына мөрәҗәгатьләр юллады. Хәзер законсыз төзелешләрне туктату һәм капиталь төзелеш корылмаларыннан файдалануны чикләү буенча суд эшләре бара.
Киров районында Поперечно-Гривская ур., 21; Вахитов районында Подгорная ур., 3; Идел буе районында Каенлы ур., 46; Яңа Савин районында 3 нче Кадышев ур., 14; Вахитов районында Гаспринский ур., 19; Идел буе районының Төзүчеләр ур., 23 адресындагы аз катлы йортлар суд карары нигезендә җимерттереләчәк. Совет районында Космонавтлар урамындагы «Аэропорт» бакчачылык ширкәтендә төзелгән ике катлы йортны һәм Локаторная урамында башланган төзелеш объектын шул ук ачы язмыш көтә.
Ярым-йорты хокук
Казан шәһәренең Идел буе районы суды гражданка Н.ның Салмачы бистәсендәге Газовая ур., 2 адресындагы йортны шәхси йорт буларак теркәү хокукын раслаучы карар кабул иткән. Казан шәһәре башкарма комитетының шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе исә бу карар белән килешмәгән һәм апелляция шикаяте җибәргән. Татарстан Республикасының Югары Суды, мәсьәләне караганнан соң, 2012 елның 31 маенда Идел буе районы судының карарын гамәлдән чыгарган. Татарстан Республикасының гражданнар эшләре буенча суд коллегиясе Газовая ур., 2 адресындагы йортны «күпфатирлы йорт» дип бәяләгән һәм Росреестрның әлеге йортны теркәмәү гамәлен законлы һәм нигезле, дип тапкан.
Нишләргә?
Татарстан Президенты Аппараты биргән мәгълүматларга караганда, аз катлы күпфатирлы йортлар төзелеше өлкәсен дәүләт тарафыннан хокукый көйләү мәсьәләсендә закон башлангычы белән чыгуны республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына йөкләү турында уйланыла. Аз катлы йортларга бәйле рәвештә четерекле хәлдә калган гражданнарга Дәүләт торак фонды аша социаль ипотека алымы белән аз катлы йортлар төзү мәсьәләсе дә өйрәнелә.
Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәләрнең берсендә рөхсәтсез төзелгән аз катлы йортлар турында сүз чыккач, мэр Илсур Метшин үзе үк гражданнарны, арзан бәясенә кызыгып, документлары шикле йортлардан фатир сатып алмаска чакырган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading