16+

«ҮЗЕМ ТАПТЫМ, ҮЗЕМ ҮТЕРӘМ»

24 июньдә Мәскәү яны Долгопрудный шәһәрендә булган коточкыч хәлдән соң озак вакыт аңга килә алмабыз әле без. 27 яшьлек Галина РЯБКОВАның 15 нче каттан ике нарасыен - 7 яшьлек Вова һәм 4 яшьлек Родион исемле улларын аска - асфальтка ташлавы өйдәшләрен генә түгел, бөтен җаннарны иңрәтте шул.

«ҮЗЕМ ТАПТЫМ, ҮЗЕМ ҮТЕРӘМ»

24 июньдә Мәскәү яны Долгопрудный шәһәрендә булган коточкыч хәлдән соң озак вакыт аңга килә алмабыз әле без. 27 яшьлек Галина РЯБКОВАның 15 нче каттан ике нарасыен - 7 яшьлек Вова һәм 4 яшьлек Родион исемле улларын аска - асфальтка ташлавы өйдәшләрен генә түгел, бөтен җаннарны иңрәтте шул.

Россиянең тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин әйтүенчә, Галина тоткарлаган вакытта үзен бик тыныч тоткан. Фаҗига урыныннан аны психологик тайпылышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.
Әлеге коточкыч фаҗига төштән соң була. Күп фатирлы йортның сигезенче катында яшәүче Галина ике улын унбишенче катка алып менә. Балаларның: «Әни, кирәкми, әни, зинһар өчен», - дигән сүзләренә карамыйча, башта кечкенәсен, аннан соң ук олы улын аска ата. Ике баласының да асфальтка барып төшеп, чәчелүен күргәч, Галина үзе дә суицидка әзерләнә. Әмма күпме генә тырышса да, аска сикерә алмый, аякларын асылындырып бераз утыргач, лифтка китә. Балаларның асфальтка килеп төшү тавышыннан астагы каттагы күршесе йөгереп чыга, әлеге ир-ат кире подъездга керүгә Галина белән күзгә-күз очраша. Галина үзен тыныч тота, хәтта берара елмая да. «Ул сезнең балалармы?» - дигән сорауга, «Әйе, аларны мин төртеп төшердем, алар фәрештәләр иде, хәзер балаларым күктә», - дип җавап кайтара.
Күршеләре сүзләренчә, Галина ире белән Долгопрудныйга Волгоградтан күченеп килгән булган икән. Ире программист булып эшләгән, хатын исә, беркайда эшләмичә, балалар белән өйдә утырган. Әйтүләренчә, уллары балалар бакчасына йөрмәгән. Бер дус кызына Галина акча аз булудан зарланган, иренең тугры булуына шикләнүе турында әйткән. Балаларны да ул асфальтка иренең эштән кайтыр вакытына туры китереп ыргыткан. Үзе исә эшкә чыгарга теләмәгән, бары бер тапкыр гына балалар бакчасына эшкә урнашырга маташып караган. Алар ире белән аерылышу турында уйлана башлаган булган, ә Галина исә туйга кадәр үк бер тапкыр суицидка талпынып караган.

Авыру җәмгыять
Хәзер Галинаны берничә экспертиза көтә, ике кеше үтерү факты буенча ул ирегеннән гомерлеккә мәхрүм булачак. Әмма эш анда да түгел. Уртача тормышта яшәүче хатынны шундый җан өшеткеч адымга нәрсә этәрә алды икән соң? Җитмәүчелектән балаларны балконнан ата яисә үз тормышыбызга үзебез нокта куя башласак, Россиядә һәм, гомумән, дөньяда кеше калырмы икән? Джинс чалбардан, ап-ак футболкадан киенгән, чәчләре аксыл төскә буялган Галинаның да акчасызлыкка аркалануы сәер - ник, үзең эшкә чыга алмыйсыңмы әллә? Эшлим дигән кешегә беркайчан да эшнең бетеп торганы юк. Аннан килеп, иреңне меңнән-мең гөнаһта катнашы бар дип исәплисең икән, аның үчен балалардан алырга кирәк димени. Балалар йортларына да биреп була бит аларны. Әлеге телевизион сюжетны карагач та, ирексездән: «Кабахәт, ә үз җаны кадерле, бер дә үзе аска сикермәгән», - дип куясың. Сорау алучыларга: «Мин беркемгә дә кирәкмим», - ди бит әле ул! Иренә булган шәхси үч аркасында әле башланып кына килгән гомерләр белән уйнаган кешенең кемгә кирәге булсын да, шушы бәндәгә, ничек тел әйләндереп, «ана, әни» дип әйтмәк кирәк? Шуның кадәр вәхши үлем белән якты дөньядан киткән нарасыйларга гына, урыннары җәннәттә булсын, дип телисе кала.

Ник дәваланмыйлар?
Кызганыч, көнбатыш практикасы бездә еш кулланылмый. Без артык 200-500 сум акчаны кино карап, сыра эчеп, төнге клубларга барып туздырып кайту ягында. Ә менә психик тойгыларны йомшартыр, киметер, үз-үзеңә ачкыч яратыр өчен психологларга, психотерапевтларга йөрү бездә каралмаган. Без аны белмибез дә, аларга түлисе акча да жәл. Аноним хезмәтләр дә суицидтан коткарып кала аладыр, дип санамыйм мин. Инде күңел касәсе ташып тулган, кеше үз-үзенә кул салуга барып җиткән икән, нинди телефон номеры инде анда тагын? Ә бит әлеге мәсьәлә буенча уйланыр җирлек бар. Алкоголь белән бушанган кешеләр бар, әфьюнга утырган затлар җитәрлек, бозыклыкка кереп киткәннәр шактый... Замананың бөтен «нано»лары килеп җитсә дә, рухи якның нечкәлекләре, нәкъ вакытында, нәкъ кызуында үзеңне рухи киеренкелектән коткару турында күбебез уйланмый. Ә бит һәр фаҗига кечкенә тамчыдан башлана.

Кемне кемнән сакларга?
Соңгы өч елда гына Татарстанда балалар суициды 35 процентка арткан икән. Былтыр, мисалга, 27 бала үз-үзенә кул салып, якты дөнья белән саубуллашкан. Быелның биш ае эчендә исә 13 бала суицидка барган. Коточкыч саннар лабаса. Чарасызлык, күңел төшенкелеге балаларны да «куып тотты». Менә шушыдыр инде ул беренче сигнал. Җәмгыять акрынлап үзәгеннән какшый башлады. Тиз ритмлы, тыгыз, куып тотып булмый торган заманада ата-ананың баласына игътибары кими, кешеләрнең үзара аралашу, рухи якынлыгына вакыт калмый. Дөнья кешене йота, дисәң дә буладыр. Ә бит ачлык, ялангачлык вакытында да үз-үзенә кул салучылар саны бүгенге кебек коточкыч тизлектә үсмәгән. Күрәсең, ул вакытта кеше үз-үзе белән гармониядә яши алган, башка кыйммәтләр хөкем сөргән...
Утырып тын алырга, уйланырга, бер-беребезгә игътибарлырак булырга кирәк безгә. Бер яктан заманча, җитеш тормышка омтылсак, үлчәүнең икенче ягында мәхәббәт, рухи берлек, табигатькә якынлык булырга тиештер. Һәр нәрсәнең үз кадере булырга тиеш. Аеруча бәһасез һәм тиңсез яшәүнең...

Фаҗига уңаеннан берничә сорау белән психолог Илдар АБИТОВка мөрәҗәгать иттек:
- Әлеге хәлне психолог буларак ничек шәрехли аласыз?
- Кызганыч, әлеге хатын-кыз турында ни дә булса төгәл әйтү мөмкин түгел. Әгәр инде экспертиза аны үз акылында дип таба икән, якынча нәтиҗә ясап була. Бәлки, Галина нәрсә дә булса әйтеп җиткермидер. Мисалга, ул ирен сөяркәсе белән тоткан, ире шул хәлдә дә аны мыскыллаган, рәнҗеткән булуы мөмкин. Һәрхәлдә, әлеге хатынның әйтеп җиткермәгән серләре була ала. Ә болай психик яктан сау-сәламәт хатын-кыз, иренә үч итеп, аның аз акча табуы яисә хыянәт итүе аркасында гына үз балаларын үтерми.
- Ни өчен Россиядә зур күпчелек психологларга мөрәҗәгать итүне кирәк тапмый?
- Ул менталитет белән бәйле. Беренчедән, бик күп россияле өчен «психолог» сүзе «псих», ягъни психик авыру, үз-үзен кулда тота алмый торган кеше һәм «психиатр», ягъни психик авыруларны дәвалаучы мәгънәсендә кабул ителә. Ә чынлыкта психолог психик яктан сәламәт кешеләр белән эшли. Икенчедән, безнең җәмгыятьтә профессионал булмаган киңәш бирүче дуслар, туганнар бар бит әле. Авыр хәлне алар белән уртаклашу, якыннарның безне тыңлавы мөһим. Бу бер яктан килеп чыккан хәлне сөйләп бушанырга, беразга булса да онытылып торырга ярдәм итә. Әмма икенче яктан бик начар да - кеше иң соңгы мизгелдә, туганнар да, дуслар да ярдәм итә алмаганын белгәч кенә, психологка мөрәҗәгать итә.
- Суицидка нинди психикалы кешеләр күбрәк бара?
- Импульсив, бик хисчән, эмоциональ яктан тотрыксыз, кеше фикеренә тиз бирешүчән, компромисска бармаучы, үз-үзенә артык тәнкыйть күзлеге аша караучы кешеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading