16+

Журналистика тарихын барлый башладылар

ТР Журналистлар берлегенең музей ачарга җыенуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу идея озын гомерле булырга охшаган. Төрле елларда Татарстан журналистикасын үстерү юнәлешендә эшләгән шәхесләрнең истәлек-хатирәләрен үз куллары белән музейга тапшырулары - шуның матур дәлиле.

Махсус оештырылган «Бүләк итү көне»ндә музей документлар, газета-журналларның беренче нөсхәләре, репродуктор, журналист таныклыклары, фотосурәтләр ише тарихи ядкәрләргә баеды. Журналистлар өчен, очрашып, үткән елларны искә алырга да менә дигән мөмкинлек булды бу чара.
Проектның авторы - Журналистлар берлеге рәисе урынбасары Раилә Фәтхетдинованың әйтүенчә, иң кадерле экспонатлар махсус бүлмәгә урнаштырылачак. Кызганыч, берлеккә килгән бөтен кешенең дә аларны күрү мөмкинлеге булмаячак. Тора-бара анысы да уңай якка хәл ителер, республика журналистикасының нинди юллар үтүен теләгән һәр кеше өйрәнә алыр, дип ышанасы килә.
«Шәһри Казан» редакциясе дә, әлбәттә, музейга үзенең бүләген ясады - редакциядә озак еллар буе кадерләп сакланылган «Эстония» радиоласы музей экспонаты булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading