Шәһри Казан

Журналистлар агач утыртырга чыкты

«Бердәм Россия» сәяси партиясе Казан җирле бүлегенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкала мэры Илсур Метшин башлангычындагы «Яшел рекорд» проектын ихластан хуплады, быел гына да 50 мең төп зур агач утыртырга чакырды. Узган шимбәдә агач утырту буенча чираттагы шәһәркүләм өмә үткәрелде. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...

Реклама

«Бердәм Россия» сәяси партиясе Казан җирле бүлегенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкала мэры Илсур Метшин башлангычындагы «Яшел рекорд» проектын ихластан хуплады, быел гына да 50 мең төп зур агач утыртырга чакырды. Узган шимбәдә агач утырту буенча чираттагы шәһәркүләм өмә үткәрелде. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов әйткәнчә, өмәгә чыккан 6 мең кеше 5 мең 600 зур агач утырткан. Бу көздә утыртылган агачлар саны 19 мең берәмлеккә җиткән. Агач утыртуда «Химград», «Бәхетле» җәмгыятьләре, «Казан вертолет заводы» оешканлык күрсәтәләр. «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе дә республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен һәм журналистларны өмәгә дәште. Ибраһимов проспектындагы яшел зонага 250 төп миләш утыртылды. Баш мөхәррир Мансур Мортазин җитәкчелегендә «Шәһри Казан» редакциясе ир-атлары да өмәдә тирләп-пешеп эшләде. Без утырткан миләш агачлары кечерәк бер урманчык рәвешен алды.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин агач утыртуда катнашкан казанлыларга, предприятиеләргә һәм ВУЗларга рәхмәт сүзләре ирештерде.
- Казанны яшелләндерү - алдагы елларда да дәвам итәчәк максатчан эш. Без «Яшел рекорд» проекты игълан иттек тә, бөтен халык агач утыртырга җыелыр дип, могҗиза көтмәдек. Иң мөһиме, казанлылар арасында актив төркемнәр сизелә башлады. «Яшел рекорд» паровозы ышанычлы рәвештә алга барыр, - диде Илсур Метшин. - Төзүчеләр һәм юл хезмәтләре шәһәргә 16 мең агач өчен бурычлы. «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе, «Стройхимсервис» җәмгыяте агачлар утыртырга кереште. Башкаларның да үз бурычларын кайтаруы зарур.
Мэр яшеллекне саклауның мөһимлеген дә ассызыклады. «Казанда яшеллекне саклау буенча махсус комиссия төзеләчәк. Аның составына һәр районнан да вәкилләр кертеләчәк. Алар үзенә бер төрле «Яшел комиссарлар» булачаклар. Казанның экология советы да эшчәнлеген башлап җибәрергә тиеш», - диде Илсур Метшин.
Агач утырту урыннарын «Яшел рекорд» проектының 296-99-25 телефоны аша яки Казан мэриясе порталында www.kzn.ru/record адресыннан белешергә һәм шәхсән катнашырга мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    68
    0
    0
Ночной режим