16+

Зирәк карт турында әкият

Борын-борын заманда яшәгән ди бер авылда бик тә зирәк бер карт. Авылдашлары арасында ул бик абруйлы кеше булган, олысы да, кечесе дә аны хөрмәт иткән. Бөтен дөнья хәбәреннән таныш, һәр нәрсәне иң беренче булып ишетеп алган, һәр нәрсәгә үз карашы-фикере булган, сәясәттә дә шома гына йөзгән, дини вәгазьләр сөйләргә дә...

Зирәк карт турында әкият

Борын-борын заманда яшәгән ди бер авылда бик тә зирәк бер карт. Авылдашлары арасында ул бик абруйлы кеше булган, олысы да, кечесе дә аны хөрмәт иткән. Бөтен дөнья хәбәреннән таныш, һәр нәрсәне иң беренче булып ишетеп алган, һәр нәрсәгә үз карашы-фикере булган, сәясәттә дә шома гына йөзгән, дини вәгазьләр сөйләргә дә...

Борын-борын заманда яшәгән ди бер авылда бик тә зирәк бер карт. Авылдашлары арасында ул бик абруйлы кеше булган, олысы да, кечесе дә аны хөрмәт иткән. Бөтен дөнья хәбәреннән таныш, һәр нәрсәне иң беренче булып ишетеп алган, һәр нәрсәгә үз карашы-фикере булган, сәясәттә дә шома гына йөзгән, дини вәгазьләр сөйләргә дә оста бу карт белән сөйләшеп утыру өчен бөтен кеше зар-интизар икән. Акыллы сүзләре белән генә түгел, җор-мәзәкчән теле белән дә ул авылдашларын үзенә каратып торган. Үзе дә бик аралашучан булуга карамастан, атнаның өч көнендә ул өйдә генә утырган. Почта ташучы атнага өч тапкыр аңа ниндидер хикмәтле бер газета китерә икән. Башын да күтәрми, карчыгы ясап биргән чәе турында да онытып, шул газетаны караштырган карт. Нинди газета ул, анда нәрсә язылган - анысы турында кызыксынучы булмаган. Аның каравы, һәркемнең дә шул зирәк карт кебек буласы килгән. Беркөнне болар барысы бергә җыелып, карт янына киткәннәр. «Синең кебек абруйлы, зирәк кеше буласыбыз килә, моңа ирешү өчен, нәрсә эшләргә кирәк - безне дә өйрәт әле», - дигәннәр болар. Карт, хәйләкәр генә елмайган да: «Бернәрсә дә кирәкми, фәлән сум акчагызны китерсәгез, шул җиткән», - дип, капкасын ябып кереп тә киткән. Китергәннәр моңа акчаларын. Өегезгә кайтыгыз да элеккечә яши бирегез, ярты елдан килерсез, дигән боларга карт. Ярты ел буена хат ташучы авылдашларына газета тараткан. Зирәк карт алдыра торган әлеге дә баягы «Шәһри Казан» газетасын укып, болар да акыл җыйганнар, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып торганнар.
Сезнең дә зирәк карт кебек буласыгыз килсә, почта бүлекчәсенә барып, «Шәһри Казан»га язылып кайтыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading