Кемдер җәйге ялны мәктәп тузаннарын басу, уку елы башланганчы көч туплау өчен көтеп алса, каникулда бераз кесә калынайтып алырга теләгән укучылар да юк түгел.
Күбесенчә шәһәр балаларының башына төшә мондый уй. Дөньякүләм зур вакыйга узачак Казанда эшче куллар артмыйдыр, дип уйлаган идем. Шәһәрне җыештыру һәм яшелләндерү кебек мәктәп баласы да булдыра ала торган эшләр җитәрлек бит әле башкалабызда. Юк икән, теләдем дә урнаштым, дип кенә булмый икән шул.
Мәктәп укучысын эшкә алырга берәү дә атлыгып тормый. Ник дигәндә, балигъ булмаганнар өчен аерым кануннары бар. Җаваплылыгы да икеләтә зуррак. Эшлисе килгән балага иң кулай вариант - мәктәп яны хезмәт лагере. Казан мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, быел андый лагерьларга 3400гә якын баланы җәлеп итү каралган. Аларда эш 17 июньдә башланып китте инде. Смена 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә 14-17 яшьлекләр хезмәт куячак. Балалар көнгә ике сәгать кенә эшли, иң мөһиме - мәктәп территориясендә генә була. Монысы баласы өчен борчылган ата-ананы бераз булса да тынычландырыр, мөгаен. Эшенә карап, бераз булса да акчасы да тамачак, дип ышандырдылар мәгариф идарәсендә.
Җәй көне дә мәктәп булмасын инде, диючеләр мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итеп карый ала. Тик анда да укучыларны кочак җәеп көтеп тормыйлар. Вахитов һәм Идел буе районнары мәшгульлек үзәкләрендә безгә: «Әлегә укучыларга вакансияләр юк. Июльдә шалтыратып карагыз, бәлки, булыр», - дигән икеле-микеле җавап бирделәр. Яңа Савин районындагы үзәктә, августта аквапаркта эш булырга мөмкин, дип ышандырдылар. Киров районыныкында 14 яшьтән зурракларга шәһәр чистарту эшенә вакансияләр табылды. Авиатөзелеш районы мәшгульлек үзәгендә 16 яшьтән зуррак малайларны гына көтәләр, аларга эшче вакансияләре бар. Студент хезмәт отрядлары үзәге белән дә элемтәгә кердек. 14 яше тулганнар өчен промоутер хезмәте бар. Башка үзәкләрдә документлар турында бер сүз дә әйтмәгәннәр иде, биредә әти-әнидән рөхсәт кәгазе һәм уку урыныннан белешмә сорадылар. Шушы схема буенча эш эзләп караган укучы, гел-гел «юк» дигән җавапка юлыга торгач: «Үзләренә булсын эшләре», - дип кул селтәсә дә аптырарлык түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар