Шәһри Казан

«Зур гаилә» акциясенең беренче этабына йомгак ясадылар

«Зур гаилә» хәйрия акциясе кысаларында республиканың 8 районында яшәүче 10 күпбалалы гаилә микроавтобуслы булды. Акциянең беренче этабына йомгак ясасалар да (ул 25 февральдән башлап 25 мартка кадәр барды), ул дәвам итәчәк. Автомобильле итәсе тагын ике гаилә бар әле.

Реклама

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә исә «Зур гаилә» акциясенең беренче этабына нәтиҗә ясадылар. Акциянең максаты - җиде һәм аннан күбрәк балалары, шул исәптән тәрбиягә алынган һәм инвалид балалары да булган гаиләләрне автомобильләр белән тәэмин итү. Ә күпбалалы гаиләләргә көнкүреш проблемаларын хәл иткәндә, каядыр барып килер өчен генә булса да, машина бик тә кирәк. Алексеевскида яшәүче Левакиннар гаиләсенә дә инде бәхет елмайды: алар хәзер бергәләшеп микроавтобуста йөри ала. «Балалар да, без дә бик сөендек. Хәзер хастаханәгә, ­мәк­­тәпкә, төрле җирләргә йөрергә үз машинабыз бар. Ул безгә бик кирәк иде», - дип, зур шатлыклары белән уртаклашты Нина Левакина. Журналистлар белән очрашуга ул да килгән иде. Бүгенге көндә Левакиннар 8 кызны тәрбиягә алып үстерә. Кызлар барысы да уңган, гел яхшы билгеләренә генә укыйлар. Нина Левакина, әле тагын ике кызны да үз яныбызга алырга уйлыйбыз, диде.
«Зур гаилә» акциясен оештыручылар Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, муниципаль белем бирү үзәкләре, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, «Ак Барс СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды булып тора. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова әйтүе буенча, хәйрия акциясендә республиканың 269 предприятие һәм учреждениесе катнашкан, шулай ук 685 шәхси кеше дә акча күчергән. Махсус счетта барлыгы 12 млн 550 мең сум акча тупланган. 11 млн 73 мең сум - юридик затлардан, ә 1 млн 477 мең сум физик затлардан күчкән. Җыелган акчаларга 10 автомобиль сатып алынган.
«Зур гаилә» хәйрия акциясенең чираттагы этабына йомгак 1 июньдә ясалырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: