16+

Зур тормышка озата соңгы кыңгырау... (+фоторепортаж)

Бу көннәрдә республика мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме уза. Быел ул республиканың 17 меңнән артык мәктәп укучысын олы тормыш юлына озата. Казан укучылары өчен бәйрәм инде кичә узды.

Зур тормышка озата соңгы кыңгырау... (+фоторепортаж)

Бу көннәрдә республика мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме уза. Быел ул республиканың 17 меңнән артык мәктәп укучысын олы тормыш юлына озата. Казан укучылары өчен бәйрәм инде кичә узды.

Казанда быел 5500 укучы - 11 нче сыйныфны, 9188 бала 9нчыны тәмамлый. Шатлыклы, шул ук вакытта моңсу бәйрәмне абитуриентлар мәктәптә, әти-әниләре, укытучылары белән уздырды. Бу көнне һәр мәктәптә уку дәверендә үзләрен уңай яктан күрсәткән укучыларны билгеләп үттеләр. Ә аннан соң алар гомумшәһәр Соңгы кыңгырау бәйрәменә «Казан-­Арена» стадионы алдындагы мәйданга җыелды.

Укучыларны олы юлга озатыр­га Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул укучыларны бәйрәм белән котлады.

- Мәктәп елларыгыз артта калды, алда олы тормыш юлы көтә. Кемдер белем алуын дәвам итәчәк, кемдер эшли башлаячак, матур кызлар бәлки шундук гаилә корыр. Анысы инде сезнең карамакта. Ә безнең максат - сезнең өчен яхшы шартлар тудыру. Сез - Татарстанның, Россиянең киләчәге. Бәлки арагызда чит җирләрдә белем алырга уйлаучылар бардыр, ләкин безнең Татарстан вузларында да бүген яхшы белем алып була дип уйлыйм. Соңгы кыңгырау гомергә бер генә була. Уңышлар сезгә! - диде Рөстәм Миңнеханов укучыларга.

Концерт программасыннан кала, укучылар өчен күңел ачу мәйданчыклары да оештырылган иде. Концерт барышында яшьләрнең яратып өлгергән зур күләмле флешмоб акциясе дә узды: меңләгән укучы, тезелеп басып, «Выпуск - 2015» дигән сүз ясады. «Тере» хәрефләрнең елмаешып кул болгаганын күктән видеотасмага төшереп алдылар.

Йөрәкләрне өздерә торган соңгы кыңгырау чыңы бәйрәмнең кульминацион ноктасы иде. Бу көнне сәхнәдәге зур кыңгырау чыңына 11 нче сыйныф укучылары кулындагы меңләгән кечкенә кыңгырау моңнары кушылды. Ул балачак белән саубуллашып, олы тормыш юлына атлауның беренче билгесе булды.

Без Соңгы кыңгырау бәйрәмен 25 майда билгеләргә күнеккән. Ә быел бу көнне беренче бердәм дәүләт имтиханы узачак. 25 май көнне укучылар рус әдәбияты һәм география фәне буенча имтихан тотачак. БДИ тапшыру өчен республика буенча 86 пункт оештырылган.

- Алда - дәүләт имтиханнары. Бөтен көчегезне куеп, аларны уңышлы тапшырырсыз дип ышанам. Сезнең мәктәптә ирешкән уңышларыгыз, һичшиксез, укытучыларыгызның тырышлыгы. Шуңа да аерым рәхмәт сүзләрен сезгә белем баскычларын яуларга ярдәм иткән, иң мөһим кешелеклелек сыйфатларына - игелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык һәм гаделлеккә өйрәтүче укытучыларга җиткерәсем килә. Укытучыларның риясыз һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республикабызда белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән горурлана алабыз, - диде үз котлавында Татарстан премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading