16+

Егетем биргән букетны чүплеккә аттым. “Нәрсә алырга белмәдем”, – ди үзе

04 апреля 2025, 17:10
1426
0
0
Уку өчен 2 минут

Бераз бушанырга теләп сезгә язуым. Быелдан 8 март бәйрәмен кара исемлеккә кертермен кебек.

Егетем биргән букетны чүплеккә аттым. “Нәрсә алырга белмәдем”, – ди үзе

Бераз бушанырга теләп сезгә язуым. Быелдан 8 март бәйрәмен кара исемлеккә кертермен кебек.

Шундый зарыгып көткән бәйрәм бөтен кәефемне кырды. Әле дә ачуымнан шартлармын сыман.

Беренчедән, йөргән егетем миңа азык-төлек кибетендә шиңеп яткан лалә букеты бүләк итте. Мин аны өйгә алып керүгә, чүплеккә аттым. “Сиңа бүләк аласы килгән иде, нәрсә алырга белмәдем”, – диде. Шаккаткыч! Ала белмәгәч, акчалата яки сертификат биреп булмый идеме?

Ә эштәге егетләр берәр лалә чәчәге бүләк итте һәм пицца белән сыйлады. Миңа эш буенча китәргә туры килгәч, кайтуыма пиццадан җилләр искән иде инде. Теге мескен лалә дә моңаеп башын иеп утыра иде. Гайрәтем чикте. Мин егетләрне 23 февраль белән котларга 1000 сум акча бирдем, ә миңа нәрсә бирделәр? Шулкадәр күңелгә тиде...

Гөлнара Г.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading