Иң аптырашта калдыра торганы, су коенмасаң да, коендым дип алдалау башка килмәгән ич.
Скопировать ссылку
Иң аптырашта калдыра торганы, су коенмасаң да, коендым дип алдалау башка килмәгән ич.
Габдулла Тукайның “Су анасы” шигыре безгә мәктәпкә кереп укырга-язарга өйрәнгәнче үк таныш, без аны әти-әниләрдән ишетеп үстек. Ул елларда суга батып үлүчеләрне: “Су анасы алган”, – дип сөйләшә иделәр. Су анасына ияреп китүче биш авылдашым исемдә. Шуларның икесе үтерелеп, берсе бәкегә үз теләге белән төшеп, бу дөнья белән хушлашканнар иде.
Үзебезнең очтагы Нурания исемле кызның суга батуы әле дә күз алдымда тора. Ул елларда без Мишәдә, тегермән һәм авыл электр станциясе өчен ясалган буадагы артык суның агып чыгуы өчен булган “Тамак” дип аталган урында коендык. Андагы су бик тиз җылына һәм артык тирән дә түгел иде. Болынга ат кузгалагының орлыгы – атлык җыярга килгән балалар килгәч тә – бер, кайтып киткәндә – икенче тапкыр су коена идек. Карасам, Нураниянең башы судан чыга да, яңадан су төбенә төшеп китә. Чыкканда куркудан тоңган күзләре, авызыннан агып чыккан су күренә. Без атлык җыю өчен алып килгән чиләкләрне йөзтүбән суга салып, өстенә ятып, бер кул белән ишеп йөзә идек. Чиләк эчендәге һава олы кешене дә чыдатырлык була. Нураниянең янына килеп, кулыннан эләктереп чиләккә тотындырдым. Ярый әле ярдан икеләп метр гына читтә идек, бик тиз ярга чыгып җиттек. Ул кыз әле хәзер дә исән-сау...
Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм балачак истәлекләре мине узган заманнарга алып кайта. Бу темага инде беренче генә язуым түгел, мин ул елларга бик еш мөрәҗәгать итәм. Менә бу юлы да сезне үзем белән авылыбызга алып китәргә телим. Ә анда Габдулла Тукайның күзләре күргән картиналар – чәчәкле, җиләкле җәй патшалыгы. Елның иң җылы, рәхәт вакыты. Кайбер вакытларда, аеруча кояшлы көннәрдә, су коенып, кузгалак, какы, әнис кебек үләннәр, булса җир җиләге дә ашап, тамакның ачыгуын баскач, йомшак үлән өстенә чалкан ятып, зәңгәр күк битендә йөзүче ап-ак болытларны күзәтеп ятабыз. Рәхәтлек! Берәр малай: “Әнә, минем баш очындагы болыт атка охшаган. Күрәсезме, күрәсезме, чабып бара. Тимәгез, ул минеке, мин беренче әйттем”, – ди. Икенчебез: “Күрәсеңме, синең атың янындагысы минем бөркетем оча, әнә-әнә канатларын кага”, – дип, менә шулай күктәге болытларны узара бүлешә, аларга хуҗа була идек. Сиңа барлы-юклы җиде-сигез яшьләр. Менә шушы баш өстендәге кияү ястыгыдай күпереп торган ак болытлар өстенә утырып әллә кайларга, күз күрмәгән ерак илләр-җирләргә китәсе килә. Анда дөнья тагы да матур һәм бай, кешеләре дә рәхәтрәк яшидер кебек. Андагылар иртәнге, көндезге һәм хәтта кичке ашка да прәннек ашый. Төрелгән кәгазенә фил рәсеме төшерелгән тәмле чәйне куе итеп ясап, шикәр вә конфет кабып, ипи өстенә дә хәлвә куеп ашыйлардыр шикелле. Андагы малайларга колхоз басуында үскән яшел борчак кузакларын колхоз рәисе үзе җыеп бирә имеш. Кайсыбызның башына нинди хыял килә, шулай үзара гәп куертып, яшел бишек кочагында иркәләнеп, хыялланабыз.
Безне су коенырга килүче хатыннарның тавышлары күктән кабат җиргә төшерә. Бу хатыннар, як-якка каранып, якын тирәдә ир-ат заты күренмәгәч, анадан тума чишенеп, су коена башлыйлар. Миннән ике-өч яшькә олырак малайлар “тыс” дип пышылдап, шауламаска кушалар. Хатыннар күреп алса, безне пырлатып куып җибәрәселәре көн кебек ачык.
Ул елларда су коену өчен махсус киемнәр авыл кешесенең төшенә дә кермәгән нәрсәләр иде. Хатын-кызларда тезгә чаклы төшеп торучы балаклы, көрәнсу, бәйләнгән ыштан; ирләрдә кара сатиннан тегелгән, әмма киң һәм шактый озын балаклы – гаилә трусигы. Шунлыктан, ирләр һәм хатын-кызлар аеры, бер-берсеннән яшеренеп су коенды. Суны аерым кергәнлектән, ирләре дә, хатыннары да юешлиселәре килмичә, трусик-ыштаннарын салып, шәрә калып коеналар. Без менә шул хатыннарны үлән арасыннан карап ятабыз. Дөрес, боларның күкрәкләренә кидереп куя торган лифчиклары бар. Ул җайланмаларның җилкәгә кия торган һәм арка ягына чыгарып саргылт-ак төстәге сәдәф белән каптырып куела торган баулары бар. Күпчелеге төк баскан урыннарын куллары белән каплаштырып, иптәшләренә күрсәтмәскә тырыша. Ә кайсыларыныкы орлыгын очырган мулла башы үсемлеге сымак шәрәләнеп калган. Чыр-чу килеп чистарынып, көндезге эсселектән җиңеләеп, хатыннар килгән юлларыннан кирегә китеп бара.
Җәй айларында була шундый көннәр, кояш иртәдән алып кыздыра башлый, чыдап кына тор! Бу көннәр халык телендә “челлә” дип атала. Эшләре булмаган халык күләгәле урыннарга кача. Кемнәрдер баздан алып менгән катыкны салкын чишмә суына туглап, сусавын баса. Хәтта көтүдәге сарыкларга чаклы, ашауларыннан туктап, телләрен салындыра, башларын алга сузып, әлсерәп тора башлыйлар. Сыер малы, яткылык янындагы елгага кереп, шунда йокымсырый. Күк йөзе үзе дә, кояш ашаган сыман булып, төссезләнеп кала. Көтү яки машина узганда күтәрелгән тузан бөртекләре, кире җиргә төшәрлек хәл тапмыйча, күктә асылынып калалар. Күк йөзендә элпә хасил була. Тынчулык тагы да арта төшә. Су коену рәхәт, әмма киредән өйгә кайтып өлгермисең, яңадан тирләп, пешеп чыгасың.
Комментарийлар