16+

16 яшьлек кыз һәм ике ир-ат Татарстанда куркыныч юл фаҗигасендә һәлак була

Татарстанда үлемгә китергән юл фаҗигасе була. Автомобиль каршы як полосага очып чыга һәм икенче машинага килеп бәрелә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Фаҗига 14 мартта кичендә Кузайкино-Нурлат трассасының 13 чакрымында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, "Лада Калина" ның 19 яшьлек йөртүчесе тизлекне арттырып, идарәне югалта һәм каршы як полосага очып чыга. Биредә ул 55 яшьлек ир-ат идарә иткән чит ил машинасы Mitsubishi Outlander га бәрелә.

Нәтиҗәдә, ике машина йөртүчесе дә һәм «Калина»ның 16 яшьлек пассажир кызы урында ук һәлак була.

Россиядә җитештерелгән машинадан металл өеме генә кала. Һәлакәт буенча тикшерү бара, җинаять эше кузгатылган.

                                                                                                                                                                                                                                              +18

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading