1945 елның 22 апрелендә Гарипшә Шаһимәрданов, искиткеч зур батырлык кылып, Советлар Союзы Герое исемен алуга дәгъва кыла. Ләкин Татарстан танкчысының батырлыгы турында туганнары сугыш тәмамланып, 68 ел узгач кына белә.
- Михаил Черепанов документны эзләп тапмаган булса, бүгенгә кадәр берни дә белмәгән булыр идек. Әти хәтта Хәтер китабында да юк иде. Бу хактагы мәгълүматны танышларыбыз газетада очраклы рәвештә генә күреп, Түбән Камада яшәүче энекәшкә хәбәр иткәннәр. Шуннан соң безгә җиткерделәр. Черепанов белән очрашкач, ул барысын да күрсәтеп, сөйләп бирде, - ди Гарипшә бабайның улы Альберт.
Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов безгә сөйләгәнчә, 1945 елның 22 апрелендә Гарипшә Шаһимәрданов Берлинга беренче булып бәреп керә. Анда ул өч пушканы һәм 50 дошманны тар-мар итә. 24 апрельдә үзенең ротасы белән каршы якның тылына керә-керешкә үк һөҗүмгә күчә. Нәтиҗәдә, 45 танкны һәм үзйөрешле коралны кулга төшерә, 60лап немец солдатын һәм офицерын тар-мар итә. 1 май көнне дә ул отрядның алдынгы рәтләрендә була һәм танкка каршы ата торган дүрт автомат, ике пушканы һәм 95 дошманны юк итә.
Үзе дә гомеренең җиденче дистәсенә якынлашып килүче батырның улы Альберт абый бу хәбәрне күз яшьләре аша кабул итүләрен яшерми.
- Кызганыч, әти үзенең Герой икәнен дәлилләгән рәсми кәгазьне күрми дә үлеп китте. Ул 1969 елда, 64 яше дә тулмаган килеш, гүр иясе булды. Әти гап-гади, тыйнак авыл кешесе иде. Аралашучан, кечене - кече, олыны олы итте. Үлгәнче, су юлларын карап торды. Чишмәгә сукмак ясаганда әйткән сүзе һаман да истә әле: «Улым, моннан йөз кеше узар. Йөз дә беренчесе булса да барыбер рәхмәт әйтер», - диде. Шул ук кичне чишмә буеннан күрше апабыз әтигә рәхмәт укый-укый кайтып килә иде, - дип хатирәләрен барлый ул.
Гарипшә Арча районының Түбән Әзәк авылында туган. Сугышка кадәр дә, аннан соң да балалар укыткан. Илебезгә дошман бәреп кергәнче, Миңнеәсмага өйләнеп, ике кыз тәрбияләгәннәр. Аннан соң 1941 елның 5 ноябрендә, үз теләге белән, сугышка китә. Җиңү көннәрен исә ул капитан вазифасында каршылый. 1946 елда гына Саба районында яшәүче гаиләсе янына кайтып, тагын өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Альберт абый сөйләгәнчә, әтиләре, күкрәк кагып: «менә мин сугышта тегеләй эшләдем, болай иттем», - дип сөйләп йөрмәсә дә, ара-тирә: «миңа бит Герой исеме биреләсе иде», - дигән сүзләр әйткәләгән. Аның бу сүзләренә әллә ышанып бетмәгәннәр, әллә яу кырыннан: «телеңне тый», - дип кайтарганнар, кыскасы, Михаил Черепанов архив документларын эзләп табып, «сер капчыгы» чишелгәнче, 70 елга якын вакыт кирәк булган.
- Әлеге батырлык 2015 елга кадәр сер итеп сакланган иде, дөресрәге, мин аны очраклы рәвештә генә таптым. Бу хакта улларына хәбәр иткәч, алар әтиләренең нидер сөйләүләре турында әйтте. Әмма моның өчен аңа авылда барон Мюнхаузен кушаматы тагылып калган. Кыскасы, үлгәнче, ул берни дә исбатлый алмаган, - ди Черепанов.
Музей мөдире әйтүенчә, рәсми чыганакларда, өченче рейх башкаласын алу 25 апрельдә башланган, дип язылган. Әмма кавалерияче булган капитан Шаһимәрданов аны өч көн алдан - 22 апрельдә алган. Бүләкләү турындагы кәгазьгә бригада, корпус командиры, армия белән командалык итүче кеше кул куйса да, танкчы Шаһимәрданов Герой була алмый кала. Ахырдан әлеге дәрәҗәле исем I дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденына алыштырыла...
- Сугыш еллары фронтовиклары күп иде бит ул чагында, очрашып, аралашып утыралар иде. Ләкин әтинең бервакытта да Берлиндагы батырлыклары турында сөйләгәне булмады. Бөтен сөйләгән сүзе - «Рейхстагка барып җитә алмадым, 400 метр кала, танкны шартлаттылар», -дип әйтә иде. Бөтен нечкәлекләрен бервакытта да сөйләмәде. Дөрес, «миңа Герой исеме бирелергә тиеш», - дип әйтеп куйган чаклары булды. Ә бит аларның бригада командирына Герой значогын Жуков үзе тага. Бу турыда тәфсилләп язылган язма да бар, - ди Альберт абый.
I дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденыннан кала, Гарипшә Шаһимәрданов «Германияне җиңгән өчен», «Берлинны алган өчен», «Варшаваны азат иткән өчен» медальләре, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
- Балачакта без медальләрне күкрәккә тагып уйный идек. Кызганыч, ул чакларда аларның бәһасен аңлап бетерми идек шул, - дип ачына Альберт абый хәзер.
Сүзен-сүзгә
Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов:
- Без Россия Президенты Владимир Путинга «Геройлар китабы»ның икенче томын чыгару мәсьәләсе буенча хат юллаган идек. Аның беренчесендә 378 Советлар Союзы Герое мәңгеләштерелде. Аларның 186сы Татарстанда туган һәм 81е биредә яшәгән. Бүгенгә без 138 татарстанлы каһарманны гына таба алдык. Батырлык кылган 100дән артык кешегә Советлар Союзы Герое исемен бирергә тәкъдим ителсә дә, дәрәҗә алмадылар. Мисалга, амбразурага капланып, үз гомере бәрабәренә иптәшләрен коткарган Матросов батырлыгын кылган 13 татарстанлыны китерәм. Монда кешенең милләте, партиясе, сәяси карашлары роль уйныймы? Шуларның нибары өчесе генә Советлар Союзы Герое исемен алган, чөнки кемдер бернинди дә партиядә тормаган, кемнеңдер әтисе репрессиягә эләккән, ә кемнеңдер фамилиясе командирга ошамаган. Аларның күпчелеге онытылган, ә башкалар турында әйтеп тә торырга кирәкми инде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар