16+

"Аллаһка ышанмаган кешеләргә наталь карта төзергә алынмыйм..."

Социаль челтәрдә “наталь карта” дигән төшенчәгә тап булдык. Бактың исә аның белән кызыксынучылар шактый икән. Бу астрология дә, түгел дә кебек. Наталь картага бәйле сорауларны шундый карталар төзүче Ринат Ибраһимовка юлладык.

"Аллаһка ышанмаган кешеләргә наталь карта төзергә алынмыйм..."

Социаль челтәрдә “наталь карта” дигән төшенчәгә тап булдык. Бактың исә аның белән кызыксынучылар шактый икән. Бу астрология дә, түгел дә кебек. Наталь картага бәйле сорауларны шундый карталар төзүче Ринат Ибраһимовка юлладык.

– Ринат әфәнде, наталь карта нәрсә ул? Аны төзү өчен нинди мәгълүматлар кирәк?
– Наталь карта – ул кешенең персональ йолдызнамәсе. Аны кешенең туу вакытына, көненә һәм туган урынына бәйле рәвештә төзиләр. Моның өчен махсус программа кулланыла. Кеше туганда планеталар нинди халәттә булганнан чыгып, йолдызлыкларның нинди “өйдә” икәнлекләренә карап, йолдызнамә, ягъни наталь карта төзелә. Борынгы заманнарда, бигрәк тә рухи кыйммәтләр өстенлек алган илләрдә, наталь картадан башка кешеләр үзләренең Җирдә ни өчен яшәүләрен дә аңаламаган һәм аны бар кеше  дә төзетә торган булган.
Шәхсән минем өчен наталь карта – кешегә тормышка яраклашу, төрле очракларда дөрес карар кабул итә алсын өчен Ходай биргән паспорт шикелле. Наталь карта тормышның барлык өлкәләрен дә колачлый. Элеккеге тормышта кеше кем булган, киләчәктә аны нәрсә көтә... Картаның 50 проценты – ул карма. Ягъни, элеккеге тормышыңда нәрсә эшләсәң, хәзер син шуның нәтиҗәсен күрәсең дигән сүз. Яхшылык эшләгәнсең икән, бу тормышта да сине яхшылык көтә. Сәламәтлегең нык, акчаң күп, яратуың көчле була.

Калган 50 процент кешенең теләкләре, хыялларыннан, кеше тормышка ашырырга тиешле әйберләрдән гыйбарәт. Чөнки Җиһанның төп бурычы –  җанга барлык гамәлләрне дә тормышка ашыру мөмкинлеге бирү. Мисалга, кеше идарә өлкәсендә үзен камилләштерергә тели икән, аңа Кояш бик каты ярдәм итәчәк.
Һәр планетаның үз сыйфатламалары, ягъни караклары бар. Ул йолдызнамәдә тоткан  урынына карап, позицияләрне йомшарта яисә ныгыта ала.

– Йолдызнамаләр өйрәнергә нәрсә этәрде сезне?
– Башта мин ведалар (аңлатма, фәлсәсфә дигәнне аңлата. Аның дине дә, милләте дә юк – Авт.) өйрәнә башладым. Кеше нәрсә генә теләсә дә, шул максата ирешү юллары ведаларда язылган. Белемнәрем тирәнәйгән саен, Джйотиш (индуизм астрологиясе) дигән әйбергә тап булдым. Ул “ут”, “нур” дип тәрҗемә ителә. Мин моны фән дип тә атый алмыйм, чөнки фән һәрдаим үзгәреп тора,  ә Джйотиш үзгәрми. Бу хакта ведаларда да язылган. Әгәр дә нинди дә булса белем, тәҗрибәгә 300 ел үтмәгән икән, ул белем булып санала алмый.
Соңрак йолдызнамәмдә нигә мине астрология шул кадәр үзенә җәлеп итте дигән сорауга җавп таптым.

– Наталь карта нинди вакыт аралыгына төзелә? Бер айгамы, елгамы?
– Наталь картаны кешенең бөтен гомеренә төзиләр. Әмма аңарда кешенең үткән тормышында нәрсә булганы һәм әле киләчәк тормышында нәрсә көткәне дә күрсәтелә.

– Аңлавымча, наталь карта ярдәмендә керем чыганакларын да “ачыкларга” була?
– Бу бик үк дөрес түгел. Чөнки  Джйотишта “өй”ләрне карап, фаразлар ясарга мөмкин. Мисалга икенче һәм унберенче йорт. Унберенче йортта сезнең аша күпме акча узачагын карап була. Тормыш үзе бирә торган җиңел акча бу. Әлеге “өй”ләрнең ни дәрәҗәдә көчле булуына бәйле рәвештә, кешенең бай яисә инде уртача гына яшәвен күреп була. Әмма астрологлар бу уңайдан шәрехләмәләр бирмәскә тырыша. Шуны гына әйтә алам, әгәр дә икенче һәм унберенче өйләр кушыла икән, бу кеше бай булачак дигәнне аңлата.
Акча мәсьәләсендә дә наталь карта ярдәмгә килә ала. Кайсы вакытларда иркенләп яшәргә, ә кайчан бераз итәкләрне җыярга кирәклеген карарга мөмкин. Шул ук вакытта акчаның тормышта иң мөһим әйбер түгел икәнен дә онытмаска кирәк.
Бу фәлсәфәдә байлык төшенчәсе дә башка. Без байлыкны акча күләменә карап бәялибез. Ведалар чорларында моны бөртек күләме һәм сыерлар санына карап бәяләгәннәр. Кайбер вакытта бездә дә андый төшенчәләр чагылыш таба. Чөнки ризык булмаса, акча кирәксез кәгазь генә.

– Наталь карта төзеп, кеше үзен программалаштырмыймы? Әллә авыр вакытларда ул ярдәм итә торган элемент кынамы?
– Без хәзер ыгы-зыгылы заманда яшибез. Кешенең картасы бик әйбәт булган очракта да, әгәр дә ул үз тормышын үзгәртер өчен бернәрсә дә эшләми икән, гомерең пыяла астында узган кебек кенә үтеп китә. Син аны күрәсең, әмма бернәрсә дә үзгәрми. Күп кенә кешеләр булган унике өйнең дүртесен генә куллана. Болар саклану – алтынчы йорт, ашау – икенче йорт, секс белән йокы – сигезенче һәм уникенче йортлар. Кешеләр күпчелек очракта шул дүрт йорт арасында яши. Үзләренең үсеше хакында аз уйланыла. Астрология  үз-үзеңне камилләштерергә, эчке дөньяңа үсәргә мөмкинлек бирә.
Астрология үзе бик “моңсу” әйбер. Кайчагында синең каршыңда шундый әйбәт кеше утыра. Ә син аның картасын карыйсың да, боларны аңа ничек сөйләргә инде дип уйлыйсың. Шундый авыр йолдызнамәләрне дә дөрес юрый алсаң, кешегә үсәр өчен этәргеч булачак.
Кеше үзен рухи яктан үстерү белән шөгыльләнә икән, аңа йолдызнамә инде ул кадәрле тәэсир итми башлый. Кеше дога кылганда Аллаһка мөрәҗәгать итеп, Аның исемен атый икән, наталь карта бик нык үзгәрә. Һәрдаим Ходайга мөрәҗәгать итеп, кешенең дингә ышануы да арта.

– Наталь карта ясауны сорап, еш мөрәҗәгать итәләрме?
– Дөресен генә әйткәндә, үзеңне өйрәнүдән дә кызыграк әйбер юктыр. Кешенең аңында мондый кызыксыну һәрвакыт булачак. Мин нәрсә өчен яшим? Минем максатым нинди? Теге яисә бу очракта миңа нәрсә эшләргә? Авыр вакытта мина ни рәвешле дөрес карар кабул итәргә кебек сораулар кешенең эчтән һәрдаим кимереп торачак. Астролог исә кешегә бәхетле булыр өчен белемнәр бирә.
Мин һөнәрем буенча спорт тренеры. Еш кына кешеләр миңа төрле проблемаларын да сөйли. Әлбәттә, болар барысы да безнең икебез арасында гына кала.
Наталь карта төзүне сорап, атнага унлап кеше мөрәҗәгать иткәне дә бар. Күпме бу, азмы – белмим. Аллаһка ышанмаган кешеләргә наталь карта төзергә алынмыйм.

– Карта төзү озак вакыт аламы?
– Юк, картаны берничә минут эчендә махсус программа буенча төзисең. Әмма аны дөрес итеп аңлату өчен 2-2,5 сәгать тирәсе утырасың. Кешенең Җирдәге бурычларын, аны кызыксындырачак сорауларны күрә белергә кирәк. Хатын-кызларны күбрәк мөнәсәбәтләр темасы, ир-атларны тормышта үз юлыңны табу, акча эшләү мәсьәләләре, гаиләңне бәхетле итү сораулары борчый.
Кешенең энергетикасы да зур роль уйный. Әгәр дә кешене нидер бик каты борчый икән, мин аңа йолдызнамәне сөйли алмыйм. Мәгълүматны ул кабул да итмәячәк. Башта аны тынычландырырга, аннан соң гына аңлатырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading