Бала бишеге белән бәйле искитмәле әйберләр бар.
Бәлки сезгә бу тема инде бик актуаль түгел кебек тоелыр, ләкин аның никадәр үзенчәлекле һәм бай эчтәлекле икәнен белсәгез иде сез! Бишек хакында әйтүем.
Бишек тик торганнан гына уйлап табылган әйбер түгел. Аның бик хикмәтле үзенчәлеге, беләсезме, нәрсәдә? Уйлап карагыз әле – ул тыныч, караңгы, җылы урын. Сезнеңчә, ул нәрсәне хәтерләтә? Әлбәттә инде ана карынын!
Яңа гына дөньяга килгән бала өчен моннан да уңайлы, моннан да яхшырак урын бар микән? Шуңа күрә дә баланы бишектә үстерү ул балага адаптация чорын йомшаграк, җиңелрәк үтәр өчен менә дигән мөмкинлек булган. Бишек япмасы белән баланы каплап куясың да, аны чит-ят та күрми, ул үзе дә кирәкмәгәнне күреп-ишетеп тормый. Бөтенесе дә тәртиптә, шулай бит?
Ә менә бишеккә баланы тугач та салмаганнар. Башта баланың кендеге төшкәнне көткәннәр, шуңа кадәр бала әнисе янында ятып торган. Аннан соң инде, бер атна-ун көн дигәндә бишек эленгән. Безнең татарлар бишекне кайда элгәнен беләсезме? Дөресрәге, кайда эләргә ярамаганын. Матчага! Матча турында йокларга да кушмыйлар бит, сездә дә шулаймы? Бастырыласың, саташасың дип әйтәләр.
Менә матчадан башка берәр уңайлырак урынга элгәннәр дә инде аны. Ике яклы өй булса, бишеккә урын ике якта булган. Кирәк чакта күчереп йөрткәннәр.
Әле бит бишекнең сиртмәлесе дә булган. Бик хикмәтлә булган ул сиртмәле бишек. Аның кыяфәте бераз коены хәтерләткән. Менә күз алдына китерегез: озын таяк, шуңа бишек беркетелә, тирбәткәндә ул таякның бер башы түшәмгә тия, бер башы аста, шуны бер күтәреп, бер төшереп бишекне тирбәтәсең. Заманына күрә бик уңайлы булган ул.
Әле тагын бер әйберне истә тотканнар. Әгәр дә сиртмәне миләштән ясыйсы булса, ул миләш ботагын куе булып, учарланып, тармакланып үскән җирдән кискәннәр. Янәсе, бу гаиләдә күп бала булачак. Беренче тапкыр сиртмәне күргән кеше: “Сөбханаллаһ, ишле миләшле сиртмә булсын!” – дип теләгән.
Әле ул сиртмәне теләсә нинди агачтан ясарга да ярамаган. Аны йә миләштән, йә артыштан гына ясаганнар. Бу агачлар җен-зәхмәттән саклый дип саналган.
Менә инде бишекне элгәннәр, чыбылдык белән каплаганнар. Хәзер баланы салыр өчен бәләкәй генә матрас белән яссы гына мендәр, аннан юрган да кирәк бит әле. Аларын корама итеп эшләгәннәр – төрле-төрле төстәге тукымаларны бергә кушып теккәннәр. Әлеге дә баягы балага күз тимәсен дип шулай эшләнелгән. Күз башта алданып менә шул чуар-чабыр әйбергә төшә дә, балага җиткәнче ул күзнең көче бетә, бераз йомшара, имеш.
Бала киемнәрен дә шулай итеп тегә торган булганнар.
Шушы кирәк-яракларны бишеккә салгач, чират... балага җитми әле. Юк!
Моңа кадәр баланы чит-яттан һәм җен-зәхмәттән саклый торган әйберләр хакында кайгыртасы булган. Баланың матрасы астына кем нәрсә куя инде – бөтен кеше дә диярлек дога язылган кәгазь, йә кечкенә генә дога китабы салган. Кайбер якларда ипинең кибән башын салу гадәте дә бар. Кайдадыр артыш, миләш ботагының кечкенә бер кисәген, кайдадыр ат дагасын, себер татарларында хәтта аю тырнагын, куян койрыгын салганнар. Кайдадыр бишек бавына баланың кендеге салынган төенчек тә эләләр. Ә менә Яшел Үзән районы Бишнә авылында кендек янына әле тагын баланың беренче чәче һәм тырнакларын салалар.
Менә шулай. Мин ул төенчекнең бишектә эленеп торганын үзем дә күрдем хәтта! Шуңа күрә моның турында шулай иткәннәр, шулай булган дип түгел, ә менә нәкъ безнең көннәрдә, безнең заманда шулай эшлиләр дип сөйләп була!
Зәлия Брусько.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар