16+

Баллы хатын

Көтмәгәндә-уйламаганда Сәлимҗанның хатыны балланды. Суырып үпкән саен юкә балы тәме килә иреннәреннән. Аптырады Сәлимҗан: иреннәренә бал сөртә дип әйтер идең, ике-өч тапкыр үпкәннән соң да тәме бетми.

Баллы хатын

Көтмәгәндә-уйламаганда Сәлимҗанның хатыны балланды. Суырып үпкән саен юкә балы тәме килә иреннәреннән. Аптырады Сәлимҗан: иреннәренә бал сөртә дип әйтер идең, ике-өч тапкыр үпкәннән соң да тәме бетми.

Үзеннән сорап карау да нәтиҗә бирмәде. “Юкә агачы төбендәге кәнәфигә утырып торган идем, чәчәк исе сеңгәндер”, – диде дә шуның белән вәссәлам.
Тора-бара Сәлимҗанның күңеленә шик керде: кара әле, үзе югында хатыны янына теге ни… тәлинкәдәгеләр очып килмиме икән?! Мөгаен, шулар эшедер. Әйтәм аны төннәрен балконга чыгып тулган айга карап тора. “Эләктерермен!” – дип үзе дә хатыны янына чыгып баса башлады Сәлимҗан. Әмма юкка – атна эчендә бер тәлинкә дә очып килмәде. Тик күршесе Камилнең хатыны дулаганда гына тәрәзәләреннән тәлинкәләр очып чыккалый.

Көтә-көтә тәмам түземлеге төкәнде Сәлимҗанның. Аптырагач, күршесе Камил белән киңәшеп карарга булды.
– Детектив ялла! – диде Камил күзен дә йоммыйча. – Тәки очына чыгачак. Теләсәң фотога яки видеога да төшереп, дәлилләрне кулыңа тоттырыр.
– Хы, яллавын ялларсың да, аңа бит күп акча түләргә кирәк.

– Борчылма, үзем биреп торырмын. Кайчан да булса бер кайтарырсың әле.
Аннары Сәлимҗанның шикле күз карашын тоеп:
– Мә, күрше хакы — Алла хакы, – дип, ун мең сум бирде.
Тәвәккәлләп, детектив дигәннәрен яллады инде Сәлимҗан. Тегесе исә бер атна эчендә дәлилләр китерергә вәгъдә итте, тик, өйдә дә күзәтү өчен, дип, фатир ачкычын сорады. Әле ярый өстәмә ачкычлар ясаткан иде Сәлимҗан, шуларны детективка сузды.
Нәкъ бер атна дигәндә, дәлилләр туплап килеп тә җитте ул. Дәлилләр дигәне – хатынының ахирәте белән телефоннан сөйләшү язмасы һәм фотосурәтләр иде. Тыңлап карагач, чак кына артына утырмады Сәлимҗан.
« – Ахирәткәем, – дип сайрый башлады хатыны магнитофон төймәсенә басуга, – Сәлимҗанны тәки акылга утырттым бит. Югыйсә эштән соңга калып кайта башлаган иде. Хәзер инде итәгемә тагылып йөри, хәтта балконга да ияреп чыга.

– Ничек итеп? Сөйлә әле, минекенә дә файдасы тимәсме?
– Нәрсәсен сөйләп торасың аның. Кичен янына ятар алдыннан кухняда авызыма бер кашык юкә балы кабып керәм».
Фотосурәтләр дә телсез шаһитлар иде: берсендә хатыны бал банкасын ача. Икенчесендә исә кашык белән авызына бал кабу мизгеле...

Фирдәвес Зариф.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading