16+

«Бер кайгысыз» аниматор

Бер ел дәвамында үземне шушы вазифада сыныйм. Килеп чыга кебек.

«Бер кайгысыз» аниматор

Бер ел дәвамында үземне шушы вазифада сыныйм. Килеп чыга кебек.

Аниматор ул – балаларның күңелен күрүче, алар белән уртак тел табып, бәйрәмнәрне кызыклы һәм файдалы итеп уздыручы.
Шушы ел эчендә баштан кичкән кызыклы хәлләрне сезгә дә сөйлим әле.
Бервакыт Балтач районыннан чакыру алдык. Билгеләнгән көнне зур колонка алып, Арчадан юлга кузгалдык. Туган көн матур гына башланып китте, музыка уйнап тора. Бер мәлне колонка шалт итеп сүнде – зарядкасы беткән булып чыкты. Кулдаш аниматорлардан икенче колонка алып килүләрен сорадык. Юк-юк, кайгырмагыз, Арчадан ук килмәделәр.

Аниматор булып эшли башлаган вакытта берничә бәйрәмне парлашып эшләргә кирәк. Шулай итеп, Человек Паук һәм Бэтмен парлашып бәйрәм уздыра. Торт алып чыккач, Бэтмен кабызган шәмчекләрне үзе өреп сүндерә, ә бала авыз ачып басып кала. Килгән кунаклар да, хәтта Человек Паук та аптырашта була. Сез: «Бэтмен тәмам шашкан», – дип уйлап куярсыз. Юк-юк! Ул бары тик, шәмчекне сүндерәм дип, торт өстендә утырган көя күбәләген генә шулай куган була.

Бер кызның туган көнен үткәргән вакытта «Катапульта» дигән программаны эзләп җаныбыз чыкты. Ноутбукның өслегенә күзем төшкәч таң калдым – дөрес ноутбук алып килмәгәнбез! Ике аниматор ике якка чаптык: беребез яңа ноутбук артыннан, ә икенчебез балалар белән башка уен уйный башлады. Кыскасы, 1 сәгатьлек программа 3 сәгатькә сузылды. Нәтиҗәдә әниләр һәм балалар рәхәтләнеп күңел ачты.
Бер аниматор кызыбыз, тагында матуррак булып күренер өчен, заказ буенча барыр алдыннан, битенә пилинг ясата. Ике сәгатьтән соң бите кып-кызыл булып чыга, әмма бернигә карамастан заказ бирүчеләргә китә ул. Аны күргәч, әниләр һәм балалар аптырап кала, эшнең нидә икәнен аңламыйлар. Аниматор кызыбыз югалып калмый: «Бүген сезнең туган көнегезгә машинага утырып түгел, җил-давыллар аша килдем», – ди. Балалар аңа, әлбәттә, ышана, ә менә әниләргә чынлыкта ни булганын аңлатырга туры килә. Алар, хәлнең асылын аңлагач, тыела алмыйча көлә.

Аниматор нәрсәдән курка?
Бәйрәмнең иң матур мизгелләренең берсе – тортка шәмчекләр яки салютлар куеп, туган көн белән котлаудан. Ни өченме? Тортны идәнгә төшереп җибәрермен, дип уйлый алар.

Аниматор куык ясаган вакытта. Ни өченме? Балаларның куыкларны күбрәк һәм тизрәк шартлатасылары килә. Алар сикерәләр дә сикерәләр. Шул вакытта куык ясый торган өстәлне әйләндереп капласалар, эшләр харап. Башка куык ясап булмый дигән сүз бу!
Менә шундыйрак хәлләр. Ә сез аниматорлар турында«бер кайгысыз, җырлап-биеп, күңел ачып кына йөрүчеләр» дип уйлаган идегезме?! Ялгышугызны аңлаттым кебек.

Динә Нәҗметдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading