Иртән көтү куганда яшь хатыннарның берсе: «Теге тагын кайткан!» – дип, көрсенеп әйтеп куя. Фәкать, өч сүздән торган шушы хәбәр минуты-секундында бөтен авылны урап чыга. Яңалыкны ишетеп, кемдер сөенә, кемдер сүгенә.
Авылның тынычлыгын качырган күренеш яз белән бергә килде. Шәһәрдән бер гаилә ташландык өй сатып алды. Күченеп кайтыр өчен түгел, ә дача максатында. Гаилә башлыгы – чын ботаник икән. Кулына кармак тотып, инеш буйлап китә, көнозын бака һәм чикерткә тотып мәш килә. Чиратлап көтүгә чыккан халык аның болында күбәләкләр куалап, сәерләнеп йөрүенә гадәтләнде инде.
Хөрмәт күрсәтә, хәтта. Чикерткәләр куалап, төрле үсемлекләр яфраклары җыеп йөргән галим-ботаник үз авылыңда яшәсен әле! Мондый җаваплы эшне һәр кеше дә башкара алмый. Ләкин, хатынының сәерлекләре авылның яшь киленнәрен пычаксыз суя, мәгәр. Шәһәр хатыны бик чибәр шул, каһәр. Сукырның да күзе төшәрлек, мин сиңа әйтим. Сөйләшүе дә үтә дә ягымлы, һәр җөмләсенә “пажалысты” сүзен кыстыра. Авыл халкының алай “пажалысты”лап сөйләшеп торырга арасы юк, “әйдә давай” белән генә аңлаша. Монысына әле түзәрсең. Авылныкыларны шәһәр хатынының кояшлы көннәрдә кыска гына шорты һәм укучы кызлар бантигы кебек тар гына күкрәкчәдән йөрүе үтерә. Шул кыяфәтендә күршеләренә балта, йә пычкы сорап барып керә әле ул җитмәсә.
– Ишегалдындагы кычытканнарны чалгы белән чабып бирегезче, пажалысты, – дип, каршы як йортка узган бу берсендә.
Фәрештәдәй сылу хатынның үтенечен кем кире кага ала инде, әй. Күрше ире кырык эшен кырык якка ташлап, кереп киткән кычыткан чабарга. Кибеттән кайткан хатыны җилдерәтеп алып чыккан моны.
– Безгә бүтән ыштансыз килеш керәсе булма, йөрмә шайтан коткысы таратып, – дип, кисәтү ясаган авыл хатыны.
Шәһәр чибәркәе икенче бер ирне болыннан аркандагы бозавына су эчертеп кайтып килгән чагында туктаткан.
– Койма тактасы купкан, кагып кына бирегезче, пажалысты, – дип, авыл иренең юлына төшкән бу.
Боларны икенче хатын күреп-ишетеп калган.
– Теге нәмәстә иреңне койма тактасы кадакларга алып кереп китте, – дип, тизрәк телефоннан шалтыраткан.
Болында бозавына су эчерткән ирнең хатыны җан-фәрман чыгып йөгергән. Белмәссең нәрсә кадаклыйлар алар анда. Ботаник өйдә юк, гадәттәгечә, бакалары һәм чикерткәләре белән мәшгуль.
Шәһәр чибәркәе эссе көннәрдә яшелчә һәм җимеш бакчаларында шәрә тәненә диңгез комлыгында кия торган үтәкүренмәле ефәк “күлмәк” кенә киеп йөри. Өстендә киеме юк дисәң дә дөрес инде, җәмәгать. Немец бабайлары белән әбиләре генә ул диңгез комлыкларында корсакларын киереп кызынып ята. Нимечләргә хатын-кыз шәрә килеш узып китсә дә, нипачум. Безнең авыл бабайларының күбесенең диңгез буйларында ял итеп йөргәне юк бит. Аларга мондый әхлаксыз күренешләр ят һәм сәер.
– И, шайтан кызы, тәһәрәтне бозасың, – дип орыша икән моны мәчеткә баручы бабайлар.
Авыл хатыннары түзәр чамалары калмагач, җыйнаулашып, ботаникка мөрәҗәгать иткән.
– Безнең авылда хатын-кызлар ярымшәрә килеш урамда йөрми, кешегә барып керми. Хатыныңны тәртипкә өйрәт, – дип, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә зарланганнар.
– Аңладым-аңламадым, – дип, баш кага-кага тыңлап торган безнең ботаник.
Әлеге сөйләшүдән соң яшь гаилә бер-ике атна авылда күзгә чалынмады. Киленнәр һәм җиңгиләр тынычлана төшкән, бәлки, өйләрен сатып, бөтенләй киткәннәрдер, дип үз-үзләрен юаткан. Тик, юраганнары юш килмәде шул. Иртән көтү куганда яшь хатыннарның берсе янә көрсенеп әйтеп куя: “Теге тагын кайткан”. Була икән әле хәлләр!
Фото: https://pxhere.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
1
Вы видели бы ,переезжих из деревень в города
0
0