16+

Бу гөлне бүләк итеп, никахыбызны саклап калдың

Банкта чиратым җиткәнне көткәндә, янәшәмдә утырган ике ханымның үзара чөкердәшүе бу мәкаләне язарга сәбәпче булды.

Бу гөлне бүләк итеп, никахыбызны саклап калдың

Банкта чиратым җиткәнне көткәндә, янәшәмдә утырган ике ханымның үзара чөкердәшүе бу мәкаләне язарга сәбәпче булды.

Көмәне шактый ук  түгәрәкләнеп килгән  утыз биш яшьләр тирәсендәге  мөлаем ханымга һава җитми иде, күрәсең, ул затлы кеш тунын җилбәгәй җибәргән, киңәеп киткән гәүдәсе тар пластик урындыкка сыймаганга күрә, җайсызрак итеп, яны белән утырган. Бераз җилсенгән  битенә  авырлы  хатыннарга хас көрәнсу таплар  төшсә дә, булачак ана  бик сөйкемле булып күренде. Башкалар сүзен тыңлап утыру әдәпсезлек икәнен белсәм дә, бу вакытта ничарадан бичара дигәндәй, бичәнең көр тавышы  колагыма  кереп, үземдә  кызыксыну уятты.

– Игелегеңне мәңге онытачагым юк, Альбина! Никахыбызны саклап калырга син генә ярдәм иттең! – диде ул күн пәлтәле көяз ханымга.
- Минме?  Юк сүз сөйләп, башымны катырмасана! – дигән җавап яңгырады. 
- Ничек кенә ярдәм иттең әле! Ышансаң - ышан, ышанмасаң - юк. Күптән тилмереп көткән бәхетне гаиләбезгә син бүләк иткән серле гөл алып килде. Юкка гына аны “хатын-кыз бәхете” дип атап йөртмиләр икән. Тылсымлы гөл ул! Йокы бүлмәбезгә шуны  кертеп куйгач, тиктомалдан  күңелем күтәрелде. Сихерләнгән кеше кебек, гел шуның  тирәсендә бөтерелдем. Аның белән сөйләштем, яфракларын, ап-ак чәчәк таҗларын сыйпадым. Өстенә җылы су бөркедем, ашладым, туфрагын алыштырдым. Шуның белән әвәрә килгәндә, җаныма тынычлык иңүен тойдым. Озак та үтмәде, ирем белән арабызның җылына төшүен, мөнәсәбәтләребезнең  җайлана башлавын сизеп алдым.

Соңгы вакытта сөмсере коелып, авызын турсайтып, гел канәгатьсез йөргән, миңа карата битараф  була башлаган  иремә, әйтерсең, тылсымчының сихәтле  таягы кагылып узган иде. Ул, бергә  яши башлаган елларыбыздагы кебек, кайгыртучан, дәртле, назлы иргә  әверелде. Бүләкләр, чәчәкләр биреп сөендерде. Үзем дә аңа карата йомшара төштем. Юкса, киләчәккә өметем өзелгәнгә күрә, аннан  аерылып китәргә уйлап йөри башлаган идем.

 - Булмаганны! Альбертың эчми-тартмый, мал таба. Андый ирдән китәләр ди мени? 
-  Сәбәбе саллы иде. Җиде ел балабыз булмады бит, Альбина. Җиде ел! Моның нинди четерекле хәл  икәнлеген үз башына төшмәгән кеше генә белми. Кимсенеп, күз яше түктем. Тикшерелдек, дәваландык, файдасы тимәде. Шифаханәләрдән кайтып кермәдек, без көткән нәтиҗә булмады. Бармаган күрәзәче, күренмәгән табиб калмаган иде. Хәсрәтләндем. Төшенкелеккә бирелдем. Җанымны шом басты. Ирем - миңа, мин - аңа карата суындым. Аннан китәргә карар кылдым. Аңа бу хакта белдерергә уңайлы форсат көттем... Ә аннан соң могҗизалы гөлеңне күтәреп, Туган көнемә син килдең! Шуннан соң барысы да үзгәрде! 

 -Түгәрәкләнеп киләсең түгелме соң? 
- Ходайга шөкер! Исән-имин, җиденче айга кердек,- дип бәхетле хатын көмәнен сыйпады. 

- Сеңлем, гафу итә күрегез! Ирексездән кызыклы әңгәмәгезнең шаһиты булдым. Сер булмаса әйтегез әле, сүз нинди тылсымлы гөл турында бара?- дигәнемне сизми дә калдым.  
- Хатын-кызга бәхет китерүче  спатифиллум  ул, - дигән җавап ишеттем.

Инде минем күңелгә корт керде. Холкым шундый: берәр кызыклы  яңалык ишетсәм, шуның  асылына төшенергә тырышам. (Журналист һөнәренә бәйле “чирем” инде ул минем).“Хатын- кыз бәхетен” үз күзләрем белән күрәсем килгәнгә, юл уңаеннан чәчәк кибетенә  сугылдым. Чыннан да матур гөл икән шул: йөрәксыман яфраклары  каракучкыл яшел, ап- ак чәчәкләре уртасыннан үсеп чыгып, югарыга омтылган  нәни “ук”лары  формасы белән  өлгереп килүче кукуруз чәкәнен хәтерләтә, бераз бизәкле шәмгә дә тартым. Үзеннән сизелер- сизелмәс хуш ис килә.  

Өйгә кайтып керүгә, бу гөл хакында күбрәк белергә теләп, махсус әдәбият  укырга, мәгълүмат тупларга  керештем. Интернетта казына торгач, бик борынгы бер риваятькә тап булдым. “Спатифиллум чәчәк аткан чакта, үзен тәрбияләп үстергән  хатын-кызны башкалар тарафыннан яратылу бәхетенә ирештерә. Кемгә бүләк итсәң, шуның теләге кабул була. Ялгызы - парын таба, гаиләлесе - ире һәм балалары белән  аңлашып яши башлый,  баласызы - ана булу бәхетенә ирешә”, - дигән юлларны укыгач,  шаккаттым. Табигатькә нинди генә могҗизави серләр яшеренмәгән! 

 ***
P.S. Үзегезгә спатифиллум  гөле бүләк итсәләр, аны ничек тәрбияләргә? дип баш ватмагыз. Эшегезне җиңеләйтү өчен, берничә киңәш биреп үтәм. Аңа бүлмә температурасының 25 градустан артмавы, 15-18  градустан ким булмавы зарури. Үтәли җилне яратмый, төбен һәм яфракларын даими  дымландыруга, яктылыкка  мохтаҗ. Кышын өстәмә яктыртырга туры килә.  Көннәр кызу торганда, көнгә берничә мәртәбә яфракларына җылы, йомшак  су бөркибез, турыдан-туры  төшүче  кояш нурларыннан саклыйбыз. 3 көн саен сугарабыз. Гөл чүлмәге аслыгына су, мүк, губка салсак, тамырлары дымны үзләре суырачак. Кибеттән алынган яки бүләк ителгән спатифиллумны язын күчереп утыртканда, бигүк тирән булмаган, элеккесеннән 2-3 см га киңрәк чүлмәк сайлау отышлы.                         

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: https://freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading