16+

Бәйрәмнәрдә Казанда кайда, кайчан, нинди мәдәни чаралар була?

Яңа ел каникуллары - яңа хис-кичерешләр, яңа танышлар табу, яңа ачышлар ясау чоры да бит ул. Өйдә ятып кына боларның берсенә дә ирешеп булмый. Ә арабызда актив ял яратмаучылар да бар. Алар өчен махсус Казанда узачак мәдәни чараларны барлап чыктык.

Бәйрәмнәрдә Казанда кайда, кайчан, нинди мәдәни чаралар була?

Яңа ел каникуллары - яңа хис-кичерешләр, яңа танышлар табу, яңа ачышлар ясау чоры да бит ул. Өйдә ятып кына боларның берсенә дә ирешеп булмый. Ә арабызда актив ял яратмаучылар да бар. Алар өчен махсус Казанда узачак мәдәни чараларны барлап чыктык.

Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры

6 гыйнвар "Сөясеңме, сөймисеңме..." (Флорид Бүләков) (12.00)
Билет бәясе: 150 - 1000 сум

6 гыйнвар "Бабайлар чуагы"(Илгиз Зәйниев) (18.00)
Билет бәясе: 200 - 1200 сум

6 гыйнвар "Җәйнең бер көнендә" (Йон Фоссе) (21.00)
Билет бәясе: 300 - 350 сум

7 гыйнвар "Кәҗә, сарык һ.б." (Илгиз Зәйниев) (14.00)
Билет бәясе: 500 сум.

7 гыйнвар "Зәңгәр шәл" (Кәрим Тинчурин) (18.00)
Билет бәясе: 200 - 1200 сум

8 гыйнвар "Җанкисәккәем" (Туфан Миңнуллин) (12.00)
Билет бәясе: 150 - 1000 сум

8 гыйнвар "Галиябану" (Мирхәйдәр Фәйзи) (18.00)
Билет бәясе: 200 - 1200 сум

8 гыйнвар "Исәнме, улым!" (Бару Абдураззоков) (18.00)
Билет бәясе: 350 - 400 сум

9 гыйнвар "Кечтүкле уен" (Илгиз Зәйниев) (12.00)
Билет бәясе: 100 - 500 сум

9 гыйнвар "Гөлгери кияүләре" (Туфан Миңнуллин) (18.00)
Билет бәясе: 200 - 1200 сум

10 гыйнвар "Әтрәк-әләм" (Джим Ждармуш) (12.00)
Билет бәясе: 350-400 сум

10 гыйнвар "Мәхәббәт FM" (Илгиз Зәйниев) (12.00)
Билет бәясе: 200 - 1200 сум

К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры

5 гыйнвар "Эх, алмагачлары!" (Шамил Фәрхетдинов) (12.00, 17.00)
6 гыйнвар "Әкият китабы (Шамил Фәрхетдинов) (12.00)
6 гыйнвар "Өзелгән яфрак" (Рәмзия Габделхакова) (17.00)
7 гыйнвар "Әкият китабы" (ШамилФәрхетдинов) (12.00)
7 гыйнвар "Назлы кияү" (РәмзияГабделхакова) (17.00)
8 гыйнвар "Кияүләр" (Хәй Вахит) (12.00, 17.00)
9 гыйнвар "Өченче бүлмәдә эт яши" (Рөстәм Мингалим) (17.00)
10 гыйнвар "Гашыйклар тавы"(17.00)
Билет бәясе: 150 - 500 сум.


Мария Киселеваның "Төшләр илендә" тамашасы
Ул 9 гыйнварга кадәр Су спорты төрләре сараенда уза. Әкияти тамашада акробатлар, гимнастлар һәм синхрон йөзүчеләр катнаша. Төп герой, Төш урлаучыны, Иван Охлобыстин тавышландырды.
Билет бәясе: 500 - 1200 сум.

"Яңа ел супергеройлары"
6-9 гыйнвар көнне "Эрмитаж" балалар өчен төрле әкият геройларын үз бинасына җыя. Биредә Бетмен, Человек-паук, "Маша һәм аю" әкиятендәге Маша, Лунтикны күреп булачак. Бер сәгатьлек уен тамашасыннан соң, балаларга тәмле күчтәнәчләр дә бирәчәкләр.
Билет бәясе: балаларга - 650 сум (күчтәнәч бәясен кертмичә), олыларга - 200 сум.

Казан циркы кунакка чакыра
2-10 гыйнвар көннәрендә Казан циркында чып-чын әкияти тамаша була. Өйрәтелгән аюлар, мәчеләр, дөяләр мәйданда нәни кунаклар өчен төрле номерлар күрсәтәчәк. Ә халыкара фестивальләрдә җиңү яулаган гимнаст Мария Андреева тамашачыларны тагын шаккатырырга әзер. Гадәттәгечә, нәни кунакларны антракт вакытында поп-корн, баллы мамык белән сыйлыячаклар.
Билет бәясе: 300-900 сум.

Кремль чыршысы һәм "Феялар илендә гномнар маҗаралары"
9 гыйнварга кадәр Казан Кирмәненең "Манеж" күргәзмәләр залында музыкаль әкият-балетын тамаша кылып булачак. Әкият феялар илендә адашкан ике гном маҗаралары турында бара. Балалар ял иткәндә, олылар эбру мастер-классында катнаша ала.
Билет бәясе: балаларга - 350, олыларга - 150, мастер-класс бәясе - 300 сум.

"Констркутор" гаилә спектаклье
5-6 гыйнвар көннәрендә Зур Мәскәү циркы һәм бертуган Запашныйларның продюсерлык үзәге «Констркутор» дип аталган цирк тамашасы әзерләгән. 12 яшькә кадәр бөтен тамашачыларнга да кечкенә генә бүләк әзерләнгән. Тамаша "Татнефть-Арена" боз сараенда булачак.
Билет бәясе: 500 - 3000 сум

Күбәләкләр паркында чыршы бәйрәме
5 гыйнварда Яңа ел символы булган Чишка маймылы "Сувар-плаза" сәүдә үзәгенә кунакка чакыра. Сәүдә үзәгенең дүртенче катында зообакча һәм тропик күбәләкләр паркы Яңа ел тамашасы әзерләгән.
Билет бәясе: баларга - 350, олыларга - 250 сум.

"Мама" музыкаль әкияте
5 гыйнвар көнне "Спорт сараенда" "Мама" музыкаль әкияте була. Әкият 1976 елда экранлаштырылган "Волк и семеро козлят" фильмына нигезләнгән. 14 яшькә чаклы һәр тамашачыны бүләк көтә.
Билет бәясе: 500 - 1400 сум.

"Корстон" сәүдә үзәге Мадагаскарга әйләнде
9 гыйнварга кадәр сәүдә үзәгенә кием алырга түгел, ә тамаша карарга килегез. Биредә балалар күңелен музыкантлар, биючеләр, иллюзионистлар һәм акробатлар күрәчәк.
Билет бәясе: балаларга - 650 сумнан алып, олыларга - 200 сум.

"Әкият"тә әкият
"Әкият" курчак театры да тамашачылар өчен бүләк әзерләгән.
5 гынварда театрда "Щелкунчик" әкияте, ә 6,8,10сы көнне "Снежная королева" әкиятен карап була.
Билет бәясе: 500 сум.


Музейлар
Музейлар инде күптән күргәзмәләр белән генә чикләнмичә, тамашачы өчен төрле чаралар оештыру белән мәшгуль. Бәйрәмнәрдә сез ул тамашаларның кайберләре белән таныша аласыз.

Татарстанның Милли музее
10 гыйнварга кадәр "Новогодная канитель, или тайна старинного сундука"Яңа ел тамашасы була.
Моннан тыш музейда "Татарстанның борынгы тарихы", "XVIII гасырда Казан губернасы", "Казан татарларының зәркән эшләнмәләре", "X-XV гасырда өлкәнең сәүдә юллары һәм валютасы", "Музей раритетлары", "Ел фасыллары", "Уникенче еллар яшене", "Һөнәрчеләрнең алтын куллары", "Проваславия мәдәниятенең раритетлары", "Великая Неизвестная война 1914-1918" күргәзмәләре эшли.

Г.Тукай исемендәге әдәби музей
9 гыйнварга кадәр музей Шүрәле әкият герое катнашында Яңа ел тамашасына чакыра. Программада Кыш бабай белән уеннар, викторина булачак.

К.Насыйри исемендәге музей
15 гыйнварга кадәр музей Иске татар бистәсенә чәй эчергә чакыра. Монда татар халкының чәй эчү традициясе турында сөйлиячәкләр. Шулай ук килгән кунакларны Каюм Насыйри рецепты буенча үләнле чәй ясарга өйрәтәләр.

В.И.Ленин исемендәге музей-йорт
10 гынварга кадәр «В гостях у госпожи Орловой» күргәзмәсе була.

Барыгызга да хәерле ял көннәре телибез! Ялыгызның һәр минуты шатлык кына алып килсен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading