Төнге сәгать икедә күзләр начар күрә, моны бигрәк тә машина йөртүчеләр исендә тотсын.
Төнге унике белән өч арасында балалар күп туа, ә менә инфаркт күбесенчә иртәнге сәгатьләрдә, сәгать дүртләр тирәсендә була.
Иртәнге дүрт белән биш арасында кан басымы төшә.
Сәгать тугыз белән ун арасында кеше авыруны азрак сизә.
Ун белән...

Ун белән унике арасын иҗат сәгате дип әйтергә була.
Уникедән икегә кадәр физик күнегүләр ясагыз.
Беренче яртыдан икенче яртыга кадәр ашказаны согы актив бүленеп чыга.
Көндезге өч белән дүрт арасында бармаклар яхшы эшли. Эшчәнлеге вак моторика белән бәйле кешеләр өчен бу бигрәк тә мөһим.
Бишенче яртыдан алтынчы яртыга кадәр тырнаклар белән чәч яхшы үсә.
Бишенче яртыдан алтыга кадәр үпкәләр тагын да көчлерәк эшли.
Кичке биш белән тугыз арасында ис сизү, күрү, ишетү сәләте тагын да көчлерәк була.
Кичке алты белән сигез арасы - косметик процедуралар өчен уңайлы вакыт.
Кичке сигез белән ун арасында кеше ялгызлыкны авыр кичерә.
Кичке унынчы яртыдан унберенче яртыга кадәр иммун системасы яхшы эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар