16+

«Дресс-код» кирәкме?

«Дресс-код» дигәнне үзебезчә «дөрес код» дип атыйм. Бик шәп рифмалаша һәм мәгънәсен дә тулаем ачып сала. Тиешле урында дөрес итеп киенергә чакыра ич ул дресс-код дигәннәре. Мәктәп формалары, офис хезмәткәрләренең итәк-чалбарлары шуңа туры килергә тиеш икән. Бик әйбәт, укучыларның барысын да - баен да, урта хәллесен дә, ярлысын да тигезли,...

Буа районында бу «дөрес код» дигәннәрен укучыларга гына түгел, мөгаллимнәргә дә кертә башлаганнар. Яңа Чечкап мәктәбендә ал кофталар өстеннән сылу гәүдәләренә килешеп торган жилет белән итәкләр кигән, мөслимәләре зәвык белән шундый төстәге яулык та бәйләгән укытучыларны күреп сокландым. Республикабыз уку йортларын аркылыга-буйга йөреп чыгып та, мондый хәлне күргәнем юк иде. Мәктәп - гөлләр бакчасы, ә алар шунда үскән лаләләр төсле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading