16+

Фидан Гафаров концертларын атлы милиция саклаган?!

Ул - тере легенда. Инде ничәнче буынның яраткан артисты! Аның 70-80нче елларда булган популярлыгы хакында бүгенге сәхнә йолдызлары хыяллана гына ала. Ул уйнаган спектакльләрдә залда алма төшәр урын да булмаган, радио һәм телевидение аның җырларыннан өзелмәгән, концертларын атлы милиция саклаган...

Фидан Гафаров концертларын атлы милиция саклаган?!

Ул - тере легенда. Инде ничәнче буынның яраткан артисты! Аның 70-80нче елларда булган популярлыгы хакында бүгенге сәхнә йолдызлары хыяллана гына ала. Ул уйнаган спектакльләрдә залда алма төшәр урын да булмаган, радио һәм телевидение аның җырларыннан өзелмәгән, концертларын атлы милиция саклаган...

Ничә дистә еллар үтсә дә, халык аны әле дә ярата, "Фиданга" йөрүне дәвам итә.
Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров бүген 70 яшьлек юбилеен каршы алды. Ул бүген дә, егетләрчә, горур атлап, яраткан тамашачысы каршына чыга.



- Фидан абый, үзегезне ничек хис итәсез?
- Бик яхшы. Хәлем Аллага шөкер. Үземне әле дә егетләрчә, шәп хис итәм. Руль артында үзем йөрим, җилдерәм. Хәтта Мәскәүләрне дә урап кайта алам. Казанга да үзем, һәрвакыт үз машинамда йөрим.
Бүген иртәннән бирле котлаулар кабул итәм. БСТ телеканалында туры эфирда да булып кайттым. Кем генә, кайсы илдән генә шалтыратмады. Мине онытмаганнарына бик шатмын. "Шәһри Казан"га да аерым рәхмәтләремне әйтәм.

- Һәрвакыт шундый позитив рух саклап калуның серләре нидә? Аннары, сезне бер дә картая дип әйтеп булмый. Көннән-көн яшәрәсез генә!
- Аның сере бик гади. Һәрчак эш белән яну, алдыңа яңа максатлар кую - шул тормышка ямь өсти дә. Аннары, мөһим илһам чыганакларының берсе - ул, әлбәттә, кызым. Олы яшьтә балам тууы мине тагы да канатландырды. Самирама 8 яшь, мәктәптә укый. Аның белән көн саен күрешеп торабыз. Ул бик актив һәм талантлы бала. Фигуралы шууга йөртәм, Айдар Галимов студиясенә җыр-биюгә яздырдым. Хәзер чирләргә дә вакыт юк, Самира белән мәш киләм! Өлкән яшьтәге ата-анадан аеруча акыллы балалар туа диләр бит. Самира - бик гаҗәеп бала, хәтере уникаль, берничә телдә сөйләшә.



- Театрдан китү - артист өчен фаҗига, диләр, килешәсезме?
- Мин әле театрдан китмәдем, җибәрмиләр. Шуңа күрә, бу сорауга җавап бирә алмыйм. Нишлисең инде, вакыт үзенекен эшли: агач та чери, тимер дә күгәрә. Кайчандыр китәргә туры киләчәк, әмма бүгенге көндә чатнатып уйнаган рольләрем күп, Аллага шөкер!
Хәзер улым Азамат та мәхәббәт героена әйләнде. Театрда, шулай ук, киленебез - Алсу Галина да эшли. Бүген алар икәүләп Нурия белән минем рольләрне халык күңеленә барып җитәрлек итеп башкара. Улым профессиональ артист дәрәҗәсенә җитте, дип әйтә алам, яраткан һөнәренә тугры хезмәт итә. Аның Башкортстанның халык артисты булуы минем өчен зур горурлык.

- Туган көнегезне ничек уздырасыз?
- Бүген - Стәрлетамакта, ә иртәгә Уфада концертта чыгыш ясыйм. Барлык туганнарны, дусларны, иҗатташларны җыеп, октябрь ахырында Уфада ресторанда бәйрәм итәргә уйлап торам. Көнен билгеләдек, урынын сөйләштек. Йөздән артык кунак көтелә. Алла боерса, матур итеп, хәтердә калырлык итеп уздырырга иде.



- Фидан абый, сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез! Балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына куанып, озын-озак тыныч гомер кичерегез. Сәламәтлек сезне беркайчан да ташламасын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading