16+

Гөнаһлы гамәлнең ахыры хәерле буламы соң?

Эт чыкмаслык салкын кышкы төндә үтереп теше сызлый башлады.

Гөнаһлы гамәлнең ахыры хәерле буламы соң?

Эт чыкмаслык салкын кышкы төндә үтереп теше сызлый башлады.

Сәйфи, кечкенә чагында, әбисенең  кызыл тастымалга төреп, ишле бала-чага күзеннән ераккарак яшереп, шүрлек өстенә меңгереп куйган ялтыравыклы кәгазьле  шоколад кәнфитләрен, сөт өсте белән шикәр комыннан хәсиятләп кайнаткан шикәрен, йөзем-күрәгәләрен, олылар күрмәгәндә чәлдереп чыгып, урам малайларын кызыктырып, авызын чәпелдәтә- чәпелдәтә  тәмләп суырырга, шытырдатып чәйнәргә  остарып килә иде. 

Гөнаһлы гамәлнең ахыры хәерле буламы соң? Эт чыкмаслык салкын кышкы төндә үтереп теше сызлый башлады. Малайның үкерүеннән күркып, хуҗалар йокы симерткән вакытта кече якта тамак ялгарга өметләнеп, төнге сәяхәткә чыккан кызыл тараканнар өере ярыкларга кереп посты. Идән астында шытырдатып бәрәңге кимерергә керешкән тычканнар, яман илаулап кычкыру  тавышына түзә алмыйча, җәй көне үзләре ясаган тоннель буйлап чатыр чабышып, күрше Мөхетдиннәрнең базына кереп качты.

Мич башында тыныч кына йоклап яткан Ялкау кушаматлы ата мәче, коты ботына төшеп,  йорт хуҗасының алагаем зур олтанлы киез итеге эченә яшеренде. Әбисе малайга баш даруы каптырды, әмма сызлавы басылмады. Әнисе авызын тозлы-содалы су белән чайкатып маташкан иде, авырту отыры көчәйде. Кычкырып елау тавышы бозланып каткан тәрәзәләрне дер селкетте, рамдагы нечкә ярыклар аша ишегалдына бәреп чыкты. Ихатаны бурлардан саклаучы Акбай сикереп торды, борчылып колакларын шомрайтты.

Таң атканчы өйдәге мәхшәр тынмады. Иртәнге якта Сәйфинең әтисе ат җигеп кайтты. Биш яшьлек “зур күсәк”не толыпка төреп, печән түшәлгән чанага утырттылар. Янәшәсенә яраткан әбекәе җайлап урнашты. Малай, уттай кызышкан яңагын йон бияләе белән тотып, юл буе  балавыз сыгып барды. Район  хастаханәсендә теш “бырачына”  керергә  торучылар бихисап булып чыкты. Чират алып, эскәмиягә елыштылар. Авызы тулы черек тешле әтисе, табиблардан шүрләвен төпчек улына сиздермәс өчен, ат саклау хәйләсе белән, тышта калды.Үз нәүбәтләрен иллә дә озак көтәргә туры килде. Әбисе култык астына сыенып утырган малай тәмам хәлдән тайды. Черем иткәләп тә алды. Күзләрен ачканда, бер юантык  хатын биш-алты яшь чамасындагы улын ияртеп, ишектән кереп китте. 

Сәйфи колакларын шомрайтты. Эчке яктан выжылдаган, дырылдаган авазлар ишетелә башлады.”А-а-ааа! Үлә-әә-әм! Кот-ка-ры-гыз! ”- дигән чыелдавык нәзек тавыш колакны ярды. Ишек ачылды. Авыз кырыена каны саркып торган мамык кыстырган, агарып каткан малайны анасы күтәреп алып чыкты.”Үлгән...Теш бырачы үтергән,”- дип уйлап, коты алынган Сәйфи, аклы- күкле булып, эскәмиядән егылып төште. Ярты тәүлек буе үзәккә үтеп сызлаган тешнең, шул минутта авыртуы басылды. Ак халатлы  мөлаем йөзле шәфкать туташы  Сәйфинең әбисенә карап елмаеп баш какты. Узыгыз, сезнең чират!- дигән ымны чамалап алуга, малай сикереп торып, урамга чыгып чапмакчы иде. Кемдер аны якасыннан эләктереп алып, әбисе янына  китереп бастырды.  Оныгын тынычландырырга теләп, карчык Сәйфинең башыннан сыйпады, аркасыннан сөйде.

Сәйфи, суярга алып барылган тәкә сыман, аякларын аерып басып, үкчәләрен идәнгә терәде. Бер кулыннан әбисе җитәкләгән иде, икенчесе белән эскәмиягә чытырдап ябышты. Чиратта алар артында торучылар шаулаша башлады. Кемдер кулыннан сөйрәп, кайсыдыр артыннан этеп,  кабинетка кертеп җибәрделәр. Талчыккан  күз карашлы, алагаем зур гәүдәле, йонлач беләкле, бер кулына әбисенең  шикәр ваткычы сыман  кыскыч, икенчесенә озын саплы кечкенә көзге тоткан  кырыс йөзле карт, Сәйфигә кәнәфигә утырырга боерды. Малай куркуыннан  җыерылып килде, чыгып сызарга чамалап, ялтын-йолтын карангалады. “Курыкма, акыллым, тешләреңне дәваларга керешкәнче, тикшереп кенә чыгам”,-  диде калын тавышлы карт доктор. Дер-дер калтыранган малай иләк авызын зур итеп ачты, күзләрен чытырдатып  йомды, кәнәфигә ныклап  ябышты.

Дулкынланудан сипкелле бите, колаклары бурлаттай кызарынды, җәлпәк борын канатлары  тирләп чыкты. Ул-бу булса, баягы малай кебек каравыл кычкырырга әзерләнде. Табиб,  “Ә!”-дигәнче, черек сөт тешен тартып чыгарды. “Маладис, батыр егет икәнсең!”- дип, мактарга  онытмады. Тешләреңне иртә-кич чистартып йөрергә, каты чикләвек ватмаска, баллы ризыкларны чамасыз күп ашамаска кирәк,- дигән алтынга тиң киңәшләре Сәйфинең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыгып атылды. 

... Бала чагында теш докторыннан өркеп калуы Сәйфине олыгайгач та эзәрлекләде. Яше кырык бишкә җиткәндә, ярты авызы черек теш белән тулган иде. Сызлап интектерсәләр, авызын “кырык градуслы дару” белән чайкады, калганын  стаканга салып эчеп җибәргәч, авыртуы басыла иде. Беркөнне урманга утын кисәргә барган җиреннән, өс-башы  манма су булып, галәмәт каты туңып, ачыгып  кайтты. Мунчада чабынып чыккач,  табын янына килеп утырды. Хуш исе бөркеп торган өй токмачлы тавык шулпасын бер генә кашык капкан иде, әйтерсең, авыз эченә ут яктылар!

Алпамша гәүдәле ирнең күз алдыннан очкыннар сибелеште.Үзе үрле- кырлы сикерердәй булды. Баш даруының  файдасы тимәде, тоз эремәсе  белән чайкагач  басылмады, содалы су булышмады, лавр яфрагы, канәфер чәйнәп карауның уңай  нәтиҗәсе күренмәде. Кичә баҗасы белән кача- поса “әҗәл даруы”ның төбенә төшкәннәренә үкенеп куйды. Запасы юк иде.  Инде нишләргә? – дип баш ватты ир уртасы. Тормыш тоткасының уйларын күз карашыннан “укырга” өйрәнгән бичәсе: 

-    Машинаңны кабыз! Теш табибына барасың! - дигән катгый әмер бирде. 
-    Үгетләмә! Бер мәртәбә барганыем инде. Сабагы гомерлек булды. Ул якка бүтән борылып карамаска ант иттем! Ике аягымның берсен дә атлыйсым юк!  – дип ирлеген итмәкче иде. 
          
-    Мәйлең, йөр шунда тилмереп! Үбешкәндә, авызыннан черек теш исе килеп торган, куяннан да куркаграк җебек ирнең миңа хәҗәте бер тиен! Бүгеннән яныма ятмыйсың! Үләксә исе китереп, яратышканда җанны биздерә торган черек тешләреңне дәвалап кайтмасаң, ике дә уйламыйм, синнән аерылам! – диде Сафия, шомырт кара зур күзләреннән хәтәр очкыннар чәчеп. – Ялгыз мендәр кочаклап, сине сагынып, зар елап ятмам! Әле минем чәчәк балыдай татлы чагым! Мир бетмәсә, ир бетмәс!  

 И, чәпчеде хатын, и, сүкте ирен! Әйтмәгән сүзе калмады бугай. Егерме  ел күңеленә җыйган үпкә-сапкысын берьюлы чыгарып селкемәсә кана! Ушлы чая  хатын: ”Теш дәваларга каладан сылу яшь доктор кайткан, диләр. Куллары шифалы, имеш,”- дигән тылсымлы сүзләрне кыстырырга онытмады... 

Сафиягә үлеп гашыйк булып, ихластан яратып  өйләнгән иде Сәйфи. Ай-ваена карамыйча, Яңа ел төнендә  клубка чыккан җиреннән алып кайтты ул аны. Бичәсенең холкын әйбәт белә. Тоткан җиреннән өзмичә калмый, чукынчык. Чүп өстенә чүмәлә димәсәң, хәләл җефетенең яшь чагында вәгъдәләшкән, кайчандыр өзелеп сөйгән егете – подполковник Хәлфи узган атнада авылга кайтып төште. Хәтәр мыеклы, зифа буйлы, нык бәдәнле  карт буйдакның затлы җиңел машинасы - бура чаклы, өс-башы - кырт иткән. Отставкага чыккан хәрбинең байлыгы чамасыз күп, имеш. “Башкала читеннән хан сарае тиклем кәттиж сатып алдым.

Эчен затлы җиһазлар белән тутырдым. Назлы хуҗабикәсе генә юк. Өйләнергә кайттым. Яшьли сөйгән ярымны урлап булса да алып китәм. Ике түгел, биш баласы булса да исем китми, ашатырлык чамам бар,” - дип әйтеп әйткән, имеш... Уеннан уймак чыгып, җан сөйгәненнән коры калырга теләмәгән Сәйфинең теш  табибына бармый чарасы калмады. Куркуыннан аклы-күкле  булып, калын кашын җимереп, кырыс  йөзен чытып кабинетка килеп кергән ирне, нәфис гәүдәле,  шат йөзле, шаян күз карашлы  сөйкемле туташ каршылады. Бит очлары  алмадай  алсуланып торган чибәр кыз,  Сәйфинең турсайган иләк  авызын ачтырып карагач:

- Моңарчы кайда йөрдең, абзыкай! Тешсез кала язгансың бит! Боларны дәвалап тәртипкә китереп бетергәнче, кабинетыма ай буе килеп йөрергә туры килер,- дип якты елмайды. Җылы ихлас караштан  Сәйфинең тәненә дәртле кайнарлык йөгерде.Уйламаганда-көтмәгәндә, армиядә хезмәт иткән яшь чагындагы  гадәте исенә төште. Теш дәвалый торган  алагаем озын кәнәфигә сузылып яткан җиреннән мизгел эчендә сикереп торып, сынын катырып, “смирно”га  басты.  Көр тавыш белән:

 -Так точно! Слушаюсь и повинуюсь,  чибәр туташ!- дип, мут елмаеп, табибәгә күз кысты.                                 

Хәмидә Гарипова.Казан
Фото:  freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading