16+

Һәр куак үсеп авылыбыз ямен арттырсын

...Аллаһка шөкер! Авылыма кайтып килүемә сөенеп бетә алмыйм! Искә алганда гына да җан кинәнә!

Һәр куак үсеп авылыбыз ямен арттырсын

...Аллаһка шөкер! Авылыма кайтып килүемә сөенеп бетә алмыйм! Искә алганда гына да җан кинәнә!

Ул өйдәге рәхәтлекләр! Эссе көндә дә салкынча һава анда! Бернинди кондиционерсыз! Бөтен уңайлыклар! Тәмле сый-хөрмәт! Шуларга өстәп үзеңне үз өеңдә итеп тою рәхәтлеге! Аллаһның рәхмәте булсын бу өй хуҗаларына!

...Равилә белән иртүк зират өстенә барып килдек. Догасын онытмасам ярар иде, дип, кабатлап бара идем: “Әссаләмегаләйкүм, йәә әһләл дияри!” - дип башланганын, Равилә тынычландырды: “Капкасына язылган! Шуннан гына укырбыз” , дип. Чыннан да, кирәкле догалары да, зират кагыйдәләре дә язылган яшел капка каршы алды безне. Равилә өчен дә, минем өчен дә газиз булган каберләр янында туктап, сүрәләр, догалар укыдык. Әрвахларыбыз рухлары шат булсын дип теләдек. Каберләрдәге һәр әрвахка догаларыбыз ирешү мөмкинлеген уйлап сөендек.

...Бер хатирә үтте күңелдән. "Көмеш кыңгырау" мөхәррире булып эшләгән елларда Чистайга эшлекле сәфәр белән кайттым. Кире киткәндә Исләй яныннан тыныч күңел белән үтә алмадым инде, имештер, зиратка кереп, газизләремә дога гына кылып чыгам, дигән ниятемне машина йөртүче егеткә-Равилгә дә әйттем. Көн кичкә авышкан иде. Күңелгә бу вакытта зиратка керергә ярыймы икән, дигән икеле-микеле уйлар да килеп китте. Килеп җиткәндә кояш бату алдында иде. Кире китеп булмый бит инде, дип, белгән догаларымны укып, тәвәккәлләп кердем зиратка.

Равил: "Нәсимә апа, мин дә керимме соң?!” - дигән иде, чит кеше нишләп йөрергә тиеш әле безнең зиратта, дип, кирәкми, дидем. Бераз барган гына идем – баш өстендәге каен ботагында бик яман итеп карга каркылдап җибәрде. Күп калмады бит, кирәкле каберләргә барыйм, инде, дип, атлавымны дәвам иткән идем, икенче, өченче карга кушылды. Берзаман зират өсте карга каркылдавы һәм кабер ташларының, озын-юан агачларның ахшам кояшыннан төшкән нурлары хасил иткән кара күләгәләре белән тулды. Мин моңарчы карга тавышларының бик куркыныч ноталар белән ишетелгәнен белмәгәнмен икән! Каркылдаулары усаллык, явызлык тулы булып ишетелде миңа. Мистикага ышанудан ерак кеше булсам да, түзмәдем - кире чыгу ягына юнәлдем.

... Хәзерге зиратта андый хәл булмас иде инде, дип уйлап куйдым! Чөнки ул бик чистартылган: карт каен, өрәңге агачлары төбеннән киселгән. Төз, матур чыршылар (күбесе – зәңгәр!) гына калган! Ис китте: зират өстен җиләк, чамбыр үләннәре каплаган. "Җәл! Җыярга ярамый!" - дип куйдым хәтта! Хуш исләр тулы, яшеллек белән балкыган, кунак өе кебек пөхтә, җыйнак зиратыбызда җанга якын әрвахларга дога кылуы да үзе бер хозурлык. Рәхмәт авылдашларыбызга! Зиратны шулай зурлап, чистартып торганга.

Рәхмәт, шөкер догалары да укып, өмәдә катнашкан һәркемгә исәнлек-саулык теләдек. Зират тирәсенә утыртылган (быел яз махсус өмә үткәргәннәр авылдашлар!) һәр агач, һәр куак үсеп авылыбыз ямен арттырсын, һәркайсыбызга күрергә язсын, йәә Раббыбыз!

Нәсимә Садыйк
Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading