16+

Игътибар, шикәр! Россиягә маркировка ысулы кирәкме?

Азык-төлек продуктларында этикеткалар ябыштырылу дөньяны симерү чиреннән коткарырга мөмкин, ди белгечләр. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы бәяләве буенча, дөньяда 2 млрд кешегә яшәү өчен мөһим булган туклыклы матдәләр җитми.

Игътибар, шикәр! Россиягә маркировка ысулы кирәкме?

Азык-төлек продуктларында этикеткалар ябыштырылу дөньяны симерү чиреннән коткарырга мөмкин, ди белгечләр. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы бәяләве буенча, дөньяда 2 млрд кешегә яшәү өчен мөһим булган туклыклы матдәләр җитми.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Россиядә яшәүчеләрнең күпчелегенә аксым җитми, дефицит уртача 11,5 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, уртача алганда, бер россияле нормадан 15,3 процентка күбрәк май ашый. 90 проценттан артыгы гади углеводлар, беренче чиратта шикәр һәм икмәк продуктларын чиктән тыш күбрәк куллана.

Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше, ә күпчелек очракта туклануның дөрес булмавы белән бәйле рәвештә, илдә 2020 елда 1,9 миллион симерү чире теркәлгән. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый мәгълүматлар китерә. Артык симезлек йөрәк-кан тамырлары авырулары, гипертония һәм шикәр чире килеп чыгуга сәбәпче була.

 «Россия үсеше буенча 20 идея» порталы авторы Дмитрий Давыдов сөйләгәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы симерүне «глобаль эпидемия» дип атады: 40 ел эчендә симерүдән интегүчеләр өлеше өлкән яшьтәгеләр арасында – 3, ә балалар арасында 7 тапкырга арткан. Проблеманың кискенлеген аңлату өчен Берләшкән милләтләр оешмасы, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы һәм ФАО (БМОның ачлыкка каршы көрәш буенча халыкара көчләрне җитәкләүче махсус оешмасы) хакимияткә халыкка агарту эшен алып барырга тәкъдим итә. Беренче чиратта – азык-төлек составы турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк.

Моны, Дмитрий Давыдов фикеренчә, шикәр, май, натрий һәм калорияләр күп булган продуктлар өчен мәҗбүри маркировка кертеп тормышка ашырырга мөмкин. Автор күренеп торырлык зурлыкта этикеткалар ясарга һәм аларны төргәкнең алгы ягына ябыштырырга тәкъдим итә. Моннан тыш, Давыдов мондый төр продуктларга реклама ясауны чикләргә, аларны балалар бакчаларында һәм уку йортларында сатуны тыярга тәкъдим итте.

Мондый тәҗрибә башка илләрдә дә сыналган инде. 2016 елдан башлап Чилида азык продукциясе җитештерүчеләр, зарарлы матдәләрнең һәм калорияләрнең микъдары канунда билгеләнгән нормадан артып китсә, продуктның алгы ягында кисәтүче этикетка ябыштырырга тиеш. Чили артыннан күп кенә илләр бу тәҗрибәне шактый уңышлы куллана башлаган. Шундый ук маркировкалау ысулы Бразилия, Мексика, Перу, Уругвай, Аргентина, Израиль һәм Канадада мәҗбүри куелган.

Дөньякүләм тенденция безнең илне дә читләтеп узмады. 2018 елдан Роспотребнадзор азык-төлек продуктларын ирекле маркировкалау проектын эшләтеп җибәрде. “Светофор” дип аталган проект нигезендә, сәламәтлеккә йогынты ясый торган компонентларның эчтәлеге турындагы мәгълүмат этикеткаларда төрле төсләр белән күрсәтелә.

– Азык-төлекнең составы турында кулланучыларга һәркем белә алырлык ысул белән хәбәр итәргә кирәк. Әйтик, нинди продуктларны кулланырга ярый, яисә кайсыларын куллануны чикләү таләп ителә, – ди Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова.

Киләчәктә маркировкалау ысулы мәҗбүри булырга мөмкин, чөнки туклануга тиешле игътибар бирелмәсә, россиялеләрнең гомер озынлыгын арттырып булмаячак, дигән фикердә туклану һәм биотехнология белгече Алексей Камбаров.

“Бу тәкъдимне кабул итсәк, сатып алучылар продуктның сәламәтлеккә куркыныч китерүе турында хәбәрдар булачак.. Җитештерүчеләр исә файдалы азык әзерләүгә йөз тотачак. Ә бу чараларның төп нәтиҗәсе халыкның сәламәтлеген яхшырту һәм илдә үлем очраклары санын киметү булачак”, – дип яза Давыдов.

Чыганак “МК”.

Фото: https://pixabay.com/


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading