16+

Һиндстанда һәлакәткә очраган Рәйхан Халитовың әнисе: «Изге күңелле кешеләр ярдәмендә таянабыз»

Танылган блогер, сәяхәтче Рәйхан Халитов турында күпләр ишетеп белә.

Һиндстанда һәлакәткә очраган Рәйхан Халитовың әнисе: «Изге күңелле кешеләр ярдәмендә таянабыз»

Танылган блогер, сәяхәтче Рәйхан Халитов турында күпләр ишетеп белә.

Узган елның апрель аенда ул автостоп белән дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китте. Россия шәһәрләре аша Хабаровскига барып җитеп, шуннан Япониягә юл тотты. Аннан Кореягә китте. Кытай, Лаос, Гонконг, Вьетнамнарны күрде. Барган бер җирендә видеолар, фотолар төшереп, аларны социаль челтәренә урнаштырып бара. #чокактам видеоблогы тиз арада популярлашып китте. Рәйхан анда сәяхәте турында сөйли, илләр белән таныштыра.

Вьетнамда ярты еллап яшәгәч, Рәйхан Һиндстанга юл тотты. Анда барып җиткәнен хәбәр иткәннән соң, аңардан бернинди дә яңалыклар булмый торды. Бактың исә Рәйхан Һиндстанда юл һәлакәтенә очраган. Арендага мотоцикл алып торып, шәһәрләр белән танышырга булган. Әмма ниятләгән урынына барып җитә алмаган, каршы яктан килүче автобуска бәрелеп, сәламәтлегенә зур зыян килгән. Хәзерге вакытта ул Дехрадун шәһәрендәге бер клиникада ята. Ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Шуңа да аны Россиягә әлегә кайтарып булмый. Ике көн өчен генә дә клиника аның туганнарыннан 195 мең сум акча сораган.

Рәйханның әнисе Наилә ханым Һиндстанга бару өчен виза көтә, якын көннәрдә улы янына очачак.
- Улым кешеләр белән аралашырга ярата, илләр, андагы халыклар белән кызыксынды. Инглиз телен яхшы гына белә. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен кызыл дипломга тәмамлады. График дизайнер булып эшли. Сәяхәткә китәргә ниятләгәч, каршы төшмәдек. Дөнья күреп кайтсын дидек. Һиндстаннан соң кабат Вьетнамга кайтырга җыена иде. Анда аның сөйгән кызы яши. Сентябрь башында үзебез дә улыбыз янына Вьетнамга барып кайттык. Безне бик матур урынар белән таныштырды. Кая гына барса да, әни, әйбәт кешеләр бик күп икән, дип әйтергә яратты. Без дә хәзер изге күңелле кешеләр ярдәмендә таянабыз, - ди Наилә апа.

Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Наилә Халитованың телефон номеры: +7-927-422-61-88.

Кыз туганы Дилә Халитова: https://vk.com/id251485192
Наиля Халитованың Сбербанк картасы номеры: 42 76 86 20 20 21 92 69.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading