16+

Ир-атка кадалмаса, аның күңеле булмый

СССР чорында ил җитәкчеләре, политбюро әгъзалары, Фәннәр академиясе галимнәре күбесенчә 70-80 яшьләрдәге кешеләр иде.

Ир-атка кадалмаса, аның күңеле булмый

СССР чорында ил җитәкчеләре, политбюро әгъзалары, Фәннәр академиясе галимнәре күбесенчә 70-80 яшьләрдәге кешеләр иде.

Җыелган җыен карт-коры, дип әйтеп куя идем үзем дә, күңелемнән генә булса да. Яшьлек галәмәтендә төптән уйланылмаган фикер йөрткәнмен икән шул. Җитмешкә якынлашканда акыл керә башлагач, үземнең хатамны аңладым. СССР чорында 70-80 яшьтәгеләрне җитәкче итеп билгеләү бик дөрес сәясәт булган икән ул. Тормышны юньләп белмәгән, тотып күрсәтерлек эш башкармаган 30 яшьлек кешедән нинди җитәкче чыксын инде?!.

Картайгач, дөньяга бөтенләй башкача караш-мөнәсәбәт барлыкка килә. Әйдәгез, хатын-кыз турында фикерләшик әле. Яшь чакта хатын-кызны мәхәббәт мисалында гына кабул итәбез. Олы кеше инде мәсьәләне фәлсәфи яктан бәяли. Дини китапларда хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яралтылган, дип әйтелә.

Борынгы заманнарда ташка, терлек тиресенә, каен тузына язганнар, ә кәгазь-пергамент бик аз һәм бик кадерле әйбер саналган. Шунлыктан, “кабырга” турындагы текст-эчтәлек тулысынча язып бетерелмәгән, мөгаен. Кара акыл белән уйлаган очракта да, бер кабырга гына хатын-кыз скелетын ясарга җитми, ләбаса. Ир-ат кабыргасы хатын-кыз скелетының “умыртка баганасы” гына булгандыр, дип уйлыйм мин. Кодрәт иясе хатын-кызны яралтканда сыер, ишәк, сарык, бегемот, төлке, елан, мәче, тавык, аккош, чыпчык ише терлек-җәнлекләрнең һәм кошларның сөякләрен дә кулланганга охшаган.

Игътибар бирсәгез, хатын-кызларда санап үтелгән җәнлекләрнең һәм кошларның чалымнарын сиземләргә була. Төрле кеше хатын-кыз образын төрлечә күзалларга мөмкин, һәркемнең үз ихтыярында.

Кодрәт иясе хатын-кыз холкына чәчәкләр хуш исен, шулай ук табигатьтәге җил-давыл, кар-яңгыр, яктылык-караңгылык шикелле халәтләрне дә сеңдергән. Хатын-кыз ир-ат кабыргасыннан яралтылганлыктан, ул ир-атка кадалырга гына тора. Ир-атка кадалмаса, аның күңеле булмый. Кадалганнан соң, 9 ай дәвамында шешенеп-кабарынып йөрисен дә белә, югыйсә. Хәтере тавыкныкы булганлыктан, бераздан тагын кадала. Бу хатын-кыз скелетын формалаштырганда тавык сөяге кулланылганлыгына  ишарә ясый. Җан тартмаса, кан тарта, диләр бит. Монысында ир-атның кабыргасы тарта. 

Безнең хатын-кызларыбыз кайчак хәйләкәр рәвештә ишәк кебек киреләнсәләр дә, сарык шикелле миңгерәүләнсәләр дә, барыбер дә, чәчәктәй матурлар, мәчедәй назлылар һәм арысланнардай батырлар. 

Европа илләрендәге хатын-кызлар “ир-атка”, ә ир-атлары “хатын-кызга” әверелеп мәш килә. Россиядән көнләшкән кайбер илләр чиновниклары безнең спортчы Камилә Вәлиевага “допинг кулланган”, дип, нигә каныкты дип уйлыйсыз сез? Алар допингтан түгел, ә Камилә Вәлиеваның һәм башка спортчы хатын-кызларыбызның гүзәллегеннән, табигать кануннары нигезендә яшәүләреннән курка. Халыкара бәйгеләрдә безнең гүзәл спортчыларыбызның дөньяга күренүе Европа илләрендә пропагандалана торган җенси тотнаксызлык сәясәтенә киртә тудыра. 

Дини китапларда заман ахырында хатын-кызлар азыныр, тотнаксызланыр, диелгән. Европа илләрендә, АКШта моның мисаллары күренә инде. Әйдә, үз башларына ашкынсыннар шунда, бәлки, иманга килерләр әле бер. Россиядә хатын-кызлар табигый сыйфатларын югалтмасыннар, кешелекнең мәңгелек чәчәкләре булып торсыннар иде. 

Фото:freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading