16+

Ир эзлим! Буем озын, әгәр каблуклы аяк киеме кисәм... (бер кочак мәзәкләр)

Ир эзлим! Буем озын, әгәр каблуклы аяк киеме кисәм. Акыллы, әгәр юләр сораулар бирмәсәләр. Йомшак холыклы, әгәр ачуымны чыгармасалар. Чибәр, әгәр ут кабызмасалар.

Ир эзлим! Буем озын, әгәр каблуклы аяк киеме кисәм... (бер кочак мәзәкләр)

Ир эзлим! Буем озын, әгәр каблуклы аяк киеме кисәм. Акыллы, әгәр юләр сораулар бирмәсәләр. Йомшак холыклы, әгәр ачуымны чыгармасалар. Чибәр, әгәр ут кабызмасалар.

***

Матурым, синнән нинди тәмле ис килә ул?
Син кичә бүләк иткән хушбуй исе!
Мин сиңа хушбуй бүләк итмәдем!
Иттең, иттең! Акча янчыгыңны кара!

***

Ир тәрәзә төбендә кычкыра:
Булды, сикерәм! Ызгышуларың, аңламавың, гел тентеп торуың туйдырды! Һәм мине этмә әле һаман!

***

Катарда нефть табылгач, бер бәдәви 35 ел эчендә ил халкын дөньядагы иң бай халыклар исемлегенә кертә.
Бездә нефть, алтын, алмаз һәм Менделеев таблицасындагы барлык матдәләрне таптылар. Нибары шундый ук бәдәвине табасы калды.

***

Укытучылар мантыйгы:
Кемгә аңлашылмый?
Миңа...
Тыңларга кирәк иде!

***

Матурым, өйдә утыр. Җыештыр, керләр юып куй, үтүклә, пешер, тек, бала тап, аны тәрбиялә. Болар туйдырса, тормышыңа үзгәреш керт – ремонт яса! Күңелсез була башласа, дачага бар. Үз хатынынымнан эш аты ясарга теләмим, шуңа син мин барында эшләмәячәксең!

***

Әти, 14 февраль – нинди бәйрәм?
Ой, улым, ул шундый бәйрәм: бу көндә 1 апрельгә караганда да күбрәк ялганлыйлар!

***

Мин яшь чакта шундый юләр идем...
Син әле дә яшь күренәсең!

***

Йөргән кызымны туебызны иң матур датага күчерергә күндердем – 22.02.2222.

***

Арабызга кереп, иремне алып киттеләр... Хәзер мин тәрәзәләргә рәшәткәләр куйдым, ишекнең йозагын алыштырдым һәм “Кайтармасалар гына ярар иде” дип уйлап утырам.

***
Балачакта миңа бернәрсәне дә болай гына алмадылар: велосипед теләсәң, уку елын “өчле”ләрсез генә тәмамла, күрше малайныкы кебек сәгать теләсәң – бакчаны казып чык, скутер теләсәң – әбиеңә ремонт яса. Шуңа күрә минем бернәрсәм дә юк иде.

***
Доктор, ә сез әзерләп бирә торган үләнле даруларның чынлап та файдасы бармы?
Ничек инде булмасын?! Кызыма фатир алып бирдем, улымның йорты төзелеп бетеп килә.

***

Әни кеше эштән кайта.
Йә, акыллыларым, бүген нинди файдалы эшләр башкардыгыз?
Беренчесе:
Мин савыт-саба юдым!
Булдыргансың, улым! – Шоколад бирә.
Икенчесе:
Ә мин тәлинкәләрне сөрттем!
Әй, уңган да инде үзең! – Шоколад суза.
Өченчесе:
Ә мин тәлинкә кыйпылчыкларын себердем һәм чүп ташладым...

***

Көндәлектә язма: “Сезнең улыгыз бернәрсә дә белми!”
Җавап: “Шуңа мин аны мәктәпкә җибәрәм дә инде!”

***

Минем шундый сәләтем бар: иртәрәк торам һәм ашыкмыйча гына соңга калам.

***

Дус кызым бер диета тәкъдим итте: баллы һәм тозлы ризыклар ашамаска, спиртлы эчемлекләр эчмәскә. Уйга калдым: бу хәлдән соң ул миңа дусмы соң?

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading