16+

Иреннәрдә җиләк тәме сизелә

Җәйнең иң матур һәм тәмле чоры. Болын-кырларда җиләкләр өлгерә. Бу ялларда күпләр авылларга кайтып җиләк җыярга өлгерде инде.

Иреннәрдә җиләк тәме сизелә

Җәйнең иң матур һәм тәмле чоры. Болын-кырларда җиләкләр өлгерә. Бу ялларда күпләр авылларга кайтып җиләк җыярга өлгерде инде.

Әйтик, Әлки районы Татар Борнае мәктәбендә бакча җиләге сатып, акча эшли башлаганнар.  Килосын 150-200 сумнан саталар икән.
«Бездә аның берничә сорты—иртә өлгерешлесе дә, соңрак пешә торганы да бар. Быел һәртөрлесенең уңышы мул. Инде җыеп сата да башладык. Алырга теләүчеләр күп. Башка авыллардан, район үзәгеннән дә сорап шылтыраталар», — ди мәктәп директоры Гөлүзә Минсәгыйрова.

Яңа мәктәп төзегәндә җиләклекнең берникадәр өлеше тапталган булган. Хәзер виктория плантациясен яңарталар, киңәйтәләр. Быел да күп итеп яшь үсентеләр утыртырга җыеналар.

Шул ук районның Чуаш Кичүе мәктәбе хезмәткәрләре дә бү көннәрдә бакча җиләге җыю белән мәшгуль. Җиләклек биредә 35 сутыйга якын җир били. Биредә көнаралаш 50 шәр килограмм җыеп алалар. Сатып алучыларга кытлык юк. Башка елларны 10-15 мең сумлык җиләк сатканнар. Быел уңыш әйбәт, кереме дә бермә-бер күбрәк булыр, дип өметләнәләр.

Һәр кешенең үзе генә белгән җиләкле урыны була. Бу урын турында алар әйтергә дә теләми. Әмма җиләк сәгать саен пешеп тора, һәркемгә җитәрлек.

Без исә Казаннан ерак булмаган җиләкле җирләрне барладык:
Озёрный бистәсе янындагы болыннар
Биектау районының Әлдермеш һәм Дөбьяз авылы тирәләрендәге болыннар
Питрәч районының Пимер авылы тирәсендәге Мишә елгасы ярлары буе
Лаеш районының Боровое Матюшино янындагы урман болыны
Югары Ослан районының Клющище, Матюшино, Ташевка авыллары болыннары
Яшел Үзәннең Шырдан, Түбән Вязовые, Зур Ключи авыллары тирәсе.
Җиләккә иртән барырга тырышыгыз. Артык эссе дә булмас, җиләк тә күп булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading