16+

Кемдер - Пилмән, кемдер - Парасаттарка. Кешеләр исемнәрен нигә үзгәртә?

Роман исемле берәү башта исемен Пилмәнгә, аннан Билетка үзгәрткән. Гадәти киң таралган исемнәрне яраткан персонажлары һәм никнейм исемнәренә алыштыручылар да күп. Алар күбесенчә 18-22 яшьлекләр ди.

Кемдер - Пилмән, кемдер - Парасаттарка. Кешеләр исемнәрен нигә үзгәртә?

Роман исемле берәү башта исемен Пилмәнгә, аннан Билетка үзгәрткән. Гадәти киң таралган исемнәрне яраткан персонажлары һәм никнейм исемнәренә алыштыручылар да күп. Алар күбесенчә 18-22 яшьлекләр ди.

Россиядә ел саен якынча 80 мең кеше үзенең исемен үзгәртә икән. Узган елны гына да Чаллыда 444 кеше яңа исем алган, дип яза “Челнинские известия”.

Аннан алдагы ел белән чагыштырганда, исем үзгәртүчеләр 56 процентка арткан. Ә алар арасында хатын-кызлар күп ди. Исем үзгәртүләренең максатын алар әйтергә авыр булуы, исемдәге хәрефләр санының язмышка тәэсире барлыгы белән аңлаткан. Гөлназ исемле кеше узган елдан Назлы булып йөри башлаган. Нәсибә – Анастасия, Энйе – Алисә, Полина – Урсула, Грид – Евгений, Дмитрий – Ористон, Рауль – Кириан булып куйган.

Гадәти киң таралган исемнәрне яраткан персонажлары һәм никнейм исемнәренә алыштыручылар да күп. Алар күбесенчә 18-22 яшьлекләр ди. Компьютер уеннары белән бик мавыккан бер егет, әйтик, исемен Феникска алыштырган. Индус фәлсәфәсе белән кызыксынучы егет Парасаттарка исемен сайлаган. Ә тагын берсе Кадзуто персонажы исемен алган.

Чаллыда Могучий, Стратис, Францман, Эпфарт, Квант, Стерн кебек фамилияле кешеләр дә яши.

Троицкида яшәүче Роман Грошев үзенең исемен Пилмән дип үзгәрттергән. Пензадагы бер компания исемен Пилмән дип үзгәрткән кешегә 200 кг пилмән вәгъдә иткән. Романның кыюлыгын күреп, аңа 400 кг пилмән бүләк иткәннәр. Берничә елдан ул исемен Билет дигәнгә алыштырган.

Россиядә иң киң таралган фамилия: Иванов, Кузнецов, Попов һәм Смирнов.
Илдә иң кыска фамилия: «Ё» (французчадан «күз» дип тәрҗемә ителә).
Иң кызык фамилияләр: Добрыйдень, Вчерашние, Ейбогины, Калоши, Куку, Хватаймухи, Щиборщ, Заднеулица, Кукиши.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading