16+

«Каен суының литрын 100 сумнан гына сатам, кем ала?»

Апрель җиттеме, күпләр каен суын җыя башлый. Кемдер аны файдалы үзлекләре өчен үз итсә, сәламәтлеген ныгытса, икенче берәүләр акча эшләп калырга ашыга. Бу араларда каен суын китереп бирергә теләүчеләрнең игъланнары белән интернет тулган. «Авито. ру» сайты аша без дә берәүгә шалтыраттык.

- Мин каен суын бары тик экологик яктан чиста, трассадан ерак урнашкан урманнан гына җыям. Тиздән каен суы бетә инде. Тагын дүрт көнләп вакыт калды. Агач яфрак яргач, су килми башлый, - ди Лаеш районыннан Руслан.
Бер тәүлеккә 10 литрлап су җыя икән ул. Каен суының литрын 100 сумнан сата. «Сораучылар күп, җыелган суның әрәм булганы юк», - ди. Руслан бу бизнес белән өченче елын шөгыльләнә. Остарганы күренеп тора.

- Каен составында кан басымын көйли торган натрий һәм хлормагний, сөякләр һәм тешләр өчен кирәк булган кальций, нерв системасы һәм мускуллар эшчәнлеген тәэмин итә торган калий витаминнары бар. Бу сок иммунитетны күтәрү өчен дә файдалы, тик бөердә ташлар булганда, табиб белән киңәшләшеп эчәргә кирәк, - диде ул безгә.

Илдус Мөхәммәтшин, 45 ел тәҗрибәсе булган урманчы, Мамадыш:
- 1975-90 елларда Мамадыш урман хуҗалыгында үзебез дә сезонына 60 тоннага якын каен суы әзерләдек. Аны Тәкәнеш авылындагы заводка илтеп тапшыра идек. Күпләп каен суын җыючылар өчен урман хуҗалыгыннан рөхсәт кирәк. Агачларга зыян салган өчен, закон нигезендә, гражданнарга - 3-4 мең сум, юридик затларга 200-300 мең сум штраф каралган. Бер каеннан ике-өч ел рәттән су алырга ярамый. Ул бит каенның каны кебек. Зыян килгән агач корый башлый. Тишкән урынны сумала яисә балчык белән сылап калдырырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading