Быел, Татарстан Президенты ярдәме белән, беренче тапкыр Атлантик океанның аръягында «Сәләт-Монреаль» лагере узды. Былтыр, Канадага эшлекле сәфәре кысаларында, Рөстәм Миңнеханов читтә яшәүче милләттәшләребез белән очрашкан иде.
Шул чакта бүген Канадада яшәүче татар гаиләсе Алимә һәм Марат Сәләхетдиновлар Монреальдә «Сәләт» аланы булдыру фикерен тәкъдим иткән. Кыскасы, хыяллар чынга ашты: Татарстан балалары Канадада булып кайтты, читтәге татар яшьләре белән аралашты, бу дуслык алга таба да ныгыр, мөгаен. «Сәләт» Монреальдә үз клубын булдырырга җыена. Ә без бу идеяне тормышка ашыруда тырышлык куйган Сәләхетдиновлар гаиләсе белән якыннанрак таныштык. Алардан Канада татарлары тормышын сораштык, читтәге миләттәшләребезнең яшәеше белән кызыксындык.
«Теләк кирәк, калганы була»
Марат - тумышы белән Кукмара егете. Алимә - Казан кызы. Алар үзләре дә кайчандыр «Сәләт»тә танышып кавышканнар, «Сәләт» лагерьларында әйдаман, алан директорлары булып торганнар. Бер-берсенә гашыйк парлар соңрак, әти-әни фатихасын алып, гаилә корганнар. Марат - IT өлкәдә белгеч. Еш кына аны эше буенча командировкаларга җибәрә торган булганнар. «Әйдә, читтә яшәп карыйк», - дигән булып кына 2011 елда Казаннан күченеп киткән Сәләхетдиновлар бүген Канадада төпләнеп гомер итә.
- Дүрт ел Словакиядә яшәдек. Миграция өлкәсендә махсус федераль программа буенча, иремә Монреальдә эш тәкъдим иттеләр. Шул рәвешле ике ел элек Канадага күчендек. Монда мин татар җәмгыятьләрен күреп сөендем. Аеруча туган телне саклап кала алган зыялы Кытай татарлары үзенә җәлеп итте, - дип сөйли Алимә.
Сәләхетдиновлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Алар кечкенәдән төрле телләрне: французча, русча, инглизчә, словакчаны өйрәнеп үссәләр дә, гаиләдә төп аралашу теле - татарча. Балаларның исемнәре дә саф татар телендә: иң олысы - Йосыф, уртанчысы - Салих, төпчек кызлары - Зифа.
Өйдә чакта балалар чит телдә җөмлә әйтсәләр дә, Алимә дә, Марат та бу сүзләрне татарчага тәрҗемә итәргә куша. Көн саен диярлек улларына татар телендә китаплар укытырга тырышалар.
- Кызганыч, татар телендә баланы җәлеп итәрдәй әдәбият юк. Классик әдипләребезне әйтмим. Шөкер, татар әдәбияты бик бай, тик һәр баланың үз заманы, үз китабы. Алар өчен кызыклы әсәрләр җитми. Менә «Гарри Поттер»ның татарчага тәрҗемәсен түземсезлек белән көтәбез. Татар телендә мультфильмнар карыйбыз, - ди Алимә.
Словакиядә яшәгәндә, олы уллары Йосыф: «Әни кайда соң ул татарлар, әллә без үзебез генәме?» - дип аптырый торган булган. Ә Монреальгә килгәч, бөтенләй башка дөнья ачылган. Йосыфның сыйныф җитәкчесе дә мөселман, татарлар да җитәрлек. Монреальдә Сабан туе, Корбан, Чәк-чәк бәйрәме даими уза. Быел «Сәләт» аланы оешуга аеруча шатланганнар. Йосыф: «Үземне авылга кайткандай хис иттем», - дигән хәтта.
Сәләхетдиновлар әйтүенчә, Монреальдә 300ләп татар исәпләнә. Дөрес, аларның 70е генә аеруча актив. Татарлар төрле. Россиядән күченгәннәре арасында татар телендә сөйләшмәүчеләре дә, тамырлары татар икәнне тоеп, бер сүз татарча белмәсә дә, ана телен өйрәнүчеләре дә очрый.
- Без бер татарны да югалтмаска тырышабыз. Канаданың Торонто, Монреаль шәһәрләрендә татар җәмгыятьләре оешкан төстә эшли. Ванкуверда Җәмилә Биктимерова дигән активист апа эшен миләттәшләрен чәй эчәргә кунакка чакырудан гына башлаган иде, хәзер зур чаралар уздыралар. Калгари, Оттава шәһәрендә берничә мөселман татар гаиләсе бар. Соңгы елларда Америка татарлары белән элемтәләрне ныгытабыз, - дип, Канадагы татарлар тормышы белән таныштыруны дәвам итә Алимә. «Рөстәм Нургалиевич былтыр очрашу вакытында, татар телен өйрәнү өчен нәрсә кирәк, дип сораган иде. Дөресен генә әйткәндә, бары кешенең теләге генә кирәк. Калганы була», - ди әңгәмәдәшем.
Әле Казанда яшәгән чакта ук балаларын татар мохитендә тәрбияләргә теләгән, шул максаттан кечкенәләр өчен татарча аерым укыту программасын булдырган «Сабыйлар» балалар үзәгенә нигез салучыларның берсе - Алимә Сәләхетдинова - Канадага килгәч тә, татар телен интерактив дәресләр аша өйрәтә башлаган. Тырыш укучылары да җитәрлек. Оялып кына булса да, хәзер үз исемен татарча әйтә белүче, кайбер гади сүзләрне ана телендә кабатлаучылар, татарча җырлап биючеләр арткан. «Алар, әлбәттә, бик аз, әмма һәрберсе хәтердә, кадерле», - ди Алимә. Олылар да калышмый икән. Әнә Канадада яшәүче Эльмира Сөләйманова чит телдә, русча фикер йөртсә дә, татарча гына аралашырга тырыша.
«Монреальдә татар мәчетен булдырырга хыялланам»
Читтәге татарлар өчен туган телне өйрәнүдә төп ярдәмлек - «Ана теле» онлайн мәктәбе. Күпләр өчен бу - төп дәреслек, иң кирәкле, кадерле кулланма. Камилә Хәмәрдиярова татар теле буенча халыкара олимпиадага да «Ана теле» онлайн курслары аша өйрәнгән. Нәтиҗәсе дә юк түгел, кыз олимпиадада гран-прига лаек булды. читтәге татарлар өчен олимпиадада иң авыры - татар тарихына кагылышлы өлкә икән. Шуңа да Канада татарлары, «Ана теле онлайн» курсларында татар тарихына кагылышлы материаллар күбрәк булсын иде, дигән теләктә. «Татар тарихын «Ана теле»ннән өйрәнергә телибез», - ди читтәге милләттәшләребез.
- Ана телен өйрәнсен өчен, баланың тарихи үзаңы формалашкан булуы мөһим. Ул үзенең үткәнен, тарихын белеп үсәргә тиеш. Шуны истә тотып, без Канадада яшәүче актив Камилә Чеморданова белән уртак проект - мәктәп яшендәге балалар өчен татар тарихы дәресләре тәкъдим итәргә җыенабыз. балалар атнага бер сәгать тирәсе татарның тарихына кагылышлы рус телендә дәрес тыңлыйлар. Аннары шул темага иҗат итәчәкләр, - ди Алимә.
йөрәгендә йөрткән аның тагын бер зур хыялы - Монреальдә татар стилендә, татар орнаментларын чагылдырган архитектуралы Казан мәчетен булдыру.
- Монреальдә сигезләп мәчет исәпләнә. Шулар арасында Казан стилендә эшләнелгән чын татар мәчете булса, анда инглиз, татар телендә вәгазьләр яңгырап торса, бер бүлмәсендә дәресләр алып барылса, иң зур хыялым тормышка ашар иде, - ди ул.
Татарча белмәгән канадалылар да татар җәмгыятьләре оештырган милли бәйрәмнәрдә теләп катнаша икән. Гомумән, Канада бик толерантлы ил. Анда ихлас, ачык күңелле халык яши. Бу хакта «Сәләт-Монреаль» аланында булып кайткан татарстанлылар да гаҗәпләнеп сөйләгән иде. «Урамда барганда, сиңа кинәт кенә комплимент әйтергә, кибеттә исәнләшеп кенә калмыйча, хәл белешергә дә мөмкин», - диделәр канадалылар турында. Монда төрле милләт халкы дус-тату яши. Чит телләрне дә хөрмәт итәләр, үзләренекен дә онытмыйлар. Сүз уңаеннан, Канадада, ике төп дәүләт теле булып саналса да, инглизчә белән ерак китеп булмый. Эшкә урнашырга теләсәң, француз телен белү мәҗбүри. Шуңа Алимә дә, телне тирәнрәк үзләштерү өчен, махсус курсларда укый.
Сәләхетдиновлар ике елга бер туган якларына кайтып киләләр. Казанны бик сагынабыз, мөмкинлек булса, гел кайтып кына торыр идек, диләр. Татарстандагы мохитне үзләрендә дә булдырырга тырышалар: милләттәшләре белән иҗади кичәләр уздыралар, бөек шәхесләр, татар шагыйрьләре, язучылары турында сөйлиләр, татар телендә кинолар, спектакльләр карыйлар. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиевада укыган, хәзер Канадада яшәүче җырчы Вадиль Нуриәхмәтов татар ансамбле булдырырга ниятли. Кыскасы, планнар зурдан. «Барысын да булдыра алсак, шәп булыр иде», - ди Сәләхетдиновлар.
Комментарийлар