16+

«Капшап кара»

Беркөнне техника сата торган кибеттә телефоннар карап басып торам. Кибетнең идарәчесе бер блондинка кызны телефонның яңа төрен алырга үгетли.

«Капшап кара»

Беркөнне техника сата торган кибеттә телефоннар карап басып торам. Кибетнең идарәчесе бер блондинка кызны телефонның яңа төрен алырга үгетли.

Тегесе карыша, янәсе, кыйммәткә төшәчәк. Гөнаһына керәсем килми, әмма сөйләшүләреннән аңлашылганча, бу кыз гади клиент кына түгел, идарәченең сөяркәсе булырга тиеш.
- Син «капшап кара» ул телефонны, сизәсеңме нинди аерма? Алган-алган яхшысын алырга кирәк, - ди идарәче абзый.
- Әйе, аннары сине күпме «капшап карарга» кирәк булачак, - ди теге сары чәчбикә.
Кыскасы, абзый җиңде. Урамда кәттә машинада җилдерүче япь-яшь кызларны күргән саен, теге сүз исемә килеп төшә генә бит, каһәр. Студент кызларның хәләл көчләре белән шундый машиналар алмаганлыгы күренеп тора. «Сез дә капшап карадыгыз­мы?» - дип сорыйсы килә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading