16+

Карбызны да капкалагыз, килограммы 69 сум (уены-чыны бергә)

Кәбестә-кишер салатыннан авыз итегез. Кәбестәнең килограммы 57 сум, кишер 75 сум. Күмәчкә каймак ягыгыз, каймакны кибеттән иртән генә 94 сумга алып кердем. Чәегезгә килограммы 184 сум торган лимон, 34-52 сум бәяләрдә сатылган сөт салыгыз. Карбызны да капкалагыз, килограммы 69 сум.

Карбызны да капкалагыз, килограммы 69 сум (уены-чыны бергә)

Кәбестә-кишер салатыннан авыз итегез. Кәбестәнең килограммы 57 сум, кишер 75 сум. Күмәчкә каймак ягыгыз, каймакны кибеттән иртән генә 94 сумга алып кердем. Чәегезгә килограммы 184 сум торган лимон, 34-52 сум бәяләрдә сатылган сөт салыгыз. Карбызны да капкалагыз, килограммы 69 сум.

Шәһәрдәге туган тиешле апабыз кунакка чакырды.

– Бетмәс-төкәнмәс эшләрегездән бераз сулыш алырсыз. Күчтәнәчләр, дип, мәшәкатьләнмәгез. Пенсия алам, шөкер. Гхи алып килсәгез, шул җиткән, – диде бу.
Телефоннан ачык ишетелеп бетмәде. “Гхи”, дип хатыным Гайнельхаятны әйттеме икән соң бу? Аптырадым, билләһи. Рәхмәт төшкерләре, авыл укытучылары аңлатып бирде. Гхи, дигәннәре атланмай, ягъни, кайнатып сөзеп алынган сыер мае икән, ләбаса. Гхыйлап, башны катырганчы, гади генә итеп, “сыер мае” дисә, ярамагандыр, әй.

Башкалада хатыным белән кибетләрне урап кайтырга чыгып киттек.
 – Ашханәләргә кереп тормагыз. Кайтуыгызга гаспачо әзерләп, табын корып куярмын, – дип озатып калды туган апабыз.

Безнең авыздан сулар китте. “Гаспачо”ны ишеткән-күргән нәрсә түгел. Урамнарда йөргәч, табын артына утырдык. Апа өзми-куймый сыйлый безне.
– Кәбестә-кишер салатыннан авыз итегез. Кәбестәнең килограммы 57 сум, кишер 75 сум. Күмәчкә каймак ягыгыз, каймакны кибеттән иртән генә 94 сумга алып кердем. Чәегезгә килограммы 184 сум торган лимон, 34-52 сум бәяләрдә сатылган сөт салыгыз. Карбызны да капкалагыз, килограммы 69 сум. Июнь ае башыннан саталар инде ул карбызны, – дип тезә генә, мин сиңа әйтим.

Апа азык-төлекнең бәяләрен санаган саен, хатыным белән минем кулларыбыздан калаклар төшеп китәрдәй була, мәгәр.
– Әй, ходаем, кадерле кунакларыма гаспачоны чыгарырга онытып торам икән, ләбаса, – дип, туган апабыз аш-су бүлмәсенә теркелдәде.

Гаспачо дигәннәре помидор, кыяр, суган, кызыл борыч, сыр, каткан ипи кисәкләре һәм оливка мае салынган салкын аш икән.
– Эссе көнне әлсерәгәнлекне баса бу аш. Помидоры 79 сум, кыяры 81 сум, суганы 69 сум. Борчылмагыз-борчылмагыз, пенсия алам, яшәргә җитәрлек. Әле кибеттән 159 сумга эремчек, бер дистә йомырка да алып кердем. Йомырканың бер дистәсе 49-87 сумнан йөри. Яңа бәрәңгене кибеттә 61 сумнан саталар, – ди бу.
– Әй, апа җаным, гафу ит. Сиңа алып киләсе бәрәңге баз өстендә, ә йомыркалар суыткычта онытылып калган. Икенче юлы бәрәңге дә, каймак та, күкәй дә һәм син әйткән “гхый”ны да алып килербез, – дим.

Без икенче көнгә калган салатны, гадәттә, тавыкларга чыгарып бирәбез. Гаспачоны ашаганда шик туды-тууын. Урамда йөреп, тамак ачканлыктан, ашадык инде. Ләкин, кайтыр юлда шәһәрне чыгып киткәнче үк хатыным белән икебезнең дә эчне бора башлады. Ун чакрым саен туктап, урманга йөгерергә туры килде.

Авылга кайтып җиткәч кенә эч тынычланды. Баз өстендә онытылып калган капчыктан ярты чиләк бәрәңге әрчеп пешердек. Шуны күкәй, яшел суган белән тәмләп ашадык. Гаспачо шәһәр кешесенең үзенә булсын, Ходай авыл халкын бәрәңге белән күкәйдән аермасын. Ярый әле шәһәрдәге туган тиешле апабыз бар, авылда азык-төлекнең бәясен дә белмичә яшәр идек, билләһи.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading