16+

"Карт каргалар элекке ояларына кайтырга тырыша..."

Бу кошны таныдыгызмы? Чыршы арасына яшеренгәч, без аны сирәк очрый торган кош дип уйлаган идек. Ә ул гап-гади ала карга булып чыкты. Су күп буласы елны каргалар ояларын биегрәк урынга төзи икән.

"Карт каргалар элекке ояларына кайтырга тырыша..."

Бу кошны таныдыгызмы? Чыршы арасына яшеренгәч, без аны сирәк очрый торган кош дип уйлаган идек. Ә ул гап-гади ала карга булып чыкты. Су күп буласы елны каргалар ояларын биегрәк урынга төзи икән.

Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов сүзләренчә, бүген алар оя кору мәшәкате белән йөри. 

Яз җиткәч, оя ясарга урын сайлый башлыйлар. Кышын ишегалларында, чүплекләр тирәсендә, кибет һәм базар яннарында азык эзләнеп йөри алар. Бала чыгарырга вакыт җиткәч, көннәр җылытып, озынайгач та, оя әзерләргә керешәләр. Кайсылары элекке ояны табып, ботаклар өстәп, ремонтлый гына, кайсылары, бигрәк тә яшь каргалар яңаны ясый. Оя ясар өчен исә, аулаграк урын дип, чыршыны кулай күрәләр, – ди ул. 

Бер җирдә көтүләре белән яшәргә яратмыйлар, һәр парның үз территориясе була икән. Карт каргалар элекке ояларына кайтырга тырыша ди. 

Орнитолог тагын бер кызыклы факт турында сөйләде. Су күп буласы елны каргалар ояларын биегрәк урынга төзи икән. Моны бераз соңрак, оя ясап бетергәч кенә күзәтеп булачак, диде ул.  

Яз хәбәрчеләре булган кара каргалар республикага 8 мартка кайткан да инде. Бу көннәрдә тургайлар һәм сыерчыкларның кайтуы көтелә. Аннары кызыл түшләр кайтачак. Быел ял үз чираты белән килә, соңга да калмый, иртәләми дә, ди Илгизәр Рәхимов.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading