16+

Картаясы килми дисәң... волонтер булып эшлә

Кеше сәламәтлеген, яшьлеген озаграк сакларга тели икән, организмына һәм тәненә игътибарлы булырга тиеш.

Картаясы килми дисәң... волонтер булып эшлә

Кеше сәламәтлеген, яшьлеген озаграк сакларга тели икән, организмына һәм тәненә игътибарлы булырга тиеш.

Тышкы мохит, зарарлы гадәтләр, аралашу даирәсе йогынтысында еш кына сәламәтлек белән җитди проблемалар туа. Күңелсезлекләрне булдырмас өчен, үзеңне кайгыртуны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк.

Бер атналык меню төзеп куегыз
Ашауны алдан планлаштырыгыз. Туклыклы матдәләргә бай азык-төлекләрне алыгыз. Капкалап алу, зыянлы ризыкларны ашау гадәтләрен бетерегез.

Баш миен эшләтеп торыгыз
Чит тел өйрәнегез, үзегезне яңа спорт төрендә яки хоббида сынап карагыз. Хәтта эшкә йөрү юлын үзгәртү дә баш миенә файдалы.

Көненә ким дигәндә 30 минут йөрегез
Телефоныгызны куеп торыгыз, компьютерыгызны сүндерегез. Бию тәнәфесе оештырыгыз, җәяү йөрегез яки күнегүләр эшләгез. Болар физик һәм психик сәламәтлек өчен файдалы.

Йокыгызны туйдырыгыз
Тиешенчә ял итсәгез, баш мие токсиннардан арына, хәтер яхшыра.

Кегель күнегүләрен ясагыз
Ул сидек бүлү системасы эшчәнлеген яхшырта, җенес органнарын ныгыта.

Көнне күңеллелектән башлагыз
Кәефегезне күтәрә алырдай берәр ритуал башкарыгыз. Ул каһвә эчү, музыка тыңлау, медитация яки башка нәрсә булырга мөмкин.

Тискәре уйларны кәгазьгә күчерегез
Сезне берәр вакыйга борчыса, аңа уйларыгыз белән идарә итәргә юл куймагыз. Фикерләрегезне кәгазьгә “түгегез”.

Чәчәк яки гөл үстерегез
“Яшел дус” күзләрегезне иркәләр, аны тәрбияләү кәефегезне күтәрер.  

Гаиләгез белән кичке ашка җыелыгыз
Бергә вакыт үткәрү, якын кешеләр белән аралашу, тәмле ризык уңай кәеф тудыра. Бу гаилә һәм үз-үзең белән элемтә урнаштыру ысулы.

Волонтер булып эшләгез
Кешеләргә ярдәм итү, үзеңне кирәкле итеп тою һәрчак рәхәт. Бу әле яңа дуслар табу мөмкинлеге дә.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading