16+

Кайсы санны ни көтә?

Һәр ел безгә билгеле булмаган үзгә бер тирбәнешләргә ия. Моны нумерология фәне өйрәнә. Нәкъ менә сезнең шәхси елыгызның тирбәнеше 2013 елда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген белдерә дә инде. 2013 ел сезнең өчен нинди булачагын беләсегез килсә, иң элек шәхси саныгызны исәпләп чыгарыгыз. Моның өчен туган көнегез һәм аегыздагы саннарны кушарга...

Кайсы санны ни көтә?

Һәр ел безгә билгеле булмаган үзгә бер тирбәнешләргә ия. Моны нумерология фәне өйрәнә. Нәкъ менә сезнең шәхси елыгызның тирбәнеше 2013 елда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген белдерә дә инде. 2013 ел сезнең өчен нинди булачагын беләсегез килсә, иң элек шәхси саныгызны исәпләп чыгарыгыз. Моның өчен туган көнегез һәм аегыздагы саннарны кушарга...

Һәр ел безгә билгеле булмаган үзгә бер тирбәнешләргә ия. Моны нумерология фәне өйрәнә. Нәкъ менә сезнең шәхси елыгызның тирбәнеше 2013 елда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген белдерә дә инде. 2013 ел сезнең өчен нинди булачагын беләсегез килсә, иң элек шәхси саныгызны исәпләп чыгарыгыз. Моның өчен туган көнегез һәм аегыздагы саннарны кушарга кирәк. Мисалга, сез 12 сентябрьдә тугансыз ди (12.09). Димәк, исәпләгәндә 12 не 1+2 дип язабыз. 1+2+0+9=12=1+2=3. Сезнең шәхси сан - 3 булып чыкты. 3 санына туры килә торган юрауны табып укыгыз.
«1» ле саны кешеләренә: бу ел үзегез өчен мөһим булган кыйммәтләрне яңадан карау, рухи һәм интеллектуаль үсеш, тормыш турында уйланулар елы. Белемегезне күтәрү өстендә эшләгез, партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытыгыз, әмма гаилә корырга ашыкмагыз. Матди яктан югалтулар булырга мөмкин. Сәяхәтләр өчен яхшы ел. Сәламәтлегегез турында даими кайгыртып торыгыз.
«2»ле саны кешеләренә: дан-шөһрәт, байлык елы, тырышып эшләү, уңышлы сәүдә, карьера үсеше вакыты. Хатын-кызларга бай ир-атка кияүгә чыгу мөмкинлеге ачыла.
«3»ле саны кешеләренә: соңгы 8 ел эчендәге тырышлыкларыгыз өчен тиеш булганның барысын да алырсыз. Яңа башлангычларга алынмыйча, бераз ял итүегез хәерле.
«4»ле саны кешеләренә: теләсә нинди яңа башлангыч өчен менә дигән вакыт. Ел дәвамында кылган барлык гамәлләрегез алдагы тормышыгызга зур йогынты ясаячак. Тәвәккәл һәм таләпчән булыгыз. Бу елда тормышыгызга килеп кергән кешеләр сезгә уңышка ирешергә ярдәм итәрләр.
«5»ле саны кешеләренә: бу ел узганыннан тынычрак булачак. Уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен кулай ул. Уңышка ирешү өчен сезгә башкаларга таянып эшләргә кирәк.
«6»лы саны кешеләренә: эштә үзегезне актив хезмәткәр итеп күрсәтегез, социаль проектларда катнашыгыз, танышларыгызны арттырыгыз. Яңа иҗади идеяләрегезне тормышка ашырырга мөмкинлек туар. Гаилә кору өчен әйбәт ел.
«7»ле саны кешеләренә: тотрыклылык, түземлелек, тырышып эшләү елы. Уйлап кына эш итегез, хезмәттәшләрегезгә ярдәм итәргә тырышыгыз. Якыннарыгызга карата түземле булырга киңәш ителә.
«8»ле саны кешеләренә: зур үзгәрешләр елы. Эшегезне яки тору урыныгызны алыштыру көтелә. Аралашу, мөмкинлекләрне киңәйтү елыннан файдаланып калырга кирәк. Кредитлар алу өчен начар вакыт.
«9»лы саны кешеләренә: гаилә кору өчен әйбәт ел. Үтәргә тиешле вазифаларыгыздан баш тарту күңелсезлеләргә китерергә мөмкин. Якыннарыгыз турында кайгырту сезнең өскә төшәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading