16+

Казанга керү юлында 2,7 кг авырлыктагы наркотик яшергән ир-ат тоткарланган

Татарстан башкаласына керү юлында полиция хезмәткәрләре Тула шәһәре кешесен тоткарлады. Кунак булып түгел, ә ике килограммнан артык наркотик алып килгән ул.

Казанга керү юлында 2,7 кг авырлыктагы наркотик яшергән ир-ат тоткарланган

Татарстан башкаласына керү юлында полиция хезмәткәрләре Тула шәһәре кешесен тоткарлады. Кунак булып түгел, ә ике килограммнан артык наркотик алып килгән ул.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Малиновка» контроль-үткәрү пунктында 30 майда Мәскәүдән Казанга килүче «Лада» җиңел автомобиле туктатыла. Машинада йөртүчедән кала, тагын өч пассажир була. Ачыкланганча, алар таксига юлда утырганнар. Инспекторлар бер пассажирның үзен сәер тотуын сизеп ала. Тикшерү барышында Тула шәһәрендә яшәүче, элек хөкем ителгән 37 яшьлек ир-аттан берничә сәер төргәк табыла. Төргәкләрдәге шикле матдә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгенә җибәрелә. Белгечләр 2,7 килограмм авырлыктагы төргәкләрдәге матдәнең синтетик наркотик булуын дәлилли. Бу зәхмәт 30 мең дозаны тәшкил итәр иде.

Тула кешесе кулга алынды, аңа карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 3нче бүлегенең 30нчы маддәсе һәм 5нче бүлегенең 228.1 нче маддәсе нигезендә, җинаять эше кузгатылды. Наркотиклар ясаган, саклаган, йөрткән һәм башкаларга саткан очракта, сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Төркем белән яки вазифадан файдаланып наркотиклар таратсаң, сигез елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading