16+

“Күгәрченнәр өчен махсус гараж сатып алдым”

Казанда яшәүче Фиргать Фазиуллин йорт ишегалдындагы гараж өстендә күгәрченнәр тота. Машинам юк минем, гаражны алар өчен генә сатып алырга туры килде, ди. 

“Күгәрченнәр өчен махсус гараж сатып алдым”

Казанда яшәүче Фиргать Фазиуллин йорт ишегалдындагы гараж өстендә күгәрченнәр тота. Машинам юк минем, гаражны алар өчен генә сатып алырга туры килде, ди. 

Тумышы белән ул Казаннан. Гаиләләре белән шәхси йортта яшәгәннәр. 

Ул вакытта ике йортның берсендә күгәрченнәр тоталар иде. Минем ике абыем да, әти күпме генә каршы килсә дә, чормада күгәрченнәр тотты. Бу шөгыльне без кечкенәдән үк үз иттек. Хәтерлим, әни эштән кайтуга ук, күгәрченнәрне ашаттыңмы дип сорый иде. Ә мин уен белән мавыгып, ашатырга онытам. Шуннан әни учына бодай салуы була, күгәрченнәр өерләре белән очып килеп ашый да башлыйлар. “Ах сине, тагын оныткансың бит”, – дип әни мине ачуланып куя. Аннары абыйлар армиягә китте. Бер-бер артлы туган нигездән таралыштык. Гаиләле дә булгач, күгәрченнәр онытылды. Тормыш шулай үз агымы белән барды. Ә олыгайгач инде күгәрченнәр тоту уе тынгылык бирми башлады. Пенсиягә чыгар алдыннан кабат күгәрченнәр алырга булдым, – дип сөйли Фиргать абый.

Баштарак аларны күпкатлы фатир чормасында тота. Хатыны Гөлшат апа иренең көнгә әллә ничә тапкыр чормага менүен, бодай тутырылган капчыкларны ташып җәфалануын күреп, гараж сатып алырга тәкъдим итә.        

– Гаражны ярты еллап эзләдем. Якын-тирәдә генә сатучы юкмы икән дип, көн дә диярлек күрше йортларның подъезд ишекләрендәге игъланнарны карап чыга идем. Табылды сатучы. Машинам булмаган көе аны алуыма аптырадылар. Күгәрченнәргә зур читлек ясарга керешкәч, әбиләр килеп, нәрсә эшләргә җыенуым белән кызыксына башлады. Ә мин аларга мунча төзим дип кенә әйтә идем. Күгәрченнәрне күргәч, бик сөенделәр. Аларны карарга балалар бик күп килә. Үзем дә көннәр буе шулар тирәсендә генә йөрим. Күгәрченнәрне ничек шулай яратырга була дип аптырыйлар. Аны үзем дә аңлата алмыйм. Аларны күзәтеп утыру рәхәт миңа. Һәр күгәрчен тотучының үзе яраткан токымы була. Минекеләр – “Типплер” һәм “Арабы” дигәннәре. Алар озак һәм бик югары оча ала, – ди Фиргать абый.

“Типплер” токымыннан булган бер күгәрчен һавада 20 сәгать тә 40 минут тоткарланып, рекорд куйган. Бу 1975 елда булган.

“Арабы” токымлы күгәрченнәр 12 сәгать оча ала. Алар өчен һава температурасының ничә градус булуы мөһим түгел. 50 градуслы эсседә дә озак вакыт оча алалар. Алар яшәгән урыннарына бик нык ияләшәләр, иреккә җибәргән очракта да кире хуҗаларына әйләнеп кайталар.  


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading