Дусларым, тиздән яхшы яши башлыйбыз. Ник дисәгез, мантыйк буенча шулай. Хәзер ару-талуны белмичә урлаучылар урлашудан тәмам гарык булып, дуңгыз урынына симереп, кыймылдый алмаслык хәлгә киләчәкләр һәм шулчагында без яхшы яши башлаячакбыз.
Алар да кеше бит. Хатыны бар, сөяркәсе, ике сөяркәсе. Каян килсен шулкадәр көч? Ярар, өч сөяркәсе булсын! Һәм шуның белән шул. Табигатьнең үз законнары. Ярар, дүртәү булсын! Шуннан артса - үлем! Көч килүдән... Һәм бозыклыкка нокта куелды дигән сүз... Шул чагында без намус кушканча яши башлаячакбыз.
Дусларым, хәзер җинаятьчелек тә мәгърифәтләшә. Ник дигәндә, анда зыялы, укымышлы, акыллы һәм сәләтле кешеләр килә. Тиздән башбаштаклык үзгәреп, цивилизацияле, мәдәниятле рәвешкә керәчәк. Таланган, алданган, көчләнгән кешеләр моннан эстетик ләззәт ала башлаячаклар.
Җинаятьчел эшчәнлекнең күп кенә формалары үзеннән-үзе бетәчәк. Ришвәт алу куркыныч, чөнки ялган акча төртәләр. Рэкет юкка чыгу алдында. Чөнки аларда үлүчеләр саны туучылардан күбрәк. Алар атарга гына махир, ә менә үрчү мәсьәләсендә мантып китә алмыйлар.
Җинаятькә этәрүче сәбәпләр дә сирәкләнә. Миллион доллар дигәндә, күз дә йоммыйча үтерәләр. Мең доллар вәгъдә ителсә дә, баш өсте диячәкләр. Соңгы чиктә бер долларга да үтерергә мөмкиннәр. Ә менә шуннан арзанракка - ай-һай, бик икеле.
Дусларым, хакимият структуралары да җинаятьчел элементлардан чистарынуга таба бара. Рецидивист мэр, бандит губернаторлар әле очраштыргалый. Әмма сирәк. Ә инде Думада яки хөкүмәттә өч тапкыр утырып чыккан кешеләрне көндез шәм яндырып эзләсәң дә, таба алмыйсың. Чөнки ярамый, чөнки хокукый дәүләт дисезме? Юк, хикмәт анда түгел, бу уңайсызланудан, кешедән яхшысынмаудан килә бугай.
Тиздән хәлләр яхшырачак! Инде хәзер үк ни хезмәт хакы, ни ут, ни су булмаган районнар бар, әмма хәлләр яхшырды. Һәм тагын. Дусларым! Иң мөһиме. Бер күрәзәче... Ул әүлия булган икән. Менә шул күрәзәче әйткәннәр рас килде бит! Аны өендә атып үтерделәр. Үләр алдыннан ул: «Тиздән... барысы да... яхшы булачак», - дигән. Шулай дип әйтергә өлгергән, җанашым.
Тәбрик итәм сезне! Күрәзәче фаразлаган көннәргә килеп җиттек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар