Юмор остасы Җәвит Шакиров шигырьләр яза башлаган дип хәбәр иткән идек инде. Чираттагы иҗат җимешен ул безгә, ягъни журналистларга багышлаган. Күрәсең, танылган кеше булгач, безнең ишедән Җәвит абый шактый “зыян” күргән, ахры.
Җәвит Шакировның талантына сокланып аны мактаучылар да, шигырьдә күтәрелгән теманы күтәреп алып, фикерләрен калдырганнар да бар.
Мисал өчен, бер ханым болайрак язган. “Дөрес язгансың, Җәвит. Бераз журналистлар игътибары гади халыкның хезмәтенә дә кирәк. “Шаккатаризм” белән генә шөгыльләнүче жураналистлар да күп”, дип язган (авторның стиле сакланды).
Икенче ханым да шундыйрак юнәлештә фикерен калдырган. “Иллә дә дөрес бәя биргәнсез инде. Чыннан да шулай бит. Аптырарсың, хезмәт халкы, сыер савучы, укытучы, табиб, эшче турында язу кызык түгел бугай алар өчен. Халык зарын ишетеп, урынга барып хәл итәр өчен нерваларын да туздырмыйлар. Чит илгə кияүгə чыкканнар турында хəтта "Сөембикə" кебек абруйлы журнал калəм иялəре дə сокланып, тəмлəп язалар?! Шоу, шаккаттыру, юк вакыйганы күпертеп дөньяга чəчү-журналист этикасымы?", дигән.
Гафу итегез, ә нишләп мин нервамны бетерергә тиеш ди?! Минем сәламәтлегем сезгә бик мөһим түгел-түгелен. Әмма журналист булдым дигәч тә, психиканы олы яшькә кадәр саклыйсы килә бит әле, апай.
“Сез артистлар туалетта утырганыгызны гына куймыйсыз инде. Үзегез мактанасыз бит. Әгәр ошамаганны язсалар, кирәген бирәсез инде. Яратмыйсыз тәнкыйтьне. Ә син җырла, Җәвит. Матур җырлыйсың”, дип фикерен белдергән берәү.
Кызык. Бу фикер алышучылар арасында бер генә булса да татар телендә газета яисә журнал яздырып алучы бармы икән? Әллә инде газеталар бетә, аларның гомере 5-10 ел гына дип, матбугат чараларын “үтереп”, журналистларны бетереп ташлаучылар гынамы?
Язабыз, игенчене дә, терлекчене дә, табиблар белән бергә “кызыл зона”га да кереп чыгабыз, укытучылар белән дәресләр дә үткәрәбез. Ә сез кулыгызга газета алгач беренче игенченең комбайн штурвалы артында ничә сәгать утырып эшләве хакында укыйсызмы, әллә инде җырчының ире яисә хатыны белән аерылышканы кызыгракмы? Без укучыда зәвык тәрбияләргә, белем, мәгълүмат бирергә тиеш. Әмма зәвыклы материал укылмаса, укучы газетага җырчылар турында язмаганга күрә, язылмаса, безнең хезмәтнең мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт булачак соң?
Безгә дә замана белән бергә атларга, яңа технологияләрне кулланырга таләпләр куела. Мисал өчен социаль челтәрләрдә актив булырга, текст кына язып калмыйча, видео, фотога төшерергә... Болар барысы да яхшы, әлбәттә. Әмма замана шаукымы шул ук классик журналистиканы акрынлап бетерә, үтерә, үзенә йота.
Атна саен электрон почтама вакансияләр тупланган сайттан миңа хат килә. Соңгы 3-4 атнада матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чараларына катышы булган хезмәтләр исемлеген “Тик-ток” һәм “Инстаграм”да менеджерлар, администраторлар вакансияләре тулыландырды. Ә мине иң шаккатырган вакансия ул әлеге социаль челтәрләрдә модель булып эшләү. Андый хезмәткәрләргә 70-120 мең сум күләмендә акча тәкъдим итәләр.
Басу-кырларда, ындыр табаннарында, кайнр нокталарда эшләүче журналистларның мондый акчалар төшләренә дә керми.
Әйтәсе килгән сүзем шул: тәнкыйтьләү җиңел ул, диванда ятып, телефон аша гына бигрәк тә. Ә сез татар матбугатын, татар журналистикасын үстерү өчен тәкъдимнәрегезне, фикерләрегезне безгә дә әйтегез, языгыз. Килер бер көн: “тик-токер” буыны газетаның нәрсә икәнен дә онытыр. Сезнең дә кулга газета алып укыйсы килер, ә журналистлар инде булмас...
P.S. Татар матбугатын үстерергә өлеш кертергә омтылучылар бар икән, “Шәһри Казан”га киләсе елга язылу баруын искә төшерим әле. Тиздән Әниләр бәйрәме! Якын кешеләрегезгә шундый бүләк ясасагыз, алар өйгә газета килгән саен сезне кабат-кабат искә алып, рәхмәт әйтер!
Лилия ЛОКМАНОВА
Комментарийлар