16+

“Корал белән акулаларга караганда, фри бәрәңгесеннән халык күбрәк үлә”

Бәрәңгедән башка яшәүне күзалдына да китерә алмыйбыз, бәрәңге – икенче икмәк, дибез.

“Корал белән акулаларга караганда, фри бәрәңгесеннән халык күбрәк үлә”

Бәрәңгедән башка яшәүне күзалдына да китерә алмыйбыз, бәрәңге – икенче икмәк, дибез.

Берәүләр аның файдалы дип саный, икенчеләре кеше сәламәтлегенә зыянлы дип бара.

Аның турында без белеп бетермәгән кайбер кызыклы мәгълүматлар бар. Бәрәңге ашагач кеше хәлсезләнә һәм аның башы начаррак эшли, ихтыяр көче бетә, баш миенең эшчәнлеге ике тапкырга кими. Кайберәүләр элек бәрәңгене бары тик колларга ашатканнар дигән нәтиҗәгә дә килгән.

Россиягә әлеге яшелчәне алып килеп, аны гомер бакый шалкан белән тукланган халыкка ирексезләп ашата башлыйлар. Аны Петр I исеме белән бәйлиләр, әмма төгәл генә мәгълүматлар юк. Массакүләм рәвештә исә ул Россиядә соңрак үстерелә башлый. Халык Дәҗҗал алмасы дип атаган бәрәңгене ашамаска каршы килсә дә, тора-бара ул төп ризыкларның берсе булып китә.

Бәрәңге – көчсез яшелчә, кеше организмына ул энергияне бик аз бирә. Аны күп кулланганда иммун системасы көчсезләнә, уйлау сәләте кими. Бу хакта медицина белмиме, белсә дә әйтмиме – безгә фаразларга гына кала. Кыздырган бәрәңгедән берәүнең дә баш тартасы килмәс шул. Югыйсә дөньякүләм билгеле Америка бизнесмены Роберт Кийосаки бу хакта күптән язып чыккан: “Корал белән акулаларга караганда, фри бәрәңгесеннән халык күбрәк үлә”. 

Әмма бөтен нәрсә дә алай ук куркыныч түгел әле: ике айдан карт булмаган яшь бәрәңгене ашарга ярый һәм бары тик пешергән килеш кенә (кыздырганны түгел).

Кабыгы белән мичтә, яки духовакада пешерсәң, тагын да яхшырак, чөнки анда бәрәңгене эшкәртергә булыша торган кальций белән башка матдәләр бар.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading