16+

Коймак-кабартманы да битлек-перчаткалар киеп пешердек

Бөтен бәйрәмнәр дә яз көнендә икән бит безнең. Элек бу хакта уйлап та карамаганбыз.

Коймак-кабартманы да битлек-перчаткалар киеп пешердек

Бөтен бәйрәмнәр дә яз көнендә икән бит безнең. Элек бу хакта уйлап та карамаганбыз.

Чөнки алар килә китә, чиратта яңалары көтеп кенә тора. Яңа елны матур гына, бик күңелле башлаган идек, югыйсә. Теге коронавирус дигән зәхмәт тә Кытайда гына котыра иде әле ул чакта. “Ә Кытай бездән еракта-а-а!” – дип тынычландык. Ә вирус бер дә ерак дип тормады: самолетта очып, пароходта йөзеп безне дә килеп чорнады. Ярый әле, 8 Мартны узгач кына игълан иттеләр үзбикләнү – карантин дигәннәрен. Борыннарны балконнан да чыгарырга ярамыйча, фатирларга посканнан, койрыкларны кысканнан соң гына быелгы елның хуҗасы күсе булуын искә төшердек.

Бәйрәмнәр быел да чиратлашып килә торды. Башта чиркәүгә барып гыйбәдәт кыла алмаган христиан динендәгеләрне кызгандык. Аннары бу хәл үзебезгә дә килеп җитте. Бергәләп авызлар ачмыйча, күпсанлы ифтарлар уздырмыйча, тәравихларга бармыйча гына Рамазан шәриф аен озатып җибәрдек. Ходай хәерле итсен, Гает намазы да онлайн гына укылды быел. Котлауларны да телевизор экраныннан гына җиткерделәр.
Кемнәрдер моның уңай ягын күрергә теләсә дә, бик күреп бетерә алмадым. Башка елны балаларны таңнан уятып, матур итеп яңа киемнәр киендереп әтиләре белән мәчеткә озаткан булсам, быел мәчеткә барасы булмагач, йоклауны артыграк күрделәр. Ютубтан соңрак та карый алалар бит. Коймак-кабартманы да битлек-перчаткалар киеп пешердек.

Ул арада майның 25е килеп җитте. Чыгарылыш сыйныфлар өчен гомер буена онытылмаслык итеп соңгы кыңгырау чыңларга тиеш көн. Мәгариф җитәкчеләре озак уйланганнан соң анысын да онлайн, читтән торып кына үткәрергә булдылар. Бәласеннән – башаяк дигәннәрдер инде. Ике-өч ай буе дистанцион белем туплаган, көннәр буе экран каршында утырып, укытучыларны да, үзләрен дә җәфалаган балалар сыйныфташларын күрми дә калдылар. Хәер, тугызларда имтихан булмаса да, унберләрдә БДИны беркем дә инкарь итмәде. Югары уку йортларына керергә теләгәннәр махсус сыйныф бүлмәләрендә дистанцияне саклап, температураларын үлчәтеп кереп бирергә тиеш булалар быел ул сынауны.

Ярый әле бәйрәм рухын сирень, алмагачлар җиткерде – вакытында шау чәчәккә күмелделәр.
Быел бәйрәмнәрнең берсен дә элеккегечә үткәрә алмаган халык (элек тормышыбыз тоташ бәйрәмнән генә торган булуын хәзер аңладык. Борыныңны тутырып битлексез саф һава сулау үзе генә дә бәйрәм, зур бәхет икән бит). Сабантуй язмышы белән кызыксына башлады. Борынгы бабайлардан безгә матур гадәт-йола булып, гасырларны кичеп килеп җиткән бу милли бәйрәмебез ничек, быел уздырылырмы икән? Ләкин бу мәсьәләне дә шушы көннәрдә хәл иттеләр, уңай җавап ишетелмәде. Монысы да шул онлайн гына буласы икән. “Яшәсен интернет!” – дип бергәләп бот чабасы гына калды.

 “Онлайн Сабантуй анысы ничек була инде? Әйтик, мәсәлән, көрәш”, – дип уйланып торганда бер хезмәттәшем (ул Сабантуйлар көрәшчесе): “Быел теләгән һәркем җиңүче була ала. Күршеңне чакырып кертәсең дә биленә сөлге урыйсың. Аннары аны келәмгә сузып саласың да (төртеп ексаң да ярый) ул сикереп торганчы улың килеп синең кулыңны өскә күтәрә: “Әти-җиңүче!”

Менә шулай! Аннары абзардагы бер сарыгыңны яки тавыгыңны (булса) суеп, шашлык кыздырып, күршеңне дә чакырасың. Кеше күп булмаса ярый бит хәзер. Туйларны да кунаклар саны уннан артмаса уздырырга рөхсәт.

Кыштан ук көтелгән кояшлы көннәрдә урамнарда бик кызык булачак әле быел. Йөздә битлек, кулда – перчатка, алары капланган, ә кендек ачык... кояшта ялтырап күренеп тора. Мода!

 Җәй көне әлләни бәйрәмнәр юк бугай инде. 12 июнь Россия көнен тавыш-тынсыз гына уздырып җибәрербез дә, аннары 1 сентябрьгә мәктәпләрне ачсалар, битлекләр кидереп, перчаткалы кулларына чәчәк бәйләмнәре тоттырып (рөхсәт ителсә), балаларыбызны укырга озатырбыз.

Бу битлек һәм бармакчык дигәннәрен тәмам ияләшеп үз итәргә туры килмәгәе әле. Беркөнне башкалабыз башлыгы Илсур Метшин бу битлек–перчатка режимы ел азагына кадәр дәвам итәргә мөмкин дип шатландырды. Ярар инде бик рәхәт булмаса да, түзәргә калгач түзәрбез. Аннары бу медицина битлекләрен маймыл йә бүре битлегенә алмаштырырбыз, Алла теләсә! Ә инде аларны салгач, бүтән битлек кияргә туры килмәс дип өметләнәсе килә. Күсе елына алмашка Үгез елы килә бит. Ә ул күсе шикелле ярыкларга посмас. Һәм постырмас. Ни дисәң дә, мөгезле хайван.

Битлекләрдә мышный-мышный Яңа елны көтәсе кала инде җәмәгать.

Йолдыз ШӘРАПОВА.

Фото:pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading