16+

Куллана белсәң – дару, белмәсәң – агу

Законсыз мәгълүмат тарата торган сайтларга көн бетә

Куллана белсәң – дару, белмәсәң – агу

Законсыз мәгълүмат тарата торган сайтларга көн бетә

Бүгенге заманда интернетсыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Куллана белсәң - дару, белмәсәң - агу, диләрме әле? Интернет белән дә шулайрак. Аеруча балалар, яшүсмерләр өчен интернеттагы кайбер сайтлар куркыныч тудыра.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина бер әңгәмәсендә: «Интернет уеннар аркасында үз-үзенә кул салырга омтылган очраклар да теркәлгән», - дигән иде. Былтыр Татарстаннан интернеттагы «җәрәхәтләү» төркеменә (группа порезы) кушылган бер үсмер кыз чак кына үзенә кул салмый калган булган. Психотерапевт, психолог Рамил Гарифуллин, балаларның әти-әнине социаль төркемгә алыштыруы - бик зур бәла, дип саный.
- Төркемнәр арасында төрлесе бар: позитив булганнары, суицидка этәргәннәре, секталар. Балалар арасында бәйлелеккә китерә торган тискәре йогынтылы субкультуралар элек тә булган. Хәзер халәтеңә туры килгән төркемне табуы тагын да җиңел, интернет ярдәмгә килә. Интернет уеннардан зыян күргән үсмерләр миңа еш ярдәм сорап килә, - ди Рамил Гарифуллин.
Шунысы аяныч: куркыныч тудырган сайтларны бүген ябасың, соңрак алар тагын ачыла. Шуңа да бу мәсьәләдә барысын да хокук саклау органнарына гына тапшырырга түгел, бергәләп көрәшергә кирәк.

Россиядә закон белән тыелган мәгълүматны тараткан интернеттагы сайтларны тыю максатында, бердәм реестр булдырылган. Әлеге реестр электрон формада көн саен һәм тәүлек буе эшли. Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы закон үтәлешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов әйтүенчә, интернет сайтларның эшчәнлеген туктату буенча Татарстанда да ныклы эш алып барыла. Бу максатларда Татарстан прокуратурасы 2015 елда ук мәгълүмати-аналитик комплекс булдырган, ягъни интернетта хокук бозуларга каршы тору системасы реаль вакытта тыелган контентны ачыкларга, бу хакта Роскомнадзорга хәбәр юлларга һәм судка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Хәзер әлеге система 13 юнәлештә эшли. Наркотиклар, үз-үзеңә кул салу, комарлы уеннар, балалар порнографиясе һәм башкалар белән көрәшне үз эченә алган бу система.

- Әлеге эш башланганнан бирле, наркотикларга кагылышлы тыелган мәгълүмат билгеләре белән 13034 интернет бит табылган. Суицидка кагылышлы - 7734, балалар порнографиясенә кагылышлы 3000 интернет бит булуы ачыкланган. Мондый битләрнең эшчәнлеген туктату өчен, мәгълүматлар тиешле органнарга җиткерелгән, - ди Азат Хөсәенов.
Һәркем интернетта балаларга зыян салырлык комарлы уеннар, наркотикларга, балалар порнографисе, үз-үзеңә кул салырга этәргән мәгълүмат тупланган сайтларга юлыкса, бу хакта Роскомнадзорга мөрәҗәгать итә ала.
Әлеге оешмага килеп ирешкән шикаятьләр электрон рәвештә теге яки бу тәртип бозу белән шөгыльләнә торган органнарга юллана, тикшерелә. Бер тәүлек эчендә шикаять буенча карар кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading