16+

Кыш бабайга шалтырату бушлай!

Интернетта утырганда, кыш бабайның телефон номерына юлыктым бит, җәмәгать. Җитмәсә, шалтырату да бушлай диелгән.

Кыш бабайга шалтырату бушлай!

Интернетта утырганда, кыш бабайның телефон номерына юлыктым бит, җәмәгать. Җитмәсә, шалтырату да бушлай диелгән.

Баксаң, аның мондый телефоннары берничә шәһәрдә эшли икән, Казанда да бар. Танышларым арасында кыш бабай белән сөйләшүчеләр булган да инде. Кызык өчен без дә балаларыбызны чын кыш бабай белән сөйләштереп карадык.

Трубканың теге ягында кыш бабай булып автоҗавапбиргеч сөйләшә. Шулай да әңгәмә бик җанлы килеп чыга үзе. Кыш бабай, ишетмәгәнгә салышып, сорауны да кабатлый, шигырь дә сөйләтә, бүләк тә алып килергә вәгъдә итә, тик бер шарт белән - әти-әниеңне тыңларга кирәк. Дүрт яшьлек улыбыз чын-чынлап ышанды кыш бабайга, көне буе кош тоткандай сөенеп йөрде, имеш, чын кыш бабайның үзе белән сөйләшкән бит. Ә 8 яшьлек кызыбыз икеләнеп куйды - кыш бабай булдымы соң бу, әллә әзер тавыш яздырылган язма гына куйдылармы икән? Шулай да сәгать эчендә өйләрне ялт итеп җыештырып та куйды. Үзе ара-тирә чыршы астына карап ала, янәсе, кыш бабай бүләк калдырмадымы икән?

Бөтен кеше йоклап киткәч, үзем дә шалтыраттым әле кыш бабайга. Бүләген дә сорадым, шигырен дә сөйләдем. Рәхәт булып китте. Күңел барыбер Яңа елдан нидер көтә бит, могҗизага ышанасы килә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading