16+

Кышны бер кат футболкада чыгучы Руслан Вахитов: «Бөтенләй суык тидергәнем юк дип әйтә алмыйм, әмма тамак авырту, температура бер көндә үтә»

Төмән егете Руслан Вахитов кышны бер кат майка белән шортыдан чыга.

Кышны бер кат футболкада чыгучы Руслан Вахитов: «Бөтенләй суык тидергәнем юк дип әйтә алмыйм, әмма тамак авырту, температура бер көндә үтә»

Төмән егете Руслан Вахитов кышны бер кат майка белән шортыдан чыга.

Безнең кебек бүген урамда ничә градус суык икән дип кызыксынып та тормый. Майкасы белән шортысын киеп, велосипедка атланып чыгып китә. Ишегалдында торган машинасына ул "сәлам" генә бирә.

Руслан белгечлеге буенча инженер-механик, Төмән дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Биш ел газ хезмәтендә инженер-механик булып эшли, әмма бу һөнәргә күңеле ятып бетмәгәч, педагогика университетына укырга кереп, физкультура укытучысы дипломын ала. Хәзерге вакытта Төмән өлкәсенең айкидо федерациясендә инструктор булып эшли. Унике ел инде айкидо дәресләрен алып бара.



- Велосипедта җәен генә йөри идем, 2013 елны кыш көне дә йөрергә булдым. Икенче елны инде пуховикны салып, кышны бер кат футболкадан чыктым. Ә менә узган елны ирендердеме шунда, машинага күчеп утырдым. Гәүдә авырлыгым унөч килограммга артты. Болай булмый икән дип, быел кабат велосипедта йөрим. Урамда һава температурасы 25 градус торганда да майкадан гына чыгам, әмма берничә тапкыр кибетләргә кереп җылынып чыгарга туры килә.

- Чыныккан кеше буларак, салкын тиеп авырып ятканың да юктыр инде.
- Бөтенләй суык тидергәнем юк дип әйтә алмыйм, вируслар мине дә читләтеп үтми. Әмма баш, тамак авырту, температура бер көндә бетә. Болар барысы да организмны чыныктыру белән бәйле. Сәламәт яшәү рәвеше белән 1997 елдан бирле кызыксынам. Аның төрле методикалары белән кызыксынам, үземдә сынап карыйм. Порфирий Ивановның чыныгу методикасы белән танышкач, тәнемне суыкка өйрәтә башладым. Параллель рәвештә спорт белән ныклап шөгыльләндем. Суыкта физик күнегүләр ясап тәнемне ныгытсам, айкидо минем рухымны ныгытты. Контраст душның да файдасы бар. Аны сезгә дә киңәш итәм.



- Спортка гына түгел, сәламәт туклануга да игътибар итәсеңдер.
- Баштарак ач тору методикасы белән кызыксындым. Бер көн. Аннары ике көн ач тордым. Акрынлап организмымны шуңа өйрәттем. Үземә күрә рекордым да бар: егерме ике көн рәттән ач тора алам, җиде көн ашамый-эчми тордым. Вегетариан да булдым. Хәзер чи ризыклар белән генә тукланам. Киләчәктә фрукторианствога һәм сыек туклануга күчәргә җыенам. Ягъни ит, сөт ризыкларын гына түгел, яшелчә дә ашамаячакмын. Җиләк-җимешне чи килеш кенә кулланам. Сыек туклануга килгәндә, ул үз эченә продуктларны сыек килеш ашауны ала. Аңа аш, сок, смузи керә. Әлеге системалар эчке энергияне күбрәк бирә. Кеше организмының мөмкинлекләре дә, чыдамлылык запасы да чиксез, аны дөрес куллана гына белергә кирәк.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading